поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘМИРХАН ФАТИХ

(1886–1926)

Татар әдәбияты классигы – күренекле прозаик, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирхан (Мөхәммәтфатих Зариф улы Әмирханов) 1886 елның 13 гыйнварында (яңа стиль белән 1 гыйнварда) Казанның Яңа бистәсендә мулла гаиләсендә туа. Аның әтисе, хезмәте-шөгыле буенча рухани саналса да, фикердә һәм көндәлек тормышында яңалык тарафдары булып, балаларын чагыштырмача хөрлектә тәрбияләргә омтыла. Җиде-сигез яшенә җиткәч, Фатихны ул мәхәллә мәктәбенә укырга бирә, ә ике елдан соң заманы өчен алдынгы исәпләнгән «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә күчерә. Монда укыган чорда (1895–1905) Фатих дин сабакларыннан тыш дөньяви фәннәрне, Көнчыгыш классик әдәбиятын һәм, мәдрәсә каршындагы рус классларына йөреп, рус теле һәм әдәбиятын да яхшы гына үзләштерә. Бер үк вакытта ул мәдрәсәнең җәмәгать эшләрендә актив катнаша, шул чорда уяна башлаган һәм 1905 елгы революция алдыннан киң җәелеп киткән ислахчы шәкертләр хәрәкәте эчендә кайный, «Әлислах» исемле шәкертләр оешмасының җитәкчеләреннән берсе була; мәдрәсә тормышындагы иске тәртипләрне тәнкыйтьләгән, европача белем алу идеяләрен яклаган «Мәгариф» һәм «Тәрәкъкый» исемле кулъязма газета-журналлар чыгаруны оештыра. Шәкертлек елларында аның шулай ук С.Гассар (1877–1918), Х.Ямашев, Г.Коләхмәтев кебек революцион-демократик карашлы шәхесләр белән аралашуы һәм аларның сәяси эшләренә катнашуы да мәгълүм. Болар һәммәсе Ф.Әмирханның иҗтимагый-сәяси карашлары формалашуына көчле йогынты ясый.

Мәдрәсәне тәмамлагач, 1905–1907 елларда, Ф.Әмирхан, гимназия программасы күләмендә өлгергәнлек аттестатына имтихан тотарга хәзерләнү максаты белән, Петербургта һәм Мәскәүдә курсларда укып йөри. Аның иҗат эшчәнлеге дә шул чорда башлана. 1906 елны Уральскида чыга торган «Әлгасрелҗәдид» журналының алтынчы санында яшь каләмнең беренче басма әсәре – Париж Коммунасының утыз биш еллыгына багышланган «71 нче ел Коммунасы» исемле тәрҗемә очеркы дөнья күрә. 1907 елның гыйнварында ул Мәскәүдә нәшер ителә башлаган беренче татар балалар журналы «Тәрбиятел-әтфаль» («Балалар тәрбиясе») редакциясенә сәркәтип булып урнаша һәм шул журнал битләрендә фәнни-популяр характердагы берничә мәкалә («Күктә күренә торган нәрсәләр», «Зил-зилә», «Менделеев» һ.б.), Даниянең мәшһүр балалар язучысы Г.-Х.Андерсенның «Мәхәббәтсез үрдәк баласы», «Гөл агачы вә әкәм-төкәм» исемле әкиятләрен ирекле тәрҗемә итеп бастыра.

Бишенче саныннан соң журнал чыгудан туктагач, 1907 елның җәендә Ф.Әмирхан Казанга кайта. Шул җәйне аның белән зур бәхетсезлек була: әле яңа егерме бер яшен тутырган егетне паралич суга, һәм ул гомере буе үз аягы белән йөри алмас авыру хәлендә кала. Әмма иҗат дәрте, халыкка хезмәт итү идеалы белән янган егетнең рухын бу фаҗига сындыра алмый. Кресло һәм коляскага багланып яшәргә дучар ителүенә карамастан, Ф.Әмирхан нәкъ менә шул чорда үзенең әдәби һәм публицистик эшчәнлеген киң җәелдереп җибәрә.

