поиск новостей
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 25 Апрель
  • Асия Галиева - актриса
  • Халисә Мөдәррисова - шагыйрә
  • Сергей Скоморохов - мәдәният хезмәткәре
  • Тимур Акулов - дәүләт эшлеклесе
  • Лия Заһидуллина - журналист
  • Хәйдәр Хәлиуллин - эшмәкәр
  • Чулпан Зариф - язучы
  • Рөстәм Мөхәмов - көрәшче
  • Илгиз Шәкүров - журналист
  • Рөстәм Бакиров - табиб
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МӘРҖАНИ ШИҺАБЕТДИН

(1818–1889)

Атаклы галим, тарихчы, этнограф, дин реформаторы Шиһабетдин Баһаветдин улы Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында хәзерге Әтнә районы Ябынчы авылында мулла гаиләсендә туа. (Бабасының төп чыгышы Мәрҗан авылыннан.) Ташкичү авылында әтисе Баһаветдин мәдрәсәсен тәмамлаганнан соң, Мәрҗани 1838 елны Урта Азиягә китеп, Бохара һәм Сәмәрканд мәдрәсәләрендә унбер ел укый. Туган ягына кайткан чагында (1850) берничә дөя йөге китап алып кайта. Казанда мулла һәм мөдәррис була, аның «Мәрҗания» исемле мәдрәсәсе заманының алдынгы уку йорты булып таныла. Мәрҗани 1876–1888 елларда Казандагы укытучылар әзерләү мәктәбендә дә укыта, бу мәктәпне оештыру эшендә якыннан катнаша. Ул гарәп, фарсы телләрендә иркен сөйләшә һәм яза, рус телен дә яхшы үзләштерә. 1880 елны Истанбул, Гарәбстан, Мисырда сәфәрдә була, андагы галимнәр белән таныша, китапханәләрендә гыйльми эзләнүләр алып бара. Аның төрки халыкларның тарихына бәйле хезмәтләре дөнья күргәч, ул Казан дәүләт университеты янындагы Археология, тарих һәм этнография җәмгыятенә әгъза итеп алына, анда гыйльми темаларга чыгышлар ясый. Петербург һәм Мәскәүдәге рус ориенталистлары да, Лондон университеты галимнәре дә аның белән элемтәгә керәләр.

Мәрҗани үз гомерендә утыздан артык гыйльми әсәр яза, шулар арасыннан унөче аерым китап булып басыла. Боларның күп өлеше – гарәпчә язылган дини-фәлсәфи әйберләр. Әсәрләрендә ул схоластикага, дини торгынлыкка каршы көрәш алып бара.

Тарихи, биографик характердагы хезмәте – «Вафийәт әл-әслаф...». Ул – Көнчыгыш дөньясындагы галимнәр һәм аларның хезмәтләре турында биобиблиографик әсәр. Гарәпчә язылган бу хезмәтнең кулъязмасы Казан дәүләт университеты китапханәсендә саклана (барысы 6 том, күләме 4500 бит чамасы). Автор бу әсәрен кулъязма нөсхәләрдә чит илләрдәге кайбер китапханәләргә дә җибәргән. Мәрҗанине дөньяга таныткан икенче бер хезмәте – «Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар».

«Рихләтел-Мәрҗани» – Ш.Мәрҗанинең чит илләргә сәяхәте турында. Ул 1897 елда Казанда басыла.

Галимнең тууына 100 ел тулуга багышлап, күп язучылар һәм галимнәр катнашында чыккан «Мәрҗани» мәҗмугасы 1915 елны Казанда дөнья күрә.

Ш.Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә Казанда вафат була. Кабере – Яңа бистә зиратында.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. – 2 томда. – Казан (?), 1897–1900.
1 т. – 1897.
2 т. – 1900.
Мәрҗани Ш. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар: Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр / текстны хәзерге татар әдәби теленә тәрҗемә итүче, төз., кереш сүз һәм искәрмәләр авт. Ә.Хәйри. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 415 б. – 50000 д.

* * *
Ал-хикма ал-балига / предисл. и пер. с арабского. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2008. – 479 с. – 1500 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Вәлиди Җ. Мәрҗани // Вакыт. – 1914. – 18 апр.
Ибраһимов Г. Бөек остазымызның кайбер тәэлифләре // Казан. – Аң. – 1915. – № 1.
Сәгъди Г. Татар әдәбияты тарихы // Казан, 1926. – 60–69 б.
Әмирханов Ф. Безнең хыялларда Мәрҗани күләгәсе // Ф.Әмирханов. Сайланма әсәрләр. – 2 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 462 б.
Госманов М. Мәрҗани турында берничә сүз // Казан утлары. – 1968. – № 1. – 116 б.
Шиһабетдин Мәрҗани / төз. Р.Мәрданов, Р.Миңнуллин, С.Рәхимов. – Әлмәт: Рухият, 1998. – 175 б.

* * *
Марджани: ученый, мыслитель, просветитель: сборник статей. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1990.
Юсупов М. Шигабутдин Марджани. – Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. – 271 с.
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»