поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МОРТАЗИН ФОАТ

УЛ ЯЛТАДА, ЛӘКИН ЯЛ ИТМИ

Вакыт җиңел канатлы кош булып оча гына. Еллар, нәкъ ракеталар шикелле, очалар һәм кире әйләнеп кайтмыйлар.

Әле кайчан гына Хәдичә ханым һәм Фоат аганын алтын туйлары бөтен Ялтаны гөр китергән иде. Аккан су кебек сиздермичә генә айлар, еллар үттеләр, ун ел гомер үтте дә китте. Ниһаять, 2008 елның 5 октябре җитте. Бу көн аларның бергә—никахта һәм рәсми ЗАГСта яшәүләренә нәкъ 60 ел тулды. Аларнын «Гомергә—бергә!», «Мәңге бергә!» дигән тормыш девизларының чынга әверелүе турында сөйләүче дәлил бу.

Ирле-хатынлы Мортазиннар Ялтага даими яшәү өчен пенсиягә чыкканнан соң, 1984 елда Татарстан Республикасының Буа районыннан күчеп килделәр. Килүләренең беренче көненнән үк үз алларына шундый олы бурыч куйдылар алар: Якташларын—Идел буе, Урал һәм Себер татарларын эзләп табарга! Хәтта алай гына да түгел: аларны бердәм, тату һәм яхшы оешкан җәмгыятькә берләштерергә, дуслаштырырга һәм туганлаштырырга. Безнең бабаларыбыз:

Заманалар авыр, еллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә»,

—дип тикмәгә генә җырламаганнардыр ласа!

Алар Ялта шәһәренең телефоннар кенәгәсеннән татар фамилияле кешеләргә шалтыраталар, эчке шәһәр транспортында, урамнарда, мәйданнарда, кинотеатрларда, Чехов театрында, җәмәгать урыннарында, шәһәр буйлап йөргәндә—һәркайда һәм һәрвакыт милләттәшләрен һәм якташларын эзлиләр. Эзли торгач, Ялтада дүрт райондаш табылды. Симферопольдә эшләүче Кишер Аксуы (күрше авыл) егете Хәйбуллин Рифкать белән дуслык җепләрен ялгап җибәрәләр.

СССР Мәгарифе отличниклары Мортазиннар яңа танышларын үзләренең өйләренә чәй эчәргә, татар музыкасы тыңларга, гәпләшеп утырырга чакырдылар. Элекке традициягә тугры булып, әледән-әле кунак җыйдылар.

Ике ел да үтмәгәндер, якташларны теркәү кенәгәсендә ике йөзләп кеше тупланды.

Фоат ага каләм тибрәтә торган шәхес буларак Кырымда чыга торган газеталарга мәкаләләр, тасвирламалар, Ялтада һәм Кырымда яшәүче күренекле милләттәшләребез турында очерклар язарга кереште.

Газета материаллары эзеннән Мортазиннар белән танышу өчен хәтта күрше Алуштадан да килә башладылар. Шулай бер көнне аларга баһадир гәүдәле скульптор Данис Сөләйманов рәхим итте. Бер кулында—үзе ясаган Сталин барельефы, икенче кулында—гипска язылган Әлхәм догасы. Бу дуслык менә егерме ел инде дәвам итә.

Аларнын бусагасын 25 ел эчендә кем генә үтеп кермәде дә, кем генә дуслык тәкъдим итмәде! Әкренләп, ләкин тайпылышсыз Мортазиннарның тыйнак кына өе Ялта татар диаспорасы Милли-мәдәни үзәгенә әверелде.

«Акчура» исемен алган җәмәгать оешмабыз тиздән Ялта шәһәр Советында да теркәлде.

Мәкальләрдә халыкларның тормыш тәҗрибәсе тупланган. Мондый үзбәк мәкале бар: карт агачны күчереп утыртмыйлар. Фоат ага белән Хәдичә ханым исә яңа туфракта яңа тамырлар җибәрә һәм бик яхшы җимешләр бирә алдылар. Аларның океан шикелле киң күңелләренә еракта калган туган як та, бүген яши торган шәһәрләре дә сыя.