Демократик яшьләр, шәкертләр мәнфәгатен яклауны үзенә бурыч итеп куйган һәм 1905 елдан бирле җилем басмада яшерен рәвештә чыгарылган «Әлислах» («Реформа») газетасы, 1907 елның октябрендә рәсмиләштерелеп, ачык төстә чыга башлый. Ф.Әмирхан бу газетаның сәркәтибе саналса да, чынлыкта аның фактик мөхәррире була. Шушы газетаның 1907 елгы 4 нче санында «Дамелла» имзасы белән Ф.Әмирханның романтик рухтагы беренче оригиналь әдәби әсәре – «Гарәфә кич төшемдә» исемле хикәясе басыла.

«Әлислах» чоры (1907–1909) Ф.Әмирханның әдәби иҗатта һәм аеруча публицистика, әдәби тәнкыйть өлкәсендәге күпкырлы эшчәнлеге белән характерлы. Чагыштырмача шушы кыска гына вакыт эчендә ул үзенең «Бәйрәмнәр» (1908), «Милләт тәрәкъкый иттерү» (1908), «Картайдым» (1909), «Татар кызы» (1909), «Танымаганлыктан таныштык» (1909) кебек мәгълүм хикәяләрен, «Яшьләр» (1909) драмасын, «Фәтхулла хәзрәт» (1909) исемле атаклы сатирик повестен яза, «Әлислах» битләрендә ил һәм татар тормышының төрле иҗтимагый-сәяси мәсьәләләренә, әдәбият-сәнгать, уку-укыту һәм башка актуаль проблемаларга багышланган йөзгә якын публицистик, тәнкыйть мәкаләсен, очерк һәм фельетоннарын бастыра. Бу әсәрләр Ф.Әмирханны шул чор татар милли әдәбиятының алдынгы бер вәкиле итеп таныталар һәм әдип иҗат эшчәнлегенең шуннан соңгы идея юнәлешен билгеләүдә дә хәлиткеч роль уйныйлар. «Әлислах»та эшләгәндә Ф.Әмирхан чорның күренекле шәхесләре – Г.Тукай, Г.Камал белән якынлаша. Г.Тукайның Казанга килгәч 1907–1909 елларда иҗат иткән күпчелек әсәрләре беренче башлап Ф.Әмирхан җитәкләгән «Әлислах» газетасында дөнья күрәләр. Бөек шагыйрьнең шигъри җыентыкларына беренче дөрес бәяне бирүче, шагыйрь иҗатының әһәмиятен, киләчәктәге урынын дөрес билгеләүче дә Ф.Әмирхан була.

1909 елның җәендә «Әлислах» газетасы чыгудан туктагач, Ф.Әмирхан фикердәшләре Г.Тукай, Г.Камал җитәкчелегендә 1910 елның мартыннан чыга башлаган «Ялт-йолт» исемле көлке журналында (рәсми мөхәррире Әхмәт Урманчиев) актив языша. 1912–1918 елларда исә ул берөзлексез «Кояш» газетасы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли.

1910–1917 еллар арасында Ф.Әмирхан, иҗади эзләнүләрен һәм әдәби-публицистик эшчәнлеген дәвам иттереп, татар тормышының төрле якларын яктырткан «Хәят» (1911) повестен, «Урталыкта» (1912) романын, «Тигезсезләр» (1914) драмасын һәм «Көндезге сәхәр, яки Рузасызлар» (1911), «Хәзрәт үгетләргә килде» (1912), «Габделбасыйр гыйшкы» (1914), «Танс кичәсе» (1914), «Сәмигулла абзый» (1916), «Салихҗан кари» (1916) кебек көлке һәм сатирик хикәяләрен иҗат итә, көндәлек матбугатта күпсанлы мәкаләләре белән катнаша. Әдипнең балалар яратып укый торган «Ул үксез бала шул», «Корбан», «Нәҗип», «Балалар атавы», халык риваятьләренә нигезләнгән «Ай өстендә Зөһрә кыз», «Сөембикә», «Картада оттырылган Зөлхәбирә», «Бер хәрабәдә» исемле милли-романтик рухлы хикәяләре дә шул чорда языла. Гомумән, 1917 ел инкыйлабынача Ф.Әмирханның әсәрләре тупланган ике дистәгә якын китабы басылып чыга.

