|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
МИШИН ВАДИМ
Вадим Георгиевич Мишин 1938 елның 5 августында Ставрополь шәһәрендә укытучылар гаиләсендә туа.
В.Мишин 1957–1960 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1961–1967 елларда Куйбышев политехника институтының автоматика һәм телемеханика факультетында укып, инженер-электрик белгечлеге ала. 1971 елдан 2001 елга кадәр Яр Чаллы шәһәренең КамАЗ заводында эшли, 1983–2001 елларда – Зәй автоагрегат заводы директоры. Шуннан бирле Зәй шәһәрендә яши.
1991 елда Вадим Мишин ярдәмендә заводта татар теленә өйрәтү курслары ачыла. Бу елларда ул татар теленең төп нигезләрен өйрәнә һәм бу аның иҗатында зур роль уйный. 1991 елда ул татар җырларын рус теленә тәрҗемә итә башлый. Аның иң беренче тәрҗемә иткән җыры – Г.Каербековның «Әниемә» җыры. Аның беренче остазы һәм тәнкыйтьчесе Татарстанның халык язучысы Аяз Гыйләҗев була. 1993 елда беренче җырлар җыентыгы басылганнан соң, Вадим Мишинга Сөббух Рафиков исемендәге (Зәй) әдәби премия бирелә. Җырлар тәрҗемә итү эшендә җырчы Әлфия Авзалова, шагыйрә Резеда Вәлиева, композитор Луиза Батыр-Болгариның ярдәме зур була.
Вадим Мишин 120 композитор һәм 180 шагыйрьнең 580 ләп җырын тәрҗемә итә, аларның яртысыннан күбесе 13 китапта басылып чыга.
ТӨП ТӘРҖЕМӘ КИТАПЛАРЫ
Пара яблок: песни / сост. Р.Гатауллин / пер. с татар. – Заинск: Изд-во В.Мишина, 2001. – 46 с. – 500 экз.
Чуганаев С. Герань: песни / пер. с татар. – Заинск: Изд-во В.Мишина, 2001. – 68 с. – 500 экз.
Красные розы: песни / сост. Р.Гатауллин / пер. с татар. – Заинск: Изд-во В.Мишина, 2001. – 56 с. – 500 экз.
Таинственное сердце: песни / сост. Р.Гатауллин / пер. с татар. – Заинск: Изд-во В.Мишина, 2001. – 64 с. – 500 экз.
Споем, друзья, вместе!: песни / сост. В.Мишин / пер. с татар. – Заинск: Изд-во В.Мишина, 2001. – IV выпуска: I–76 с.; II–78 с.; III–20 с.; IV–422 с. – 500 экз.
Валеева Р. Ах, любовь, любовь!: песни / пер. с татар. – Заинск: Изд-во В.Мишина, 2001. – 110 с. – 500 экз.
Детские мечты: песни / сост. Ф.Ахметзянов / пер. с татар. – Заинск: Изд-во В.Мишина, 2001. – 106 с. – 500 экз.
Чуганаев С. Уральские напевы: песни / пер. с татар. – Заинск: Изд-во В.Мишина, 2001. – 64 с. – 500 экз.
Жизнь течет: песни / сост. Р.Гатауллин / пер. с татар. – Заинск: Изд-во В.Мишина, 2001. – 58 с. – 500 экз.
Хафизов М. На всю жизнь любимая: песни / пер. с татар. – Заинск: Изд-во В.Мишина, 2001. – 68 с. – 500 экз.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Шишкина Н. Как в просторах родного наречия // Звезда полей. – 1998. – № 3 (июль).
Зарипов М. И «Кара урман» можно спеть по-русски // Аргументы и факты. – 1998. – № 3 (янв.).
Климов О. Нечто человеческое мне не чуждо // Новый Зай. – 1999. – № 16 (24 апр.).
Гыйлаев О. Споем, друзья, вместе! // Нур. – 1999. – № 50 (18 дек.).
Латыпов И. Споем вместе, друзья // Татар. края. – 2001. – № 6 (февр.).
Ганеева И. Русский директор перевел 513 татарских песен // Восточный экспресс. – 2001. – № 17 (4–10 мая).
Данилов Н. Достучаться до небес // Вести КамАЗа. – 2001. – № 6 (апр.).
Хуснутдинова У. В моей жизни было много неожиданных поворотов // Нур. – 2001. – № 10 (10 марта).
Кариева М. Вышло в свет русско-татарское издание сборника «Герань» // Рассвет. – 2001. – № 11 (9 февр.).
Мухаметдинова Э. В моей судьбе было много странных поворотов; Аромат народной лирики // Вести КамАЗа. – 2001. – № 10 (10 марта).
Гадельшина Г. Споемте вместе, друзья // Респ. Татарстан. – 2002. – 31 янв.
|
|