поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МОРАТ ГАЗИНУР

Шагыйрь Газинур Морат (Газинур Васикъ улы Моратов) 1959 елның 18 августында Татарстанның Кукмара районы Зур Сәрдек авылында колхозчы гаиләсендә туа. 1976 елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә белем ала. 1981 елдан бирле ул журналистлык хезмәтендә: 1981–1984 елларда «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә – пропаганда бүлеге мөхәррире, 1984–1988 елларда балалар журналы «Ялкын» редакциясендә бүлек мөдире, 1989–1991 дә – ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты каршындагы иҗат берләшмәсе җитәкчесе, аннан соң ике елга якын «Идел» журналы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире һәм 1993–1995 елларда «Татар иле» газетасының баш мөхәррир урынбасары булып эшли. 1995 елдан Г.Морат – атналык «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә.

Г.Моратның беренче әдәби тәҗрибәләре – шигырьләре һәм журналистик язмалары әле җитмешенче елларда ук Кукмара район газетасында күренә башлый. Студент елларында шигырьләре, әдәби тәнкыйть мәкаләләре инде республика көндәлек матбугатында бик еш басыла, соңга таба «Казан утлары» журналы битләрендә дә шигырь цикллары белән катнаша. 2000 елда шагыйрь «Түбә» исемле шигырьләр һәм поэмалар китабы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Г.Исхакый исемендәге әдәби бүләгенә лаек була.

Г.Морат – үзенә генә хас шигъри алымнарга ия булган, тыгыз фикерле, серле сагыш-моң белән өртелгән, романтик рухлы, бер үк вакытта заманча публицистик яңгырашлы поэзия тарафдары. Аның шигъри стиле көтелмәгән чагыштыру-метафораларга, хикмәтле сүз, канатлы сүз булып китәрдәй тирән мәгънәле гыйбарәләргә бай булуы белән аерылып тора.

Газинур Морат заманның, татар дөньясының актуаль иҗтимагый мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать проблемаларына багышланган тәнкыйди һәм публицистик мәкаләләре белән көндәлек матбугатта даими катнаша килә. Бу төр мәкаләләренең бер өлеше аның «Җәяүле кошлар» исемле китабында (2002) урын ала. 2001 елда аңа «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Ә 2007 елда «Төнге әверелеш» дигән китабы һәм иҗат яшьләре белән актив эшләгәне өчен Г.Морат Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була.

Г.Морат – 1988 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Җир хәтере: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. – 71 б. – 7000 д.
Мин дөньяны тыңлыйм: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 79 б. – 3000 д.
Тылсымлы тел: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 22 б. – 20000 д.
Оча җырлар: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 143 б. – 4000 д.
Ачык дәрес: кече яшьтәге балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. – 47 б. – 2500 д.
Түбә: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1998. – 144 б. – 2500 д.
Җәяүле кошлар: публицистик мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 225 б. – 2000 д.
Әкияткә ышанмаучы малай: шигъри әкият. – Казан: Мәгариф, 2003. – 16 б. – 2000 д.
Төнге әверелеш: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 399 б. – 2000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Зөлкарнәев Ф. Сүз гаме // Татарстан яшьләре. – 1988. – 28 авг.
Батулла Р. Үкенмәскә иде // Ватаным Татарстан. – 1997. – 11 апр.
Мингалим Р. Кызганам мин сине, Газинур! // Татарстан яшьләре. – 1998. – 19 дек.
Сафин Р. Бирелми ирек бушка // Ватаным Татарстан. – 1998. – 25 дек.
Баян Ә. Канатлы барс җәяү атлый // Мәдәни җомга. – 1999. – 19 февр.
Әхмәтҗанов М. Үз түбәң булсын, нык булсын! // Шәһри Казан. –1999. – 5 март.
Гыйльманов Г. Образ. Символ. Рухи кодлар // Казан утлары. – 1999. – № 4. – 142–155 б.
Зәйдулла Р. Лаек түбә // Идел. – 2000. – № 3. – 71 б.
Гайнанова Г. «Суверенитетны ипигә ягып ашап булмый» // Идел. – 2001. – № 1. – 28–31 б.
Шәрәфиев Р. Хакны әйтүчеләр илдә бер... // Казан утлары. – 2003. – № 8. – 153–159 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»