Мортаза бине Мостафаның «Хәзрәти Зөлкарнәен дахма шаһанга барганнары кыйссасы» дигән дастанын (1889) язган. Китап әдәби татар телендә язылган. Автор әсәрен «Гыйбрәтнамә» дип атый:
Бу сүзне башладым, һәңгәмә кылдым,
Аны атыны «Гыйбрәтнамә» кылдым.
Әсәрдә һ. Салихов иҗаты, «Мәкәрҗә бәете», Әбелхәер «Мәснәви»е аша килә торган традиция дәвам иттерелә. Автор патшаны хиссез, рәхимсез залим итеп сурәтли:
Хосусан, имди заман ахырында
Булыр пәйда шаһ атлыг һәр боридә,
Аларны көткәне даем иманлык,
Вәли булмас рөгъяттә әманлык.
Яманлыкдин дигәрне кылмагайлар,
Аны һәр гиз яманлык белмәгәйләр.
Алар һич чыкмагайлар гарзыгяһка,
Әгәрчә тулса галәм аһ-у-ваһка...
Алар — кашкыр, рөгъят — куй булыптыр...
(Хосусан, замана ахырында инде
Шаһ атлы суючылар пәйда булыр,
Аларның көткәне — һәрчак яманлык,
Әмма ләкин халыкта булмас иминлек.
Шаһлар яманлыктан башканы кылмаслар,
Аны һич тә яманлык дип белмәсләр.
Алар һич чыкмаслар гозерлеләр каршына
Бөтен дөнья аһ-ваһ белән тулса да...
Алар — бүре, халык сарык булгандай.)
Мортаза бине Мостафа шундый шартларда яшәгән гади халык язмышын уйлап борчыла:
Моныңдик булса, ил хәле нә булгай?
Рөгъят хәле-әхвәле нә булгай?
(Болай булса, ил хәле ни булыр?
Халык хәл-әхвәле ни булыр?)
Әсәр шул явыз патшаларны кисәтү максаты белән язылган. Автор Александр Македонскийны легендар патшаларның төрбәләрендә йөртә. Кеше керә алмасын өчен, ул төрбәләр сихерләнгән: якынлашкан һәр җан иясен кырып торучы сихри сакчылар куелган. Шул сихерне бетерү юлын эзләү, аны табу әсәр сюжетын дастанча маҗаралы итә. Патшалар, башлыча, Фирдәүси «Шаһнамә»сеннән алынган. Искәндәр һәр төрбәгә үтеп керә һәм бу патшаларның язып калдырган «васыятьләрен укый. Ул язулар бер характерда: һәр патша галәмдә тиңсез яшәп, бер уч туфрак булып калуын сөйли, халыкны рәнҗетүенә, хәзинәсен «фәкыйрь-ятимнәргә» үз кулы белән таратып калдырмавына үкенә, киләчәк патшаларны шундый үкенүгә калмаска өнди:
Нигә мискин, фәкыйрьгә бирмәдем мән,
Әда әйлән бу йиргә килмәдем мән, —
Бу йирдә зур-зар ятар икәнмен,
Ләхеттә интизар ятар икәнмен...
...Терексән, яды берлә бул һәмишә,
Мөсякинләргә булгыл хәйре пишә.
(...Тере икәнсең — һәрчак алланы истә тот,
Мескеннәргә яхшылык эшләүче бул.)
Түбән катлауларга теләктәшлек, алар язмышы турында борчылу Мортаза бине Мостафаны гуманист шагыйрь итеп таныта. Илләр империалистик сугышлар чорына якынлашып килгәндә, автор сугышның гади халыкка һәлакәтле булуы турында мөһим фикерләрен әйтә:
Ничә йирләрдә җәнг гамә кылдык,
Түгеп каннар, гаҗәб һәңгәмә кылдык,
Ничә абадилар булды хәраби,
Ничәне күзене кылдык пөр аби.
Алар үчеке алдылар янә һәм,
Ятыпмыз инде монда барчадин кәм.
Кешегә кылганым кайтты үземә,
Моны ялганы юк, керсәң сүземә.
(Күпме җирләрдә гади халыкка сугыш китердек,
Түгеп каннар, гаҗәп әңгәмә кылдык,
Күпме төзек җирләр булды хәрабә,
Күпмеләрнең күзеннән яшь агыздык...) —
«Үлгән» патшалар шулай үкенә. Әмма автор тере патша (Искәндәр) авызыннан бөтенләй башка сүз әйттерә:
...Мине сүземне һәр кем әйләсә рад,
Аны нәйзә, кылыч, мылтыклатырмын, Башыны үзия култыклатырмын!
(...Минем сүземне кем дә булса кире какса,
Аны сөңге, кылыч, мылтык белән җәзалатырмын,
Башын үзенә култыклатырмын!)
Мортаза бине Мостафаның сөйләме гади. Ул—җитди фикерле, мул эмоциональ бизәкле шигырь остасы. Шагыйрь, Баһави традициясен (мавыктыргыч дастан) һ. Салиховлардан килә торган социаль мотив традицияләре белән кушып, дастан жанрын җанландырырга тели. Бу юнәлештә күзгә күренерлек уңышка ирешүгә карамастан, ул да дастан жанрын «коткарып» кала алмый. Түбән катлауларны яклау авазы да һ. Салихов кискенлегенә җитми. Чор инде поэзия алдына бөтенләй башка таләпләр куя: бай информацияле, мул бизәкле сугышчан яңа заман лирикасын көтә иде ул.
©CCCР Фәннәр академиясе Казан филиалы Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты чыгарган "Татар әдәбияты тарихы" китабы, 2нче том.