Бүген дә хәтеремдә, Мортазиннарнын алтын туеңда (1998 ел) Алушта татар җәмәгате рәисе Марс ага Шафиков әйткән сүзләр, үз вакытында авыздан-авызга күчеп, газетадан-газетага күчеп, көчле кайтаваз булып яңгырадылар. «Әгәр Фоат ага һәм Хәдичә ханым 1984 елда Ялтага күчеп килмәгән булсалар, биредә, Кырымда безнең тормышыбыз күңелсез һәм бертөрле генә агар иде. Алар безне бер-беребез белән таньшггырдылар, дуслаштырдылар һәм берләштерделәр. Безнең ул чакта үз эчебезгә бикләнгән тормышыбызга саф кислород агымы керттеләр, йоклаган җаннарыбызны уяттылар. Безнең инде шактый онытылган милли рухыбызны, традицияләр—гореф-гадәтләребезне, милли бәйрәмнәребезне, милли телебезне һәм, ниһаять, хак динебезне көндәлек тормышыбызга керттеләр. Алар безгә Тукай һәм Җәлилебезне, Галимҗан ага Ибраһимовны, Гаяз Исхакыйны, кәләпүшләр һәм изге китабыбыз Коръән Кәримне алып килделәр.»

Марс аганың бу фикеренә Севастополь татар җәмгыяте рәисе Җәмил Хисаметдинов та, Ялта татар җәмгыяте рәисе Рәисә Алексеева да бик теләп кул куя алалар.

Аларны бүген Ялтада татар җәмәгатенә нигез салучылар, читтә яшәүче якташларыбызны берләштерүчеләр дип саныйлар. Хәдичә ханымны—общинабызның әнисе, Фоат аганы общинабызның әтисе дип таныйлар. Хәдичә ханым «Коръән укучы карчык» буларак та дан казанды, ә Фоат ага—безнең коеп куйган журналистыбыз һәм шагыйребез.

Гадәттә безнең барлык Шатлыкларыбыз кешеләрдән килә. Мөгаен, шуны истә тотыптыр, Фоат ага үзенен бер китабына «Мин сезне яратам, кешеләр!» дип исем биргән.

Кырымга күчеп килгәч тә, бу ике сәйах күп көтелмәгән шатлыклар кочтылар.

...2001 елның марты. Без Урман поселогында яшәүче инженерларда—Наҗия һәм Мәгъмүр Кәримовларда кунакта. Мәҗлесне алып баручы мәрхүм-галим Рәүф Акчурин болай ди:

—Безнең арада шигырьләр язып, аны Казан, Уфа газеталарында бастырып, шигърият белән рухланып яшәүче шәхес бар. Ул—Фоат ага Мортазин. Сез беләсез, газета бер генә көн яши. Әйдәгез, иптәш Мортазинга беренче шигырь китабын чыгарырга булышыйк. Менә мин аның китабын бастырып чыгаруга 300 гривна (Россия акчасы белән 1500 сум) акча кертәм. Сезне минем үрнәгемә иярергә чакырам.

Башка иптәшләр дә читтә калмады. Бер мәҗлестә үк 10.000 сум Россия акчасы җыйналды.

2001 елның июнь аенда Фоат ага үзенең беренче шигырь китабы—«Ялта бүләге»н алып кайтты (тиражы 350 данә).

Әлбәттә, беренче чиратта бу китаплар автографлар белән Ялта җәмәгате әгъзаларына бүләк итеп бирелделәр.

Икенче шигырь китабы—«Диңгез сәламе» дә күп санлы химаячеләр ярдәмендә дөнья күрде.

