поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МОРЗАКАЕВА ДИНӘ

Бу хезмәт мең шатлык өләшә!

Язучылар берлегендә уздырылган китап туена килүчеләр Динә Морзакаеваның шушы җыентыгын бертавыштан үзләренең иҗат җимеше кебек кабул итте. Чөнки бу җыентыкка Зәйнәп Биишева исемендәге “Китап” нәшриятында республика халыклары әдәбияты секторы оештырылганнан алып, ягъни егерме ел дәвамында татар телендә нәшер ителгән китаплар, дәреслек, уку әсбаплары һәм аларның авторлары турында мәгълүмат тупланган. Шулай ук һәр әдәби басмага җыйнак, анык эчтәлекле күзәтү-белешмә бирелгән, авторларның фотолары да урнаштырылган. Кыскасы, бу хезмәт әдәбиятыбыз үсешендә тоташ бер чорны үз эченә алган.

Язучылар берлеге рәисе Риф Тойгынов чараны ачып, китапның кыйммәте, тәрбияви әһәмияте, кирәклеге турында сөйләде һәм соңгы вакытта нәшер эшләренең катлаулануына мисаллар китереп, борчылу белдерде. Былтыр, мәсәлән, “Китап” нәшриятында 244 китап дөнья күрсә, 2013 елга нибары 195 басма планга кертелгән. Бу санның да планнан тыш басмаларга бәйле кимүе ихтимал икән.

— Үсеп килүче буында китапка игътибар югалган бервакытта мондый чаралар уздыру мактауга лаек эш, — диде Риф Галим улы. — Гомумән, Динә Морзакаева җитәкчелегендә нәшриятның республика халыклары әдәбияты секторы зур эш башкарды. Динә үзе генә дә шушы сектор эшчәнлегенә кагылышлы берничә хезмәт язды. Киләчәктә дә милли китапка игътибар кимемәсен, дисәк, аны шушылай пропагандалау — безнең бурыч.

Бөтендөнья татарлары конгрессы Башкарма комитетының Башкортстандагы вәкиле Алик Локманов татар китаплары, аеруча җирлекле дәреслекләр нәшер ителүне шатлыклы күренеш дип кенә түгел, сәяси яктан да мөһим эш буларак бәяләде. Моның өчен республика җитәкчелегенә, җәмәгать оешмаларына рәхмәтен җиткерде.

Татар теле дәреслекләре, уку әсбаплары бастыру темасын “Башкортостан укытыусыһы” журналының баш мөхәррире Салават Кәримов, шушы дәреслекләрнең авторы, галимә Бәйнә Сәлимгәрәева, Башкортстан дәүләт университеты доценты Лилия Сәгыйдуллина дәвам итте.

Русиянең Мәгариф һәм фән министрлыгы уку программасына яңа стандартлар кертеп, милли дәреслекләргә янә һөҗүм башлады, шул җәһәттән зур тырышлык салып чыгарган уку әсбапларыбыз хәзер кирәксезгә каламыни, дип борчылды алар.

Җыентыкны чыгаруга “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәт Галләм белән “Полиграфдизайн” типографиясе җитәкчесе Мәхмүт Муллаәхмәтов хәйрия ярдәме күрсәткән. Китап туена да күчтәнәч белән килгән алар. “Ихлас”ның Әфарим Акчурин җитәкчелегендәге “Илаһилар” төркеме җырлар бүләк итте. Борай, Дүртөйле, Күмертау, Илеш, Стәрлетамак язучылар оешмалары вәкилләре Нәфисә Хәбибдиярова, Фәнзия Максютова, Рафаил Хафизов, Закир Әкбәров, Зәлифә Кашапова һәм башкалар да бәйрәмне ямьләп, шигырьләрен сөйләде. Профессорлар Рәиф Әмиров, Әхәт Нигъмәтуллин Динә Морзакаеваның хезмәтен югары бәяләп, китапны чыгаруда ярдәм күрсәтүчеләргә рәхмәт белдерделәр, милли әдәбиятлар бүлеге хез­мәткәрләренә киләчәктә дә татар китапларын чыгаруда уңышлар теләделәр. “Китап” нәшрияты директоры Илһам Яндәүләтов халыклар әдәбияты секторы эше белән канәгать булуын белдерде, Динә Морзакаева башлаган эшне арытаба үстерүдә ярдәм вәгъдә итте. Шагыйрәләр Фәния Чанышева, Дилә Булгакова котлауларын шигъри сүз белән җиткерде. 


Фәния Габидуллина.
kiziltan.ru/tat 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»