Балтач муниципаль районы Субаш урта гомуми белем мәктәбенең югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Раилә Мәсхүт кызы (Раилә Мәсхуди) - 2012 елда «Таян Аллага!» III әдәби конкурсның aeрым жанрларны үстерү номинациясе (драматургия) җиңүчесе.
Ф.И.О.: Галиева Раилә Мәсхүт кызы
Туган елы: 15 июль, 1970
Белеме: югары
Уку йорты: Казан Дәүләт университеты
Укыган еллары: 1987 – 1992
Квалификация: Филолог,татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Эш урыны: Субаш урта гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Категория: югары
Эш стажы: 0 ел
Методик темасы: Интерактив технология аша укучыларның тәнкыйди фикерләү сәләтләрен үстерү
Бүләкләре:
1. Рәхмәт хаты - РМБ - 2005
2. Рәхмәт хаты - РМБ - 2006
3. Рәхмәт хаты– РМБ - 2007
4. Мактау грамотасы - Мәгариф һәм Фән министрлыгы - 2005
5. Мактау грамотасы - Мәгариф һәм Фән министрлыгы - 2005
6. Мактау грамотасы - Мәгариф һәм Фән министрлыгы - 2005
7. Мактау грамотасы - Мәгариф һәм Фән министрлыгы - 2006
8. Мактау грамотасы - Мәгариф һәм Фән министрлыгы - 2007
9.Грамота МОиН РТ - 2008
10. Рәхмәт хаты МТЗиСЗ РТ «Наз»;РОВД – 2007; ГИБДД – 2007; РО- 2008
11.Почетная грамота МОиН РФ – 2008
"Мин бер агач, җиргә егылып үскән агач" Ф.Яруллин.
Мин дә бер агач, тик мин шундый агач:
Яшим, үсәм, хәтта арыймын.
Давылларда күптән авар идем,
Тотып тора көчле тамырым.
Ботакларым биеклеккә үрелгән күк
Тамырларым китә минем бик тирәнгә.
Буем озын, ябалдаш киң, нәселем нык -
Ял бирәмен күләгәмә килгәннәргә.
Яфракларым минем көзен коелса да,
Яз җитүгә чыга яңасы.
Гомер бакчасының уртасында
Мин гап-гади бер гамь агачы.
Ботакларым гади генә ботак түгел
Һәркайсы кешедәге яхшы сыйфат.
Берсе булса, түземлек һәм сабырлык,
Икенчесе - әйбәт холык, күркәм гадәт.
Бар наз тулы ботакларым, бар моңлысы,
Тыйнак, горур, таләпчәне, бар корысы,
Зыялылык, ярдәмчеллек, олы йөрәк -
Бу сыйфатлар хезмәтемдә бик тә кирәк.
Яфракларым кайчак җилләр тартып карый,
Күңлем йомшак, кәүсәм куышлы.
Кемнәр оя итәр икән диеп,
Көтеп алам язын һәр кошны.
Юккамыни һәрбер җан иясе
Үз оясын кора тырышып.
Тормыш җилләреннән сакланырга
Һәрбер җанга кирәк бер ышык.