1917 елгы Февраль революциясен Ф.Әмирхан «Богаулар өзелде» дигән публицистик мәкаләсе белән хуплап һәм шатланып каршы ала, хакимият башына большевиклар килүне исә берникадәр сагаю белән кабул итә. Шулай да, тәҗрибәле һәм демократик карашлы сүз остасы буларак, ул Октябрьдән соң да үзенең иҗат активлыгын киметмәскә тырыша, бигрәк тә публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләрендә заманның актуаль вакыйгаларына, әдәбият-сәнгать, мәгариф, тарих, тел һәм башка өлкәләрдәге яңалыкларга, уңай һәм тискәре күренешләргә үзенең мөнәсәбәтен белдереп бара, республиканың иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни тормышында катнашып яши. 1919 елдан башлап ул «Эш», «Кызыл Армия», «Татарстан хәбәрләре», «Татарстан» газеталары, «Шәрекъ кызы», «Безнең юл» журналлары белән хезмәттәшлек итә, 1923–1925 елларда Казан театр техникумында татар әдәбияты укыта, беренче баскыч эш мәктәпләре өчен, тәҗрибәле педагог Г.Рәфыйков белән берлектә «Ана теле» исемле дәреслек китабы чыгара, терминология комиссиясендә, сүзлекләр, совет хөкүмәте карарларын тәрҗемә итү, редакцияләү һәм рецензияләүдә катнаша, конференция һәм әдәбият кичәләрендә чыгышлар ясый.

Ф.Әмирханның Октябрь борылышыннан соң иҗат иткән әдәби әсәрләре, һәрхәлдә, киң җәмәгатьчелеккә билгеле булганнары, күп түгел. Монда аның ирек өчен көрәшкән сугышчыларны данлаган «Чәчәкләр китерегез миңа» (1921) исемле нәсерен, «Тәгъсия» (1922) исемле романтик рухтагы фәлсәфи хикәясен һәм 1924 елда язган «Шәфигулла агай» дигән сатирик әсәрен әйтеп үтәргә мөмкин. Болардан «Шәфигулла агай» дигәне аеруча игътибарга лаек. Анда ул сатира стиле чаралары белән большевиклар идеологиясе тәэсирендә кешеләрнең гамьсез роботларга әверелүен, гасырлар буе яшәп килгән милли традицияләрдән һәм гомумкешелек кыйммәтләреннән, ата-бабаларның рухи мирасыннан ваз кичүләрен сурәтли. Бу әсәр матбугатта бары 1991 елда гына басылып чыга. Әдипнең 1922 елда «Фәтхулла хәзрәт» повестен пьеса итеп эшләве дә мәгълүм. Пьеса шул елның җәендә «Ширкәт» труппасы тарафыннан сәхнәгә куела.

1925 елны Татарстан хөкүмәте карары нигезендә Ф.Әмирхан персональ пенсиягә чыга. Ләкин сәламәтлеге какшаган әдипкә озак яшәргә насыйп булмый: 1926 елның 9 мартында кинәт көчәеп киткән үпкә авыруыннан Ф.Әмирхан вафат була.

Күпкырлы әдәби колачы, иҗатының байлыгы, сүз сәнгатендәге осталыгы белән Фатих Әмирхан замандашлары Г.Тукай, Г.Исхакый, Г.Ибраһимов, Г.Камал, М.Гафури кебек талант ияләре белән бер сафта торып, егерменче йөз башы яңа татар әдәбиятының нигез ташларын салучыларның берсе була, сүз сәнгатенең проза жанрында классик үрнәкләр тудырып, үзенчәлекле хикәяче, милләт язмышын кайгыртучы публицист, татар дөньясының көнүзәк проблемаларын җанлы кеше образлары, реалистик вакыйга, конфликтлы ситуацияләр аша тәэсирле итеп тасвирлаган оста драматург, Г.Тукай, Г.Исхакый һәм башка замандашларының әдәби әсәрләренең сәнгатьчә үзенчәлекләрен анализлаган киң эрудицияле тәнкыйтьче булып таныла.