Безгә Киевта «Туган тел» Бөтенукраина Татар культура үзәге чыгара торган «Дуслык» журналының 2008 елгы октябрь саны да килеп иреште. Тышлыкның 1нче битендә—шул елның 5 октябрендә үзләренең бриллиант туйларын үткәргән Фоат ага һәм Хәдичә ханым.

Кырымда Фоат аганың фамилиясе һәм мәгърифәтчелек эшләре «История в лицах» (Симферополь. «АНООНК, 1997) һәм «Кто есть кто в Крыму» (Симферополь. Реноме, 2001) исемле китапларда тасвирланган.

Хәдичә ханым да, 85 яшьтә булуына карамастан, кул кушырып утырмый: мөселман кардәшләрне Коръән укырга, дин-исламча яшәргә өйрәтә. Вафат булган милләттәшләрен шәригать кушканча соңгы юлга озатырга булыша. Кеше булмаганда, хәтта мәет юудан да баш тартмый.

Шулай итеп, Мортазиннар яңа җирдә яна тамырлар җибәрделәр һәм гөрләтеп яшәп яталар. Милләттәшләрен сөендереп.


Хәсән ТИМЕРБУЛАТОВ.
"Казан утлары" № 2, 2011.


“60 ел бергә – гомергә!” циклыннан шигыйрь бәйләме.
СИН БУЛМАСАҢ
Син булмасаң, төнне җиңеп,
Таңнар атармы?
Әйләнерме Җир, Кояш, Ай?
Вакыт атлармы?
Сайрармы сары сандугач
Зифа талларда?
Төшәрме җиргә көмеш чык
Җәйге таңнарда?
Елмаермы бакчадагы
Кызыл гөлләрем?
Әйләнмәсме тоташ төнгә
Якты көннәрем?
Кем юатыр йөрәк ташып
Җан елаганда?
Эчемдә янар тауга тиң
Ут дулаганда?
Козгын булып баш очымда
Бәла очканда?
Утлы кыршау булып башны
Сагыш кысканда?
Түшәм төшәр, идән иңәр
Шикелле синсез.
Үзем булырмын – булмаммы –
Икеле синсез.
ИРКӘМНЕ КӨТКӘНДӘ
Нәрсә анда? Аяк тавышымы?
Кемдер бар күк ишек төбендә?..
Юк, бу бары тынгысыз җил генә
Яшь усаклар буйлап йөгерә,
Чү! Нәрсәдер анда кыштырдады,
Йөрәк тибә кинәт юанып.
Юк, бу бары чыпчык канатланды
Йокысыннан куркып уянып.
Таныш тавыш кебек... иркәм, синме?
Кем пышылдый читән буенда?
Юк, бу аккош түгәрәкләр сыза
Көзге йөзле буа суында.
Кемдер йөри сыман – иркәм ахры
Яшел аллеяләр эчендә.
Юк, бу пешкән алма авыраеп
Төшә шул чак үлән өстенә.
Искәртмәстән сихри шәүлә кебек
Иркәм килеп басты алдыма,
Иреннәрем шул чак елыштылар
Аның нәни уймак авызына.
Шунда белдем юка иреннәрнең
Миңа күчкән татлы шикәрен.
Шунда белдем яшьлек сөюенең
Мәңге сүнмәс ялкын икәнен.

ТЕЛӘМИМ БҮТӘННЕ


“Сиңа ике гомер бүләк итә
Тәңре.Яңа баштан яшә – шундый аның әмере”, –
Дип алладан шундый сөенечле хәбәр
Ирештерсә фәрештәләр миңа әгәр.
Мин әйтермен: “Риза!
Тик бар сиңа бер гозер:
Иркәмә дә бир син, ходам, ике гомер!
”Ешайдылар оча торган тәлиңкәләр,
Ерак – ерак галәмнәрдән килгән затлар
Дәшсә миңа:“Очыйк җәннәткә тиң якка!
Шунда узар синең иң бәхетле чаклар...
”Риза! Тик сез онытмагыз:
Бәхет өчен“Янымда булсын Хәдичәм – сөйгән кешем!
” Мефистофель дә килгән баш очыма...
“Телисеңме әверелергә син егеткә?!
Хозур дөнья!
Анда күпме яшь хатын кыз
Сыланалар тәнгә охшап яшь сөлеккә!
”Риза! – дидем. – Башта син яшәрт иркәмне,
Ә тәшвишкә салма –
теләмим бүтәнне.

