поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘМИРОВ РӘИФ

Уфадагы күренекле татар галиме, мөгаллим һәм язучы Рәиф Әмиров бу көннәрдә үзенең 70 яшьлек күркәм юбилеен билгели. Уфада үзе озак еллар эшләгән Башкорт дәүләт педагогия университетында аны рәсми котлау чаралары да үтте.

Рәиф Әмиров - күпкырлы талант иясе. Башкортстанның Балтач районында туып үскән милләттәшебез соңгы кырык елга якын гомерен Башкорт дәүләт педагогия университетына багышлаган. Ә утыз ел буе андагы урыс әдәбияты кафедрасына җитәкчелек итә ул. 27 яшендә үк кандидатлык диссертациясен яклаган яшь белгеч, күп тә үтми, докторлык хезмәтен дә башкарып чыга һәм профессор дәрәҗәсен ала. Шулай ук әллә күпме аспирантлар әзерли танылган галим һәм мөгаллим.
Халыкара югары уку йортлары академиясе академигы, халыкара Ко
л Гали бүләге иясе Рәиф Әмиров әдәби иҗат белән шөгыльләнергә дә мөмкинлек һәм вакыт таба. Дистәләрчә китап авторы башкаларның җыентыкларын да нәшриятка әзерли, әдәби рецензияләре аша файдалы киңәшләрен бирә. Татар һәм башкорт әдипләренең иҗатларын төпле өйрәнеп язган йөзләрчә мәкаләләре бар аның. Әлеге көндә дә бу эштән туктамый Рәиф Әмиров. 70 яшьлек юбилеен да яңа гыйльми хезмәтләре һәм әзер әдәби-публицистик кулъязмалары белән каршы алган тынгысыз язучы. Киләчәккә уй-ниятләре тагын да зурдан булуын әйтә юбиляр.

Профессор Рәиф Әмиров тынгысыз җәмәгать эшлеклесе дә. Милләтенең язмышы өчен битараф булмаган шәхес озак еллар инде Башкортстан татар милли хәрәкәтенең алгы сафында. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы буларак дәрманлы эшли ул. Башкортстан татар телле язучылар берлеген оештыру юлында да көрәшче рухын күрсәтә атаклы милләттәш. Дистә ел буе кырыктан артык мәхкәмә утырышлары аша шушы берлекне рәсми теркәтүгә иреште Рәиф әфәнде. Татар язучылары берлегенең киләчәктә нәтиҗәле эшчәнлегенә өмет белән карый милләт улы.

Башкорт дәүләт педагогия университетында узган юбилей кичәсендә Рәиф Әмировны котларга күп хезмәттәшләре, талиплары, аспирантлары, танылган язучылар килгән. Алар һәммәсе дә юбилярга иң җылы котлау сүзләрен һәм ихлас рәхмәтләрен әйтте. Түгәрәк туган көн булгач, әлбәттә инде, бүләкләр дә шактый. Казаннан килгән якташыбыз, халык шагыйре Роберт Миңнуллин да Татарстанның төрле оешмалары, шул исәптән, Бөтендөнья Татар конгрессы исеменнән Рәхмәт хатын һәм бүләкләр тапшырды.

Чыгыш ясаучылар профессорның һәртөрле талантлары хакында сөйләү белән бергә, аның кешелекле һәм аралашуда гади булуын да ассызыклады.


Татар-информ.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»