Дөрес, узган гасырның егерменче, бигрәк тә утызынчы еллардагы рәсми тәнкыйте Ф.Әмирхан иҗатына һәм шәхесенә һөҗүмнәр дә оештыра, аны татар милли буржуасының мәнфәгатьләрен чагылдыручы, совет идеологиясенә һәм халкына чит-ят язучы дип игълан итә, ун елдан артык (1929–1941) аның бер генә әсәре дә кабат басылмый. Бары 1941 елда гына сайланма хикәяләре тупланган беренче җыентыгы дөнья күрә (төзүчесе Афзал Шамов). Аннан соң инде бер-бер артлы аерым җыентыклары, икетомлыгы һәм 1984–1986 елларда әсәрләренең дүрттомлыгы басыла. Ләкин бу соңгы басмага да әле әдипнең күп кенә әсәрләре, бигрәк тә публицистикасы һәм тәнкыйть мәкаләләре (мәсәлән, Г.Исхакый иҗатына караган мәкаләләр) кермәгән.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сайланма әсәрләр / төз. А.Шамов; кереш сүз авт. Х.Хәйри. – Казан: Татгосиздат, 1941. – 381 б. – 10070 д.
Сайланма әсәрләр: 2 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1957–1958.
1 т.: повестьлар, хикәяләр / кереш сүз авт. Х.Хисмәтуллин. – 600 б. – 14000 д.
2 т.: сәхнә әсәрләре, публицистика. – 615 б. – 10000 д.
Әсәрләр: 4 томда. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984–1989.
1 т.: хикәяләр (1907–1922) / төз., текст һәм аңлатмаларны әзерләүче Ф.Ибраһимова. – 1984. – 480 б.
2 т.: повестьлар, роман, драма әсәрләре. – 1984. – 488 б. – 10500 д.
3 т.: публицистика. – 1989. – 511 б. – 5300 д.
4 т.: әдәбият-сәнгать тәнкыйте, биографик материаллар, хатлар. – 1986. – 390 б. – 7500 д.
Әсәрләр / төз. Д.Заһидуллина һ.б. – Казан: Мәгариф, 2002. – 319 б. – 5000 д.

* * *
Татарка: избранные произведения / пер. с татар. – М.: Гослитиздат, 1959. – 270 с. – 15000 экз.
Хаят: повести, рассказы / пер. с татар. Г.Хантемировой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1968. – 285 с. – 100000 экз.
Избранное: рассказы, повести / пер. с татар. Г.Хантемировой, вступ. статья Л.Климовича. – М.: Худож. лит., 1975. – 320 с. – 5000 экз.
На перепутье: рассказы, повести / пер. с татар. Г.Хантемировой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1979. – 336 с. – 200000 экз.
Хаят: повесть. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 127 с. – 150000 экз. (Сувенирное издание.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хисмәтуллин Х. Фатих Әмирхан: тормышы һәм иҗаты турында кыскача популяр очерк. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1961. – 59 б.
Сайганов А. Фатих Әмирхан әсәрләренең библиографиясе һәм язучы турында фәнни әдәбият (1962–1972). – Казан: Казан педагогия ин-ты, 1972. – 21 б.
Фатих Әмирхан турында истәлекләр / төз. Ф.Ибраһимова, Р.Әмирханов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 192 б.
Нуруллин И. Фатих Әмирхан (1886–1926): докум. повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 279 б.
Фатих Әмирхан турында истәлекләр / төз. Ф.Ибраһимова, Р.Әмирхан. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 255 б.
Әмирхан Р. Әмирханнар: тәфсилле шәҗәрә. – Казан: Мәгариф, 2005. – 223 б.
Вәлиев Н. Фатих Әмирхан: билгесез сәхифәләр // Татарстан. – 2005. – № 9. – 54–57 б.; № 10. – 52–55 б.
Вәлиев Н. Фатих Әмирханның рухи мирасы. – Казан: Фән, 2005. – 196 б.
Әмирхан Р. Яшәеш һәм иҗат колачы // Казан утлары. – 2006. – № 1. – 143–152 б.
Галиуллин Т. Бөек затларга күләгә төшми // Мәдәни җомга. – 2006. – 3 февр.

* * *
Сайганов А. У истоков эстетики реализма: эстетика Ф.Амирхана и ее место в развитии татарской реалистической литературы. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1982. – 168 с.
Магдеев М. Фатих Амирхан: краткий очерк о жизни и творчестве писателя. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1986. – 83 с.
Идейно-эстетическое наследие Фатиха Амирхана: межвузовский сборник научных трудов. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1989.
Нуруллин И. Прометей из Новотатарской слободы: докум. повесть о Ф.Амирхане / пер. с татар. Г.Нуруллиной. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 270 с.

 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»