Афзал НИГЪМӘТУЛЛИН турында
Яшь дустым үлде. Шагыйрь дустым. Балалар өчен язучы яшь шагыйрьләребезнең иң талантлысы иде ул. Аңа нибарысы 30 гына яшь иде.
Мин әле “Яшь ленинчы”ның әдәбият бүлегендә эшләгән чагымда ук таныш идек без аның белән. Арча педагогия училищесы студенты Афзал Нигъмәтуллинның беренче шигырьләре бездә басылды. Аннары Казан педагогия институтының чит телләр факультеты. Шигырьләре күбрәк “Яшь ленинчы” белән “Чаян”да чыга иде. Безнең газетада чыккан шигырьләр бәйләменә кереш сүз язганым хәтердә. Шул елларда, Ш.Галиев һәм Р.Кукушкин белән бергәләп, нәшриятка без аның беренче китабын тәкъдим иттек. “Кояш нигә кызара!” исемле иде. “Мотоцикллы малай” дигән икенче китабы да басылып чыкты. Өченчесен үзе күрә алмады. Анысын да нәшриятка үзем тәкъдим иткән идем. Кызганычка каршы, озакка сузылды. “Китапны чыгарырлык түгел әле”, — диючеләр табылды. Ул 1990 елда гына чыгып җитәчәк.
Соңгы елларда Афзал авылда укытучы булып эшләде. Искиткеч тыйнак, аз сүзле, чиста күңелле кеше иде. Сирәк кенә хат языштыра. Сирәк кенә Казанга килеп чыга. “Яшь ленинчы”га сугыла. Тирләп-пешеп килеп керә. Хәлләрен сөйли. Шигырьләрен калдыра. Ашыга-ашыга чыгып та китә.
“Китабымны чыгарыгыз”, — дип нәшрият ишек төбен таптамады ул. Кайберәүләр кебек: “Союзга алыгыз”, — дип тә әрсезләнеп йөрмәде. Югыйсә, Язучылар союзы члены булырга бик тә лаек иде. Менә-менә тәкъдим итәрбез дип тора идек. Соңладык. Өлгерә алмадык.
Афзал Нигъмәтуллин татар балалар поэзиясендә якты эз калдырды. Шигъриятебезне матур-матур шигырьләре белән баетты. Аның беркемнекенә дә охшамаган, берәүне дә кабатламаган гүзәл шигырьләре, шагыйрьнең үзе кебек, һәрчак яшь булып калыр. Афзалның үзеннән соң бик күп шигырьләре, әкиятләре, хикәяләре, повестьлары калды. Укучыларга, һичшиксез, барып ирешер алар.
Р.МИҢНУЛЛИН.
5 октябрь, 1988 ел.
Китәләр. Бер-бер артлы китәләр. Әйтерсең лә, берсеннән-берсе калышмаска тырышкандай, ярышка чыкканнар. Китүен китәләр дә, әмма үзләреннән соң сагышлы да, моңлы да җыр калдырып китәләр. Бу сүз чыккач, ирексездән язучы, галим Мөхәммәт Мәһдиевнең мәгълүм әсәре искә төшә. "Кеше китә, җыры кала" дип атала ул.
Әйе, бүген сүзем арабыздан бик яшьли, ашыгып киткән язучылар, шагыйрьләр, гомумән, иҗат кешеләре, каләмдәшләрем турында барачак.
Бу очракта сүземне якын дус-тым, сабакташым Афзал Нигъмәтуллин исемен атаудан башлыйм әле. Мамадыш ягы егете иде ул. Казан дәүләт педагогия институтының чит телләр факультетын тәмамлады. Немец телен су урынына эчә, аның бөтен нечкәлек-ләренә кадәр белә иде. Аның белән без үзебез үк оештырып җибәргән "Әллүки" иҗат берләшмәсендә еш очраша, аралаша торган идек.
Институтта укыган елларда ук ул үзен менә дигән балалар шагыйре итеп танытты. Аның шигырьләре шул вакытта ук республика матбугатында еш басыла иде. Аның зур киләчәге барлыгын шагыйрьләр Хәкимҗан Халиков, Шәүкәт Галиев, Роберт Миңнуллиннар бик тиз күреп алдылар. Аның турында зур-зур мәкаләләр яздылар.
Афзал югары белем алуы турында диплом алганда Татарстан китап нәшриятында балалар өчен менә дигән җыентык бастырып чыгарырга да өлгергән иде инде. Ул канатланып туган ягына балалар укытырга кайтып китте. Өйләнеп җибәрде. Аның тагын берничә китабы басылып чыкты. Дәреслекләргә керде. Озак та үтмәде, Мамадыштан кайгылы хәбәр килде.
Афзал Нигъмәтуллин... асылынып үлгән. Сәбәбе соңыннан ачыкланды. Гаилә тормышы барып чыкмаган икән. Шагыйрь Афзал Нигъмәтуллинга утыз яшь тә тулмаган иде әле ул чакта.
Рафис Гыйззәтуллин