|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.НИЗАМИЕВ РАШАТРашат Мияссәр улы Низамиев 1950 елның 1 мартында Татарстанның Саба районы Олы Мишә авылында туган. Туган авылындагы башлангыч, Олы Саурыштагы сигезьеллык һәм Икшермә урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1967—1972 елларда В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында укый, аннары ике ел Татарстанның Биектау районы Зур Битаман урта мәктәбендә балалар укыта. 1974—1976 елларда Казанның В. И. Ленин исемендәге производство берләшмәсендә чыга торган күп тиражлы «Ленинчы» газетасында хәбәрче, ә 1976 елдан 1981 елга кадәр республика комсомол органы «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә штаттагы хәбәрче, агитация-пропаганда бүлеге мөдире һәм җаваплы секретарь вазифаларын башкара. 1981—1983 елларда балалар журналы «Ялкын» редакциясендә җаваплы секретарь, ә 1983 елның җәеннән «Казан утлары» журналында проза бүлеге редакторы булып эшли. 1979 елның мартыннан КПСС члены. |
Иң күп укылган
|