поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

НИГЪМӘТИ ГАЛИМҖАН

(1897–1941)

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм педагог Галимҗан Нигъмәти (Галимҗан Әмирҗан улы Нигъмәтуллин) 1897 елның 26 июлендә хәзерге Башкортстан Республикасының Чишмә районы Үдрәкбаш (Өйдерәкбаш) авылында крәстиян гаиләсендә дөньяга килә. Галимҗанга ике яшь чагында аның әтисе, гаиләсен алып, Уфа шәһәренә күчә һәм шунда төпләнеп кала. Төрле төзелешләрдә гади эшче булып көн күргән һәм гаилә тормышын җайлаган Әмирҗан агай улын укытырга тырыша: башлангыч белем алуга, Галимҗанны Уфаның алдынгы мәдрәсәләреннән булган «Галия»гә урнаштыра. Галимҗан анда бик тырышып укый (бу елларда аның укытучылары арасында Галимҗан Ибраһимов белән Фатих Сәйфи-Казанлы да бар). Соңгы сыйныфларда чагында ул инде үзе дә түбән сыйныф шәкертләренә әдәбияттан дәресләр бирә башлый.

1917 елгы Февраль һәм бигрәк тә Октябрь вакыйгаларын илдә яңа эра башлануы дип кабул иткән, гасырлар буе милли изелү астында гомер кичергән татар халкына рухи уяну, яңарыш өчен революция шартлар тудырачак дип чын күңелдән ышанган Галимҗан хакимият алмашуның беренче көннәреннән үк бөтен җаны-тәне белән яңа тормыш төзүчеләр сафына баса. Гражданнар сугышы башлангач, 1918 елның көзеннән ул Көнчыгыш фронтның Бишенче Кызыл Армиясе сәяси бүлеге тарафыннан Уфада татар телендә нәшер ителгән «Кызыл яу» газетасында әдәби хезмәткәр вазифаларын башкара. 1919 елның язында, Уфаны Колчак гаскәре алу куркынычы тугач, ул газета редакциясе белән бергә Бәләбәй шәһәренә, аннан Омскига күченә, соңгысында ВКП(б)ның Көнбатыш Себер крайкомы органы «Азат Себер» газетасында әүвәл сәркәтип, аннары җаваплы мөхәррир булып эшли.

1921 елны Г.Нигъмәти белемен арттыру нияте белән Мәскәүгә килә һәм, Шәрык хезмәт ияләренең коммунистик университетында (КУТУВ) берьеллык курсларны тәмамлап, Дәүләт журналистика институтында укый башлый, ләкин Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты аппаратына милли матбугат буенча инструктор итеп билгеләнүе сәбәпле, аңа укуын өзеп торырга туры килә.

Мәскәү чоры (1921–1926) Г.Нигъмәтинең журналистика, әдәбият белеме һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендә актив иҗат эшчәнлеге белән характерлы. Ул яшь татар совет матбугатының һәм әдәбиятының яңа иҗтимагый шартлардагы торышы һәм үсеше тенденцияләре турында күпсанлы публицистик һәм әдәби-тәнкыйди мәкаләләр, марксизм-ленинизм тәгълиматын, социализм нигезләрен популяр формада аңлаткан хезмәтләр язып бастыра.

1926 елның ахырларында Г.Нигъмәти Казанга җибәрелә һәм «Кызыл Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасына баш мөхәррир итеп билгеләнә. 1928–1930 елларда ул Татар дәүләт нәшриятының (Татиздатның) баш мөхәррире хезмәтендә, бер үк вакытта 1929 елдан башлап Көнчыгыш педагогия институтында татар әдәбияты тарихыннан лекцияләр укый. 1933 елда ул инде институтның татар теле һәм әдәбияты кафедрасы доценты, ә 1934–1937 елларда кафедраның мөдире булып эшли. 1935 елда аңа профессор исеме бирелә. 1930–1932 елларда Г.Нигъмәти, институттагы төп эшеннән аерылмыйча, Татарстан пролетар-совет язучылары федерациясенең матбугат органы «Яңалиф» журналының җаваплы мөхәррире вазифаларын да башкара.