СӨЮ ДИГӘН АТАУДА


Нинди генә иркә исемҺәм ягымлы атама
Уйлап тапмадым мин сиңаСөю дигән атауда!
Анда төн дә юк иде күк...
Күктә гел кояш көлә.
Кыш та юк иде шикелле...
Тик мәңгелек җәй генә.
Син Бәйрәм дә, син Алтын да.Син Сары күбәләк тә.
Кешеләр белгән син – син түгел,
Чын Хәдичә йөрәктә.
Ул җиде йозак астында...
Кояш нурыдай ап ак.
Ул минем өчен һаман сер,
Ул һаман да табышмак.
Мәҗнүн кебек сөя идем –
Күрми идем бер тап та.
Фәрештәдән гайре һичкем
Түгел идең ул чакта!
Дөрес, вак – төяк борчулар
Хафалар булып тора.
Борчыса – борчый бер мизгел,
Әмма тиз онытыла.
Яшьлекнең шул үз дөньясы,
Аңа гына хисләр,Һәрчак кояшлы иртәләр,
Йолдызлы – айлы кичләр,
Болыт катламы аркылы
Күк зәңгәрен күргән чак.
Болында чәчәкләр җыеп,
Серләшепләр йөргән чак.

СӨЙДЕМ, КӨЙДЕМ


Сөйдем, көйдем…
Сөйгәнемне
Бер тапкыр да үпмәдем,
Үпмәсәм дә, шәйли идем
Иреннәренең тәмен.
Сөйдем, көйдем…
Сөйгәнемне
Бер тапкыр да кочмадым.
Кочмасам да тоя идем
Аның кайнар кочагын.
Сөйдем, көйдем…
Сөйгәнемә
Сөям диеп әйтмәдем,
Җитә иде аңлатырга
Күзләр белән әйткәнем.
Сөйдем, көйдем…
Кытыклап һәмЫмсындырып йөрмәдем
Үтә кыюсыз булганга
Мине сөйде сөйгәнем.

АЛАНДА


Аланда, аланда, аланда
Йөрибез серләшеп без тагын,
Чәчәкләр дәшәләр яшьлеккә,
Чәчәкләр алалар күз явын.
Наратлар, нәкъ шул ук наратлар
Алганнар аланны куенга,
Иркәм, без шушында таныштык
Яшьлектә язгы бер уенда.
Йөзәсең, нәкъ шулай йөзәсең
Җилкәндәй син чәчәк диңгездә.
Яшермик, гомерләр көзендә
Нәрсәдер җитмидер күк безгә.
Җитмидер, нәкъ безгә җитмидер
Яшьлекнең ал төсле күзлеге.
Салават күпере – күк юлы,
Сөюнең тылсымлы сүзлеге.

ЭЗЛӘДЕМ МИН КУЛЛАРЫҢ...


Тәрәз артында тирбәлгән
Кура җиләк сабагын
Син дип белеп, ишек ачып,
Әллә ничә алдандым.
Кояшның йөземне үпкән
Тәүге йомшак нурларын
Син дип белеп, йокы катыш
Эзләдем мин кулларың.
Элгечтә онытылып калган
Аклы ситсы күлмәгең
Син дип белеп, кич эңгердә
Кочакладым, гүзәлем.
Радио җырлый бүлмәңдә –
Иртәнге концерт чагы.
Син дип белеп җырлаучыны
Ялгыша яздым тагы.

