|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
МӨСЛИМОВА ФӘЙРҮЗӘ
Фәйрүзә Әсгат кызы Мөслимова 1954 елның 9 июлендә Татарстанның Актаныш районы Иске Балтач авылында хезмәткәр гаиләсендә туа. Үз авылларында – башлангыч, Иске Кормашта – сигезьеллык һәм Актанышта урта мәктәпне тәмамлагач, 1972–1980 елларда Казан дәүләт университетының журналистика бүлегендә укый. Соңгы курста укыганда ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында эшли башлый. 1979–1980 елларда Казанда С.П.Горбунов исемендәге авиация берләшмәсенең «Алга» исемле күптиражлы газетасында – хәбәрче, 1981 елдан «Ялкын» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире вазифаларын башкара.
Ф.Мөслимованың беренче әдәби язмалары Актаныш районының «Игенче даны» исемле төбәк газетасы һәм республика балалар газетасы «Яшь ленинчы» битләрендә басыла. Беренче әдәби иҗат сабакларын «Игенче даны» редакциясендә Рифкать Закиров, Мөслах Таҗи, Әмирҗан Моталлапов кебек шагыйрь-язучылардан ала. Каләменең чарлануына университетның «Әллүки» әдәби иҗат берләшмәсе зур йогынты ясый. Р.Миңнуллин, Ф.Сафин, Ш.Җиһангирова, Хәйдәр, А.Минһаҗева, Ш.Гаделша, М.Вәлиев, Н.Акмал һ.б. сабакташлары белән бергәләп, ул да әдәбият дөньясына юл сала. 1990 еллардан башлап даими рәвештә «Казан утлары», «Татарстан», «Сөембикә» журналларында, «Шәһри Казан», «Заман», «Сабантуй» газеталарында актив языша. 1992 елда бер бәйләм лирик шигырьләре «Бер тауда ун чишмә» исемле күмәк җыентыкта урнаштырыла, балалар өчен язган шигырьләре «Алтын капка» исеме белән «Аргамак» журналының 1996 елгы 3 нче санына кушымта итеп бирелә. 2001, 2003 һәм 2009 елларда Татарстан китап нәшриятында әдәби тәнкыйть тарафыннан шагыйрәнең үзенчәлекле иҗат уңышы дип бәяләнгән «Ярату яралары» «Апрель кары» һәм «Алтын йозак» исемле мөстәкыйль китаплары дөнья күрә.
Ф.Мөслимова – 1993 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Ярату яралары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 128 б. – 2000 д.
Апрель кары: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 176 б. – 2000 д.
Алтын йозак: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2009. – 192 б. – 2000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Бәйрәмова Г. Ярату яралары // Шәһри Казан. – 2001. – 25 май.
Зыятдинова Ф. Иң кирәкле уй // Мәдәни җомга. – 2001. – 17 авг.
Вәлиев-Барҗылы М. Оя тойгысы // Казан утлары. –2001. – № 8. – 185–188 б.
Юнысова А. Июль кызы // Ватаным Татарстан. – 2004. – 9 июль.
Мәхмүди З. Без – сөенеч илгә-көнгә! Унҗиде яшь чөнки безгә! // Мәгърифәт. – 2004. – 10 июль.
|
|