Бу елларда Г.Нигъмәтинең иҗат даирәсендә әдәбият белемендәге теоретик һәм методологик проблемалар аеруча зур урын били. Алар тәнкыйтьченең «Революция елларындагы әдәбиятыбыз» (1929), «Әдәбият һәм тормыш» (1931), «Татар совет әдәбиятында социалистик реализм мәсьәләләре» (1933), «Социалистик реконструкция чорында татар совет матур әдәбияты» (1934), «Татар совет әдәбияты күтәрелештә» (1934), «Татар совет драматургиясенең үсеше» (1935) кебек күләмле мәкаләләрендә һәм китапларында яктыртыла. Аның бу хезмәтләрендә һ.б. әдәби тәнкыйть мәкаләләрендә татар язучыларыннан М.Гафури, Г.Коләхмәтев, Дәрдемәнд, Ш.Бабич, К.Нәҗми, Һ.Такташ, Г.Толымбай, А.Шамов, И.Гази һ.б. язучыларның иҗатлары анализлана, аларга ул заманның иҗтимагый-сәяси концепцияләре яссылыгында бәяләмәләр бирелә. Г.Нигъмәти рус классикларыннан Л.Толстой, А.Чехов, М.Горькийларның иҗатлары турында да мәкаләләр яза, Г.Ибраһимов иҗатына махсус берничә мәкалә багышлый («Галимҗан Ибраһимов әсәрләрендә революция мотивлары», 1928; «Бу томда Галимҗан Ибраһимов безгә ниләр биргән?», 1929; «Г.Ибраһимов һәм аның әдәби иҗат юлы турында», 1932 һ.б.), 1936 елда Г.Тукайның тууына 50 ел тулу уңае белән «Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы» дигән хезмәтен язып бастыра.

Монда шуны искәртеп үтәргә кирәк, Г.Нигъмәти – илдә пролетариат диктатурасы һәм идеологиясе хөкем сөргән, әдәбият-сәнгать өлкәсендә вульгар социологизм карашлары өстенлек иткән чорда яшәгән шәхес. Әдәбият-сәнгать әсәренә бәя биргәндә, иң әүвәл сыйнфый күзлектән якын килү, әсәрнең эчтәлеге, идеясе пролетариатка хезмәт итәме-юкмы икәнлеген, иҗатчысының да кайсы сыйныфтан булуын ачыклау ул чор әдәбият белеме методологиясенең төп нигез принциплары рәвешендә кабул ителә иде. Билгеле, үзен марксист тәнкыйтьче итеп санаган Г.Нигъмәтинең хезмәтләрендә дә бу социологик ысулларны еш очратырга мөмкин. Әмма, татар әдәбият белеме һәм тәнкыйтендәге ортодоксаль вульгар социологизм тарафдарларыннан (Х.Наум, Х.Вәли һ.б.) аермалы буларак, Г.Нигъмәти әдәби әсәрләрне яки язучы иҗатын анализлаганда аларның сәнгатьчә эшләнеш дәрәҗәсенә, образлылык, тел-стиль мәсьәләләренә дә игътибарын юнәлтә, язучылардан укучыларны тирән дулкынландырырлык эмоциональ тәэсир көченә ия булган, югары сәнгать дәрәҗәсендәге әсәрләр иҗат итүне таләп итә.