ХӘДИЧӘГӘ


Шатлыклы мәшәкатьләрдән
Иң татлы ләззәт табып,
Умартачылык һөнәрен
Үзләштердең шатланып
Карабодай чәчәк аткан...
Ә ничек белгертергә?
“Алып кайтыйк өч – дүрт сабак,
Барыйк та икәү бергә!” ...
Оялар унбишкә җитте...
Бал уңышы да ярый.
Хәдичә бөтен авылның
Умарталарын карый.
Карый бүләк өчен түгел,
Дуслык һәм савап өчен.
Өләшә шулай тамчылап
Йөрәген, физик көчен.–
Фоат, кил әле бирегә,
Сиңа хикмәт күрсәтәм.
Күр, әнә тоташ болыт күк
Эшчеләр кайта эштән!
Күрдем. Дидем: “Сөбханалла!”
Ерак шул карабодай!
Арыйлардыр, талалардыр...
Саклый күр үзең, ходай!
Унбиш оя.
Утыз рамлы
Оялар бар арада.Гаҗәп!
Ничек бал кортлары
Газиз оясын таба?!
Бүген дә кулым кычыта
Ясарга теләп оя.
Көз шул инде – гомер талым
Соң яфракларын коя.

БОЗЛАР АГА


Мәхәббәтем көйри – көйри
Әверелә учакка,
Кайтам яшьлек язларыма
Ялкын төяп кочакка.
Төшәм инеш буйларына
Киткән чакта ташулар
Язгы ташудан да көчле
Син тергезгән ярсулар.
Җан наз сорый, тәкатъ карый,
Язлар килсә кичегеп.
Бозлар ага, учак яна
Гашыйкларга көч биреп.
Яз аенда утлар булып
Утлар бозга сер чишә.
Кеше бит мин...
Ничек түзим
Шул утларга кермичә?
Ничек бизим, ничек бизим
Син яраткан дөньядан?
Учакка ялкын өсти тор!
Утларында мин янам

БЕР ЕЛМАЙСАҢ


Иртә белән монда тауларда кыш.
Кар бүрекләр кигән кыялар.
Керфекләрен сирпеп, кояш көлсә
Көне буе мул яшь коялар.
Кичкә табан кышның эзе дә юк.
Тагын җәй иркендә бу таулар.
Шулай эри җылы карашыңнан
Җанымдагы бозлы ак карлар.
Бер елмайсаң, кышкы челләдә дә
Бакча чәчәк ата күңелемдә.
Таулардагы карлар син баш куйган
Мамык мендәр булып күренә.

БЕРӘҮ


Күзләремне юлга текәп,
Көн дә берәүне көтәм.
Көтә – көтә көтек булам,
Талчыгам, арып бетәм.
Ул килер дә, бетенесе
Басыр күк үз урынына,
Йөземә кояш кунар да,
Кош сайрар күк кулымда.
Киңәеп киткән офыклар
Шатлык вәгъдә итәр күк!
Аны күрсәм, моң – зарларым
Кинәт эреп бетәр күк.
Белсә ничек уфтанганым,
Килер иде, билгеле.
Газапламас иде болай
Ялгызлыкта ул мине.

БОЛЫТЛАР(ӨЗЕК)


Очам хыял канатында
Болытлар арасына.
Өметләнеп сагышыма
Юаныч табасыма.
Җирдә күрмәгән сурәтне
Мин болытларда табам:
Йә очам палас – очкычта,
Йә атта юртып чабам.
Болытларда нурлы йөзең
Очратырмын шикелле
Болытларда укырмын күк
Иркәм, синең исемеңне
Болытлар, сез Иделемә
Сугылып үтмәдегезме?
Минем өчен сөйгәнемне
Суырып үлмәдегезме?
Әгәр кабат ил гизәрләр
Дәшсә сезне Иделем,
Төшеп алыгыз аланнан
Сөйгәнемне сез минем!
Алып кайтып төшерегез
Сез аны тау бишеккә.
Җитсен генә Ай-петрига –
Юлны табар ничек тә!


Ялта, октябрь 2008


new.tatari-kiev.com/ 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»