поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МӘҖИТОВ ЗӘЕТ

(1927-2000)

Шагыйрь һәм әдәбият белгече Зәет Мәҗит улы Мәҗитов 1927 елның 25 августында Татарстан АССРның Актаныш районы Иске Айман авылында урта тормышлы крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Кадыйров Мәҗит, беренче империалистик сугыш һәм гражданнар сугышы ветераны, 1943 елның башында Сталинград фронтында һәлак була. 1944 елда Пучы урта мәктәбен, аннан В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. 1951—1954 елларда аспирантурада укый. 1955 елда «Фатих Кәрим поэзиясе» дигән темага диссертация яклый һәм филология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала. 1954 елның көзеннән 1957 елга кадәр «Совет Татарстаны» (хәзерге «Социалистик» Татарстан») газетасы редакциясендә әдәби сотрудник булып эшли, бер үк вакытта университетта лекцияләр укый. 1956—1961 елларда 3. Мәҗитов — Казан университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ассистенты, ә 1962 елдан бирле әдәбият кафедрасының доценты хезмәтләрең башкара. Ул—1958 елдан КПСС члены.

Мәҗитовнең беренче шигырьләре район газетасында, ә 1948 елдан башлап республика көндәлек матбугатында басыла. 1953 елда «Таңгы җыр» исемендә мөстәкыйль җыентыгы дөнья күрә. Хәзер ул —дистәгә якын шигырь һәм поэмалар китабы авторы.

Мәҗитовның поэтик иҗаты Ватанга, туган җиргә мәхәббәт хисләрен, үз буыны биографиясеннән чыгып, чор алдындагы җаваплылык, гражданлык тойгыларын чагылдырган лирик-фәлсәфи шигырьләре, этика-мораль темаларына багышланган мәсәлләре һәм юмор-сатира әсәрләре белән кызыклы. Күләмле әсәрләреннән. «фрау Ык» шигъри повесте (1966), «һәйкәл янында» (1949), «Кияү каршылаганда» (1967) кебек поэмалары күтәргән проблемалары һәм үзенчәлекле шигъри бизәкләре белән шагыйрьнең уңышы булып саналырга хаклы. Әдипнең иң яхшы поэтик әсәрләре 1977 елда Татарстан китап нәшриятында чыккан «Рәхмәт яусын» исемле күләмле китабында урын алган.

Мәҗитов, поэзия жанрыннан тыш, әдәбият тарихын, аерым язучыларның иҗатын өйрәнү һәм әдәби тәнкыйть өлкәсендә дә нәтиҗәле эш алып бара. Аның күренекле татар совет шагыйре Фатих Кәримнең тормыш юлы һәм иҗат эшчәнлеге турындагы монографиясе (1963), Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясен тикшерүгә багышланган «Сугышчан поэзия» дигән зур хезмәте (1975) бай фактик материалы һәм кызыклы күзәтүләре, фикри нәтиҗәләре белән җәлеп итә. Шагыйрь-галимнең бүгенге әдәби хәрәкәтнең аерым проблемаларына, әдәбият теориясенә һәм әдәби жанрларның үзенчәлекләренә караган гыйльми һәм тәнкыйть мәкаләләре дә бар. 3. Мәҗитов Фатих Кәримнең әдәби мирасын барлау һәм җыеп бастыру эшенә күп көч салды, әтрафлы сүз башы һәм искәрмәләр белән, ике тапкыр (1954 елда һәм 1979—1981 елларда) шагыйрьнең өч томлык әсәрләр җыелмасын басмага әзерләде.

Мәҗитов—1965 елдан СССР Язучылар союзы члены.

Аның турында


Факил Сафин. Бакчасында гөлләр үсә иде...

БИБЛИОГРАФИЯ


Таңгы җыр: [Шигырьләр].—Казан: Татгосиздат, 1953.-80 б. 3000.
Яшь каеннар: Шигырьләр. [Авторның биогр. белешмәсе белән].—Казан: Таткнигоиздат, 1956.—71 б. портр. 3000.
Чәчәк бирәм сиңа: Шигырьләр һәм поэма.—Казан: Таткитнәшр., 1959.— 130 6.6000.
Җырлы таңнар: Баллада һәм шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр.
Дусларга: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1965.—71 б. 4000.
Ярсу Ык: Шигъри повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1967.— 128 б. 7000.
Кырык камыт: Юмор һәм сатира шигырьләре.— Казан: Таткитнәшр., 1969.—87 б. 5000.
Күңел җыры: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1972.—272 б., портр. 4000.
Рәхмәт яусын: Шигырьләр, поэмалар.—Казан: Таткитнәшр., 1977.— 208 б. 3000.
Теләк: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—86 б. 6000.
Фатих Кәрим: Тормыш һәм иҗат юлы турында очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1963.—172 б. 2500.
Заман сулышын тоеп: Бүгенге әдәбиятыбыз турында.—Казан: Таткитнәшр., 1967.__204 б. 4000.— Ф. Мусин һәм Б. Гыйззәт белән бергә язылган.
Бөек Ватан сугышы чорында татар совет поэзиясе: (1941—1945 еллар лирикасы). Татар совет әдәбияты тарихы курсыннан студентларга ярдәмлек-кулланма.—Казан: 1971.—36 б.—(В. И. Ульянов-Ленин исем. Казан ун-ты. Татар әд. каф.)—Библиогр. искәрмәләрдә.—200.
Сугышчан поэзия: Бөек Ватан сугышы елларында татар поэзиясе.—Казан: Таткитнәшр., 1975.—303 б. 3000.
Рец.: Шакир С. Утлы еллар поэзиясе.—Соң. Татарстан, 1976, 9 май.
Әдәбият теориясе. Әдәби әсәр: Урта мәктәпләрнең тел-әдәбият укытучылары, студентлар һәм югары класс укучылары өчен кулланма (Проф. И. Нуруллин ред.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—143 б. 2500. X. Госман белән бергә язылган.
Поэзия Фатиха Карима: Автореф. дис. на соиск. учен. степ. канд. филол» наук.— Казань, 1955.— 16 с. 100. (Казан. гос. ун-т).

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»