|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Виртуаль дөнья«Виртуаль дөнья». «Малайларга-кызларга» сериясе. Д.Н. Сәфәров, Л. Р. Хафизова.— Казан: Мәгариф, 2006.Компьютер һәм югары технологияләр дөньясы тиз алга бара. Китапта компьютер һәм аның җиһазлары, интернет, виртуаль аралашу турында җентекләп язылган. Югары технологияләр һәрвакыт үсештә булу сәбәпле, китапта бирелгән кайбер саннарның, фактларның заман белән бергә атлап үзгәргән булуы ихтимал. Китап балалар өчен аңлаешлы телдә язылган. МОНИТОРСистема блогына тоташкан иң зур җиһаз — монитор. Беренче карашка ул телевизорны хәтерләтә. Экранның диагоналенә карап аларны ... 15, 17, 19 ... дюймлыларга бүләләр (1 дюйм = 2,54 см). Бу иң күп таралган төрләр. Шулай ук мониторлар электрон-нурлы (электронно-лучевой) һәм сыек кристаллы (жидкокристаллический) булалар. Соңгылары күпкә юкарак һәм кыйммәтрәк. Белгечләр әйтүенчә, сыек кристаллы мониторның күзгә зыяны кимрәк. Әмма начар ягы да юк түгел. Алар төсне төп-төгәл күрсәтә алмый. Ягъни графика белән эш итүче рәссамнар, дизайнерлар өчен сыек кристаллы мониторлар яраксыз. Шуның өстенә әле аларны тиз эштән чыга диләр. Хәер, монысы шикле. |
Иң күп укылган
|