поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘМИРХАНОВА ЛИАНА

Татар шигъриятенең яшь буын вәкиле Лиана Рәсим кызы Әмирханова 1980 елның 11 мартында Казан шәһәрендә туа. Казанның 72 нче номерлы немец телле мәктәбен тәмамлагач, 1997 елда Казан дәүләт педагогия университетының чит телләр факультетына укырга керә. 2001-2002 елларда укуын стажировка тәртибендә Алманиядә дәвам итә. Хәзерге вакытта Л.Әмирханова Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Яшьләр һәм спорт эшләре министрлыгында әйдәп баручы белгеч булып эшли.
Лиананың әдәби сәләте бала чагыннан ук ачыла, сигез-тугыз яшьләрендә инде аның исеме балалар матбугаты битләрендә күренә башлый, туксанынчы елларда «Салават күпере» журналы һәм «Сабантуй» газетасы һәм башка матбугат басмалары оештырган иҗади конкурсларда катнашып, беренче урыннарны яулый. Эчкерсез-ихлас, садә, милли моң чаткылары сизелеп торган шигырьләре «Ялкын», «Салават күпере», «Сабыйга», «Сөембикә» журналларында, «Сабантуй», «Мәгърифәт», «Татарстан яшьләре» газеталарында еш басыла, төрле нәшриятлар тарафыннан нәшер ителгән «Сабантуй» (1993), «Күгәрченем, син дә гөрлә» (1994), «Тургай» (1994-2002), «Сине сөйдем, гүзәлем» (2002), «Балалар бакчалары өчен җырлар» (2003), «Зонтик» (Төмән, 2006) кебек күмәк шигырь һәм җыр китапларына кертелә. 1998 елда «Мәгариф» нәшрияты инглиз телендә чыгарган («Татар әдәбияты бүген») җыентыгына да яшь каләмнең шигъри иҗатыннан үрнәкләр урнаштырыла. «Күңелемдә гел изгелек» дигән шигырьләр циклы өчен шагыйрә 1995 елда Башкортстанның Ф.Кәрим исемендәге әдәби бүләккә лаек була.
Л.Әмирханованың өч дистәдән артык шигыре үзешчән һәм профессиональ композиторлар тарафыннан көйгә салына. Аның «Чулпы җыры», «Изге сүз» (И.Сафин музыкасы), «Үсәсем килә» (М.Имашев музыкасы), «Бабамның медальләре» (Т.Вәлиев музыкасы), «Изге җирем, бөек Болгарым» (Г.Сабирова музыкасы) кебек җырлары балалар башкаруында Татарстан радиосы фондында саклана.

Туксанынчы елларда Л.Әмирханова Татарстан радиосы белән тыгыз хезмәттәшлектә балалар өчен радиодан тапшырулар алып бара, яшүсмерләргә багышланган күп кенә радиотапшыру программаларын төзүче буларак та үзенең оештыру сәләтен күрсәтә.
Л.Әмирханова — ике китап авторы. Иҗат өчен аңа киң мәйдан ачылган, татар шигърияте аңардан әле зур әдәби казанышлар өмет итә.

Л.Әмирханова — 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Әниемә сыенам: шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Мингалим. — Казан: Мәгариф, 1996. —326. —5000 д.
Чулпы җыры: җырлар (ноталары белән) / кереш сүз авт. Ә.Рәшит. — Казан: Татар, кит. нәшр., 2004. — 65 б. — 1000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Садә Г. Бәйгегә чыга нәни шагыйрә // Сабантуй. — 1991. — 24 авг.
Г а л и е в Ш. Киләчәккә ага чишмәләр // Ватаным Татарстан. — 1993. — 19 нояб.
А й м ә т Р. Үз илемдә, үз телемдә // Шәһри Казан. — 1994. — 7 апр.
Каштанов Н. Балачакта калам //Ялкын. — 1995. — № 9. — 10 б.
Мулланурова Р. Татар кызы, сылуым-иркәм // Сөембикә. —1997.—№ 2. — 32-34 б.
Л е р о н Л. Канатлы талант // Салават күпере. — 2000. — № 2-3. — 76.
НуруллинТ. Сезнең өчен // Туган як (Түбән Новгород). — 2002. — № 23.


Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек.
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»