|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. МУСИН ЧЫҢГЫЗЧыңгыз Мулламөхәммәт улы Мусин 1934 елның 16 июлендә Татарстанның Әгерҗе районы Тирсә авылында туа. Балачагы Мордва дигән татар авылында уза, шул авылның башлангыч һәм Тирсә авылы мәктәпләрендә укып җиде сыйныф белем алгач, ул Тирсә МТСына йөк төяүче, шофер ярдәмчесе булып эшкә урнаша. Шул вакыттан алып аның бөтен хезмәт юлы автомобиль транспорты белән бәйле: 1952 елда үзлегеннән әзерләнеп шоферлык таныклыгы алгач, ул Тирсә МТСында, аннары шул җирлектә барлыкка килгән РТС һәм «Сельхозтехника» оешмаларында шофер, автослесарь, токарь, автомеханик, инженер, автоколонна башлыгы вазифаларын башкара. Аның шигырьләрендә үзе күргән-татыган, башыннан кичергән тормыш чынбарлыгы, туган як кешеләренең күңел күзе аша уздырып гәүдәләндергән самими образлары, уй-хисләре, өмет-хыяллары, авыл тормышының мең төрле эш-мәшәкатьләре эчендә дә үзенә яшәү яме таба белгән шагыйранә күңеленең туган төбәккә, аның табигатенә, халкына булган чиксез мәхәббәте чагыла. |
Иң күп укылган
|