поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МОГЫЙНОВ РАФИС

Рафис Әмерсаяф улы Могыйнов 1948нче елның 15нче апрелендә Татарстанның Сарман районы Мортышбаш авылында укытучылар гаиләсендә туган.

1966нчы елны Сарман урта мәктәбен тәмамлый. Хәрби хезмәткә киткәнче район газетасында корректор, әдәби сотрудник булып эшли. 1967нче елда армияга алына. Бер елдан артык хезмәт иткәч, Львов шәһәрендәге югары хәрби-сәяси училищеның журналистика факультетына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлагач, ул гаскәри хезмәтен Урта Азия хәрби округында дәвам итә. Татарстаннан читтә яшәсә дә, Рафис Могыйнов туган ягы белән элемтәләрне өзми. Аның армияда хезмәт итүче якташларыбыз турында язган очерклары, зарисовкалары, мәкаләләре, фотоинформацияләре даими рәвештә “Ленинчы” (Сарман), “Коммунизм таңы” (Минзәлә), “Октябрь юлы” (Балык бистәсе), “Ильич юлы” (Биектау), “Ватан юлы” (Башкортстан, Авыргазы районы), “Авыл утлары” (Мөслим), “Татарстан яшьләре”, “Ватаным Татарстан, “Комсомолец Татарий» газеталарында, «Сөембикә” (“Азат хатын»), “Чаян” журналларында дөнья күреп торалар. Рафис шигырьләр, җыр текстлары, юморескалар, хикәяләр дә иҗат итә.

Украинада һәм Германиядә хезмәт иткәндә Бөек Ватан сугышы елларында башларын салган милләттәшләребезнең каберләрен эзләп табуда да көч һәм тырышлык куя. Табылганнарның исемнәрен туганнарына җиткерү өчен Татарстан һәм Башкортстан республикаларының вакытлы матбугатына язмалар җибәреп тора. “Хәтер китабы”на да хәрби журналист юллап тапкан дистәдән артык сугышчының исеме кергән. Шуларның берсе – фронтка киткәнче Сарман урта мәктәбе директоры булып эшләгән политрук Рәшит Фәхриев.

1987нче елда каләм остасы Сарманның 250 еллыгына багышлап армия газетасы типографиясендә район тарихы турында “Сарман. Сарманова” дигән китап нәшер итә. Әлеге басмага Сарманның борынгы тарихи чыганакларына таянып Рафис Могыйнов үзе иҗат иткән сандугачлы тәүге гербы да кертелә һәм соңрак ул район үзәгенең яңа гербына нигез итеп алына.

1992нче елда Рафис Могыйнов армия хезмәтен тәмамлап запаска чыга. Шул ук елны ул Чаллы шәһәренә кайта һәм “Шәһри Чаллы” газетасына баш мөхәррир урынбасары булып эшкә урнаша. Биредә үзенең кабул итү бүлмәсендә Чаллыда гомер итүче Советлар Союзы Каһарманы Илдар Мәннан улы Мәннановның Сугышчан Дан музеен оештыра һәм аны Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре белән очрашулар, матбугат конференцияләре уздыру урынына әверелә.

Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, 1974 нче елдан Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы Рафис Могыйнов дүрт китап авторы. Аның әсәрләре шулай ук күмәк җыентыкларда да урын алган. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»