(-2011)
Күңеле якты иде
Сезгә бу хатны Нурихан Мәрхановның кече кызы Илсөяр яза. Әтием каты авырып, 4 операция кичерде. Тырыштык, ләкин алып кала алмадык. Ул безнең яннан мәңгелеккә китеп барды. Беркөнне “Безнең гәҗит”тә әтиемнең шигырен күреп алдым. Аны укыганда, тагын яраларым кузгалды. Әтиемне югалтканга ничә айлар үтте инде, әле без һаман шок хәлендә.
Әтиемнең шигырьләрен һәрдаим бастырып торган өчен, Илфат абый, сезгә зур рәхмәт. Ул миңа гел сезнең хакта сөйли иде. Аның язып утырганнары гел күз алдымда. Мин үзем дә җырларга, шигырьләр язарга (үзем өчен генә) яратам. Минем “Безнең гәҗит”кә язылганым юк иде. Әтием миңа сез җибәргәнне бирә иде. Хәзер әтием истәлеге итеп язылырмын инде.
Илсөяр КӘЛИМУЛЛИНА, Сарман районы.
Редакциядән: Нурихан абый газетабыз ачылган көннәрдән безнең белән хезмәттәшлек итте. Аның гыйбрәтле язмалары да, фәлсәфи шигырьләре дә, көлеп туймаслык мәзәк хәлләре дә укучыларыбыз күңеленә хуш килгәндер. Редакция хезмәткәрләренә атап язган шигырьләре дә нинди тирән мәгънәле иде бит аның. Матур итеп язылган, чит-читләре төрле төсләрдәге бизәкләр белән бизәлгән шакмаклы дәфтәр битләре аның нинди пөхтә, тырыш, үз эшен сөеп башкаручы кеше икәнлеген күрсәтеп тора иде. Без Сезне бик юксынабыз, Нурихан абый. Урыныгыз җәннәттә булсын! Ә редакция архивында аның уйландыра торган шигъри юллары әле бар. Акрынлап аларны укучыларыбызга тәкъдим итәрбез.
Безнең гәҗит