Мәдинә бәетләре
Алтмыш биш яшьлек Мәдинә ханым Нәбиуллина Минзәлә районында туып үскән. Һөнәре буенча хисапчы-экономист булса да, күңеле тулы җыр, моң һәм шигырь аның. Тормыш авырлыкларын күп күргәнгәме, башкалар хәсрәтен йөрәгенә үзенекеннән дә якынрак ала белә ул. Һәм шул әрнү, кайгыларны көйгә, мөнәҗәт, бәетләргә сала.
Чаллыдагы "Тәүбә" җәмгыятенең иң актив, иң җырулы, хисле һәм шагыйрә җанлы кешесе Мәдинә ханым язган бәетләрне без бүген журнал битләрендә дә бирергә булдык. Чөнки гап-гади татар апалары, әбиләре язган бәет, мөнәҗәт һәм шигырьләрдә халкыбызның рухи дөньясы, борчу, шатлыклары ачык чагыла.
Әти-әниләре исән килеш ятим булган балаларга багышлана
ЯТИМ БАЛА БӘЕТЕ
Бу фани дөньяга, энекәем, миңа
Болытлы көн бүләк иттецме?
Су сипмәсен, гөлләр дә корыйлар
Шул язмышка ташлап киттекме?
Беренче кат кулларында алып
Ап-ак биләшләргә биләдеңме?
"Йөрәгем пәрасы, күзләрем карасы
Бәхетле бул, сабыем!" - димәдеңме?
Кара күлмәгеңене салып, әнекәем,
Ап-ак күлмәгеңне кидеңме соң?
Мине искә алып, үкси-үкси
Син дә минем кебек көйдеңме соң?
Кайларда син, әпием кай илләрдә?
Яннарыңда кошлар булып очар идем.
Насыйп булып, язмыш безне кавыштырса,
Үбәр идем, әнкәм, кочар идем.
Агым сулар кебек айлар, еллар ага,
Акты мәллә юылып эзләрең?
Төшләремә керде, кочагыма алып
"Балам! - дигән назлы сузләрең.
Исемеңме дә белмим, сорыйм җилдән
Ник соң язмыш шулай каргаган?
Күкеләр дә әйтми, сары сандугачтан
Сорыйммы әллә, кара каргадан?
Сәхрәләргә чыгып сине эзлим
Уңды микән, әнкәм, юлларын?
Арыдымы икән, калтыранды микән,
Мине куеп киткән кулларын?
Өметемне өзмим, хәбәр көтәм әле
Исә җилләр, сибелә чәчкәем.
Таш йөрәкле, җансыз аналарга
Төшми калмас кайнар яшькәем.
Йөрәгең дә, күз яшен, дә юктыр,
Мин җылый дип, әнкәм, җылама.
Ярлыка дип, Раббем, гөнаһамны
Сорама син, әнкәм, сорама!
"Аргамак" журналы, 1993, № 7.