|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. МР3МР3 җыентыкларга йөздән артык җыр керергә мөмкин. Әлеге җырлар гадәттәгечә 4—5 минут яңгырый, әмма аларның электрон үлчәмнәре зур түгел. 700—800 мегабайтлы гадәти дискка аларны шыплап тутырырга була. МР 3 форматының файдасын рекордс-компанияләр бик тиз сизеп алды. Хәзер кибетләрдә татар җырларыннан җыелган МР З дисклар бик күп. Тик шунысына игътибар итегез: сезнең музыкаль үзәк, бумбокс яки плеер аны укырлык булсын. Гадәттә, мондый аппаратурада «МР 3» тамгасы куела. Автомобиль магнитолалары арасында да бу формат хәзер бик киң таралды. Сәгать саен кассета алыштырасы юк. |
Иң күп укылган
|