Педагог буларак, Г.Нигъмәти татар әдәбияты фәне буенча югары квалификацияле белгечләр әзерләү эшенә күп көч куя. Соңыннан исемнәре киң танылган филология фәннәре докторлары Мөхәммәт Гайнуллин, Хәмит Ярми, Гали Халит, филология фәннәре кандидатлары Җамал Вәзиева, Якуб Агишев, Мөхәммәт Мамин, Гази Кашшаф, шагыйрь-әдипләрдән Сибгат Хәким, Абдулла Алиш, Абдулла Әхмәт, Идрис Туктаров, Сөббух Рәфыйков, Ибраһим Салахов һ.б. югары белемле укытучылар, мәдәният эшлеклеләре – һәммәсе Галимҗан Нигъмәтинең шәкертләре.
Галимҗан Нигъмәтинең шәхси язмышы фаҗигале тәмамлана. Ул – утызынчы елларда совет режимы оештырган һәм өч дистәдән артык татар язучысының гомерен өзгән дәһшәтле репрессия корбаннарыннан берсе. Аны 1937 елның 16 сентябрендә кулга алалар һәм троцкийчы контрреволюцион оешмада әгъза булып торуда гаеплиләр. Берничә елга сузылган «тикшерү» барышында галим Казан һәм Алабуга төрмәләрендә утыра. 1940 елның 17 гыйнварында махсус «өчлек» («тройка», ОСО) әдипне биш елга ирегеннән мәхрүм итә. Шул хөкем карары нигезендә Г.Нигъмәтине Устьвымлаг исемле тоткыннар лагерена җибәрәләр. Шунда ул 1941 елның 4 декабрендә вафат була (ачлыктан, хәлсезлектән булса кирәк) һәм хәзерге Коми Республикасының Княжепогост районындагы Весляна тимер юл станциясеннән 16 чакрым ераклыкта урнашкан Вожаель бистәсе зиратына күмелә.

Г.Нигъмәти – 1934 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әдәбият мәйданында. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1925. – 109 б. – 5000 д. (Гарәп графикасында.)
Революция елларындагы әдәбиятыбыз. – М.: СССР халыкларының үзәк нәшр., 1929. – 90 б. – 3000 д. (Латин графикасында.)
Әдәбият һәм тормыш: әдәбият фәне мәсьәләләре, тәнкыйть. – Казан: Татиздат, 1931. – 107 б. – 5000 д.
Татар совет әдәбияты күтәрелештә: популяр очерк. – Казан: Татгосиздат, 1934. – 84 б. – 4100 д.
Сайланма әсәрләр / төз. Җ.Нигъмәтуллина, Ә.Мәүлиханов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 280 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Нуруллин И. Киң карашлы галим // Казан утлары. – 1967. – № 7. – 106–112 б.
Госман Х. Онытылмас остазыбыз // Казан утлары. – 1977. – № 7. – 168–172 б.
Мәһдиев М. Хәрәкәттәге мирас // Соц. Татарстан. – 1977. – 24 июль.
Әгъзамов Ф. Күренекле журналист // Казан утлары. – 1977. – № 7. –172–173 б.
Мөхәммәдиев Р. Тәнкыйтьче һәм галим // Р.Мөхәммәдиев. Әгәр без янмасак... – Казан: Татар. кит. нәшр, 1980. – 140–143 б.
Галиева Ә. Абруйлы тәнкыйтьче // Казан утлары. – 1987. – № 7. – 184–186 б.
Галимуллин Ф. Нигъмәти һәм эстетик фикер // Казан утлары. – 1997. – № 7. – 176–180 б.
Нигъмәтуллин Э. Әтиемнең якты хатирәсе // Мәдәни җомга. – 1997. – 1 авг.
Галиева Ә. Бәрәкәтле мирас // Ватаным Татарстан. – 1997. – 17 окт.
Нигъмәтуллин Э. Халыкка хезмәткә // Мирас. – 1998. – № 4. – 18–20 б.
Ихсанова Л. Сез кабызган утлар // Казан утлары. – 2001. – № 2. – 131–139 б.
* * *
Гилазов Т. Выдающийся татарский литературовед // Науч. Татарстан. – 1997. – № 2. – С. 82–87.
Мустафин Р. Заключенный № 802144 // Респ. Татарстан. – 1998. – 14 марта.
Нигматуллин Э. Жизнь. Творчество. Память // Казань. – 2002. – № 9. – С. 51–60.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»