|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Тәмле киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы«Тәмле» киңәшләр: Балалар өчен аш-су китабы. «Малайларга-кызларга» сериясе. Төзүчесе Ләйсән Хафизова. — Казан: Мәгариф, 2004.Әлеге басма балалар өчен. Ул бутербродлар, салатлар ясау, йомырка пешерү кебек гади һәм әзерләү җиңел булган ризыклар белән бергә, камыр ашлары пешерергә дә өйрәтер. Шулай ук шулпалар пешерергә, балык ризыкларын һәм икенче ризыкларны әзерләп карарга тәкъдим итәбез. Гомумән, «тәмле» киңәшләрне куллану өчен күп вакыт һәм зур осталык таләп ителми. "НЕГР МАЛАЕ" КЕКСЫ1 пачка маргарин, 1 стакан шикәр комы, 4 аш кашыгы какао, 6 аш кашыгы су, стакан ярым он, 4 йомырка, ярты бал кашыгы сода, 1 аш кашыгы аш серкәсе Какаоны стаканда йә чынаякта су белән болгатабыз. Маргаринны табада эретәбез, майга шикәр комы кушабыз. Чәч-рәтмичә генә табага какаолы суны салабыз һәм, болгата-болгата, 5 минут пешерәбез. Уттан алып бераз суытабыз да катнашманы ярты чынаяк салып алабыз. Йомырканы ватып, сарысын агыннан аерабыз. Тирән эчле савытка он салабыз һәм табада калган катнашманы, йомырка сарысын, аш серкә-се белән сүндерелгән соданы кушып, яхшылап болгатабыз. Йомырка агын куе итеп күбекләндерәбез һәм камырга ку-шабыз. Кекс өчен форманы майлыйбыз, аңа әзер камырны салабыз. Газ мичен яндырабыз (ут көчле булмасын) һәм 50 минут пешерәбез. Кексны мичтән алабыз да 10 минут суы-табыз. |
Иң күп укылган
|