поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МИРЗАЯНОВ ФИРДӘВЕС

Табанлыкүл егете

Актив хәбәрче, Тат.Шуран мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирдәвес Мирзаянов озак еллар район матбугаты белән тыгыз элемтәдә торды, үзенең шигырьләре, зарисовкалары һәм туган телебез язмышы турындагы язмалары белән укучыбыз күңелен яулды.

- Минем шигъри җанлы булуымда, әдәбиятка якынаюымда әниемнең әнисе - Фатыйма әбиемнең роле зур булды. Телем ачылу белән "Сак-Сок" бәетен, "Йосыф һәм Зөләйха" поэмасын әбием авызыннан ишеттем. Моның өстенә, курайда да уйнап, таң калдыра иде, - дип искә ала ул.

Шигырьләрендә дә җанга газиз кешесен искә алмый кала алмый. Менә аның "Ак әбиләр кебек" шигыренән юллар:

Күпме бәндәләргә шифа өчен
Дару үләннәре җыйды ул.
Һәр үләннең дәваларын ачып,
Киштәләргә тезеп куйды ул.

Фирдәвеснең әбисе, дәвачы гына булмаган, йомшак теле, шәфкатьле, күркәм күңеле белән дә оныгының йөрәгенә үтеп кергән. Курайчы һәм моңлы ак әбисе Фирдәвеснең нәни күңеленә әкрен-әкрен шигъри буразналар сызган. Малай чакта ук дусларына, мәктәп тормышына багышланган гап-гади рифмалы юллары да иптәшләре теленә менә:

Отличник кыз Гөлгенә,
Укулары "5" кенә.
Олимпиада уен аңа -
Мәктәптә ул бер генә.

Табанлыкүл башлангыч мәктәбеннән соң, Сикия җидееллык мәктәбендә белем ала Фирдәвес. Аны 1955 елда Мактау грамотасы белән тәмамлый.

Сугыштан соң 10 ел вакыт үтсә дә, әле урта белем алу күпләр өчен чынга ашмас хыял була. Сигезенче сыйныфта укуларын дәвам итүчеләрне бармак белән генә санамалы. Берәү, икәү... Шуларның берсе - Фирдәвес.

Байсар мәктәбендә урта белем алу бәхетенә ирешкәннән соң, авыл хуҗалыгы техникумына юл ала ул. Бухгалтер-плановик белгечлеге үзләштереп, Актаныш районының Киров исемендәге совхозында 10 ел бухгалтер булып эшли. Коры саннар белән генә эш итсә дә, бармаклы "чут төймәсеннән" ерак китә алмаса да, Фирдәвеснең күңеле балачагын, яшьлеген сагына һәм ул җирсүләрен, шигъри үлчәмнәргә салып, язуын дәвам итә.

Җепләр сузып тартканмыни?
Игенченең иген басуы.
Кырларыма чыксам - иркен һава.
Басыла төшә йөрәк ярсуы.
Басуларга, чыксам, һава иркен,
Чамасы юк хиснең ташуы.
Чиста хуҗабикә йорты кебек
Игенченең иген басуы.

Хисләр тышкыны "чут төймәләре" тартып утыру белән ризалашмыйча, 30 яшьлек ир-егетне Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетына алып килә. 1976 елда югары белемгә ия булып, кулына диплом алып, Фирдәвәс Шакирҗан улы Мирзаянов Үрәзмәт урта мәктәбенә укытырга кайта.

Район, республика газетларыредакцияләренә күңеленнән саркып чыккан уй-тойгыларын юллый. Аның Советлар Союзы Герое Илдар Маннановка багышланган ''Бүләк - бәхетле авыл " дигән күләмле язмасы газета укучыларын аеруча сөендерә. "Шәһри Чаллы" һәм "Татарстан хәбәрләре" газеталарында да аның күләмле язмалары, шигырьләре басыла. Болар, барысы да, аның тынгысыз рухлы хәбәрче булуын раслый.

Хәзер инде хәбәрчебезнең педагогик эшчәнлегенә тукталыйк. Тат. Шуран урта мәктәбе директоры Зөфәр Гыймадетдин улы Әхмәтов "Өлкән укытучы" исеменә лаек булган Фирдәвес Мирзаянов эшчәнлегенә карата түбәндәге фикерләрне белдерде: "Фирдәвес Шакирҗанович - мәктәптә иң тынгысыз укытучыларыбызның берсе. Укучылар белән һәрвакыт тыгыз элемтәдә торып, актив эшчәнлек алып бара. Шигърияткә мөкиббән киткән кеше буларак, "Яшь иҗатчылар" түгәрәге оештырды. Милләтебез, телебез чисталыгы өчен җанын фида кылырга да әзер иде ул".


Мәгъфүрә Саматова. 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»