поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘМИРХАН РАВИЛ

Равил Госман улы Әмирхан (Әмирханов) 1946 елның 9 гыйнварында Ульян өлкәсе Иске Кулаткы районының Иске Кулаткы авылында укытучы гаиләсендә ун баланың дүртенчесе булып дөньяга килә. Сигез сыйныфны шул ук төбәкнең Иске Атлаш (1961), урта мәктәпне Татарстанның хәзерге Биектау районына кергән Мулла иле (Мүлмә) авылында тәмам итә (1963). 1963-1968 елларда Казан дәуләт педагогия институтының тарих-филология факультетында белем өсти, урыс теле һәм әдәбияты укытучысы дигән белгечлек ала. Шул ук вакытта, мәктәп эскәмиясеннән үк башланган кызыксынуын үстереп, программадан тыш фәннәр белән шөгыльләнә, бик күп тарихи әдәбият укый, искечә (гарәпчә) имляны үзләштерә. 1968-1971 елларда Балтач районы үзәгендә, аннары шул төбәкнең Иске Салавыч, Питрәч районының Апакай (Ленино-Кокушкино) авылларында урыс теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1971 елда ул вакыттагы СССР Фәннәр Академиясенең Казан филиалы Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының аспирантурасына аяк баса, тарихчы булып китә. 1974 елда, аспирантураны тәмамлаганнан соң, шул Институтта фәнни хезмәткәр итеп калдырыла. Җитди эзләнүләр һәм тикшеренүләр нәтиҗәсе булган «1905-1907 еллардагы татар демократик вакытлы матбугаты» дип исемләнгән кандидатлык диссертациясен 1979 елда яклап, тарих фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗәгә лаек була. Әлеге Институтта өлкән фәнни хезмәткәр сыйфатында бүгенгәчә эшли. Элегрәк дөнья күргән аерым публицистик язмаларны искә алмаганда, Равил Әмирхан фәнни һәм фәнни-популяр хезмәтләре белән нигездә 1974 елдан чыгыш ясый башлый. Аның язмалары Татарстан, татар халкы, Казан тарихы буенча гомуми тикшеренүләрдә (китап-монографияләрдә), махсус фәнни җыентыкларда, җөмһүриятебезнең үзәк басмаларында, аерым алганда, «Казан утлары», «Совет мәктәбе» («Мәгариф»), «Азат хатын» («Сөембикә»), «Мирас», «Татарстан», «Ялкын», «Идел», «Казан», «Чаян», «Иман» журналларында, «Социалистик Татарстан» («Ватаным Татарстан»), «Советская Татария» («Республика Татарстан»), «Шәһри Казан», «Татарстан хәбәрләре», «Вечерняя Казань», «Татарстан яшьләре», «Татар иле», «Мәгърифәт» кебек һәм башка гәзитләрдә даими басылды һәм басылып килә. Чит илдә (мәсәлән, Төркиядә) дөнья күргән язмалары да бар. Аларның гомуми саны 250 дән артып китә. Равил Әмирхан «иярләгән» темаларга киңкырлылык хас: ул төрле яссылыкта җөмһүриятебез, татар халкы, милли матбугат, милли мәгариф, аерым уку йортлары тарихын җентекләп өйрәнә, дәүләтчелегебез, милли-азатлык, мәдәниятебез тарихына яңача караш ташларга омтыла, татарның мәшһүр шәхесләренең (Р. Фәхретдин, Г. Баруди, X. Әмирхан, Г. Еникеев, Г. Исхакый, Ф. Туктарый, Ә.-З. Вәлиди, Ф. Әмирхан, М. Гали һ. б.) тормыш юлларын һәм эшчәнлекләрен тикшерә, иҗатларын барлый, бигрәк тә Ризаэтдин Фәхретдин, Әхмәд-Зәки Вәлиди кебек дөньякүләм танылган, биниһая зур абруйга ия булган галимнәрнең мирасын киң пропагандалый, үзенең кызыксыну офыкларын, тикшеренү колачын арттырганнан арттыра. Р. Әмирхан тел, аны саклау, катнаш никахлар, вөҗдан иреге мәсьәләләренә карата да үз сүзен әйтә килә, милли ядкярләр, тарихи корылмалар, урамнар-йортлар һ. б. проблемаларны да күз уңында тота. Галим байтак кына хезмәтләрне, җыентыкларны төзүдә, редакцияләүдә, басмага хәзерләүдә актив катнаша, милли тарихыбызның; төрле өлкәләренә караган мәсьәләләр буенча консультацияләр бирә. Ул кызу темплар белән әзерләнә торган «Татар энциклопедиясе»нең эшлекле авторларыннан берсе дә. Равил Әмирхан матбугатта актив язышудан тыш, «Мирас», «Мәгариф» кебек абруйлы журналларның редколлегия әгъзасы булып тора. Галим 1986-1995 елларда «Фатих Әмирхан турында истәлекләр» (Ф. Ибраһимова белән берлектә), мәшһүр тарихчы-галимнәр Ә.-З. Вәлидинең «Кыскача төрек-татар тарихы», Р. Фәхретдиннең «Алтын Урда ханнары», «Казан ханнары» кебек әһәмиятле әсәрләрен төзеп бастырып чыгарды. 1988 елда Мәскәүдә «Наука» нәшриятында аның «Татарская демократическая печать (1905-1907 гг.)» дигән монографиясе дөнья күрде. 1994 елның азагында галим матбугат тарихын интернациональ җирлектә яктырткан егерме табак күләмле яңа китабын язып тәмамлады. Әлеге хезмәт аның докторлык диссертациясенең нигезен тәшкил итә. Равил Әмирхан бүген тарихчы-галим буларак, җөмһүриятебезнең рухи-мәдәни хәятында актив иҗади тормыш белән яши, янадан-яңа фәнни ачышлар, кыйммәтле гыйльми табышлар турында хыяллана.

ЧЫГАНАК: Әмирхан Равил. Иманга тугрылык. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 384 бит
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»