|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. «NEED FOR SPEED»Автоспорт белән бәйле компьютер уеннары бик күп. Шуларның иң популяры, мөгаен, «Need for Speed» уеныдыр. Ул компьютер бизәлешенә бик бай. Үзеңнең көчеңне сынап карар өчен, трассалар бик күп төрле. Матур-матур шәһәрләрдә дә йөрисең, искитмәле табигатьле урманнардан, су буйларыннан да үтәсең. Тирә-якта кошлар сайрый, әмма аны мотор шавы каплый. Икенче трассага беренчесен уңышлы үтсәң генә күчеп була. Ә бу шактый зур осталык таләп итә. Әлеге осталыкның сезгә, бәлки, киләчәктә реаль автомобиль руле артына утыргач кирәге чыгар. Тик компьютер уены белән артык мавыгып китмәгез. Һәр-нәрсәдә чаманы белергә кирәк. |
Иң күп укылган
|