поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МИҢНУЛЛИН РОБЕРТ

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстан АССРның Илеш районы Нәҗәде авылында колхозчы гаиләсендә туган. Бала чагы Сөн елгасы буендагы Шәммәт авылында уза, күрше Аккүз авылында сигезенче классны тәмамлый, аннан, Уфага китеп, берничә ай сәүдә-кулинария училищесында укып йөри, туган колхозында эшли. 1966 елда Карабаш урта мәктәбен тәмамлап, ике ел чамасы Илеш район газетасы «Маяк» редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшләгәннән соң, Р. Миңнуллин Казанга килә һәм В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның тарих-филология факультетына укырга керә. 1973 елда укуын тәмамлагач, аны республика пионер газетасы «Яшь ленинчы» редакциясенә эшкә чакыралар. 1977—1983 елларда ул «Казан утлары» журналы редакциясендә эшли: башта хатлар бүлегендә редактор һәм өлкән редактор, аннары журналның җаваплы секретаре була. 1983 елның июленнән Р. Миңнуллин — Татарстан телевидениесенең баш редакторы хезмәтендә. Ул—1979 елдан КПСС члены.

Р. Миңнуллин мәктәптә укыганда ук шигырьләр яза башлый. Аларның кайберләре шул вакытта район һәм республика көндәлек матбугатында басылып чыга. 1970 елдан башлап яшь шагыйрь даими рәвештә «Идел» альманахында, «Беренче карлыгачлар», «Безнең бәйрәмнәр» кебек җыентыкларда һәм «Казан утлары» журналында катнашып килә. 1976 елда «Бәхетле булыгыз» исемле беренче мөстәкыйль шигырьләр җыентыгы дөнья күрә.

Соңгы елларда Р. Миңнуллин аеруча балалар поэзиясендә нәтиҗәле эшли. Аның балалар өчен язган шигырьләре форма ягыннан төзек-табигый, эчтәлек ягыннан гыйбрәтле, тыгыз мәгънәле, юмор-кинаягә, ихлас шаяру, сүз уйнатуларга бай булуы белән аерылып тора. Тугрылык-дуслык, намуслылык, туган җиргә мәхәббәт, хезмәтне сөю кебек бала тәрбиясендә зур роль уйнаган олы төшенчәләрне шагыйрь үзенә генә хас алымнар, шигъри чаралар белән балалар күңеленә ярашлы итеп үткәрә белә. Бу юнәлештә ул китаптан китапка үсә һәм мөстәкыйльлеккә ирешә бара. Ул —популяр җырлар авторы да. 1983 елда мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган иң яхшы шигырьләргә уздырылган Бөтенроссия конкурсында Р. Миңнуллин җиңүче булды. Шагыйрь шулай ук балалар әдәбияты проблемаларына багышланган мәкаләләре белән дә матбугатта актив катнаша.

Р. Миңнуллин җәмәгать эшләрендә актив катнашучы шагыйрь. 1980 елда ул Казан шәһәренең Бауман район советына депутат итеп сайлана. Ул 1979 елдан бирле Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены, балалар әдәбияты секциясе җитәкчесе, яшь авторлар белән эшләү комиссиясе пәм Г. Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең художество советы члены. 1976—1983 елларда Казан телевидениесе буенча балалар өчен «Шигъри тәлгәшләр» исемле тапшырулар циклы алып бара. Балалар поэзиясендәге тиҗәле эшчәнлеге һәм телевидениедән әдәбиятны актив пропагандалата өчен 1982 елда Р. Миңнуллин республика комсомолының М. Җәлил исем дәге премиясенә лаек булды.

Р. Миңнуллин— 1977 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ


Бәхетле булыгыз!: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—103 б., пор Р-3000. Рец.: Гатауллин Р. «Ак болыттан ак булып...» — Татарстан яшьләре, 1976, 15 июнь; ХәмидуллинЗ. Туган җиргә мәдхия.— Кызыл таң, 1976, 17 авг.; Баянов Ә. Яшь шагыйрьләр юлга чыга.— Казан утлары, 1977, № 5, 124—127 б.; Гамбәров Н. Бәхетле булумы?— «Идел» альманахы, 1977, № 8, 73—76 б.
Акбай цирк карый: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1978.— 32 б., ил. 10 000. Рец.: Вәлиев М. Балалар, китаплар һәм кешеләр.—Татарстан яшьләре, 1978, 11 нояб.; Бәшәров Р. Күңелемә алам яктылык.— Казан утлары, 1979, № 4, 174—176 б.
Сөенсеннәр әле каеннар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1979.— 111 б., Рец: Хәйдәрова Л. Күңелгә килгән уйлар.— Казан утлары, 1980, № 7, 182—184 б.; Әгъләмов М. Сөенсеннәр әле.— Соң. Татарстан, 1980, 27 янв.; Галиуллин Т. Бизәкләр төрлелеге.— Казан утлары, 1981, № 6, 168—169 б.
Җиде абый тай җигә: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1980.— 48 б. 9000. Рец: Кәримов К. Җиде абый тай җигә.— Татарстан яшьләре, 1981, 22 сент.; Маннапов С. Балачакка ешрак кайтыгыз.— Казан утлары, 1981, № 12, 163—165 б.
Айга очтык!: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1982.— 64 б., ил. 10 000. Рец.: Г а л и е в Ш. Ихласлыкка, шаянлыкка охшаш без.— Яшь ленинчы, 1982, 29 сент.; Хөснетдинов 3. Айга бергәләп очыйк!— Яшь ленинчы, 1982, 11 авг.; Юзиев Н. Шигърияттә үз йөзе бар.— Казан утлары, 1983, № 6, 167—169 б.
Мәңгелек сәфәр: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1983.—100 б., 4000. Рец.: Хәким С. Сәфәре озын булсын.— Соң. Татарстан, 1983, 16 окт. Леронов Л. Безнең йөрәкләрнең кайнарлыгы...— Татарстан яшьләре, 1984, 11 февр.; Нафиков Ф. Шагыйрь өчпочмагы.— «Кызыл таң», 1984, 15 май.
Балачак бәйрәмнәре: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1985.— 80 б. ил. 10 000.
Сладкая крапива: Стихи/Пер. с татар.— Казань: Таткнигоиздат, 1984.— 32 с, ил. 150 000.
Глядит в окошко человек: Стихи/Пер. с татар. Э. Блиновой. Предислов. €. Михалкова.—М., Дет. лит., 1986.—40 с. 100 000.

Аның турында


Суфиян ПОВАРИСОВ. АКЫЛ ҺӘМ ХИС ДУЛКЫНЫ
Кукушкин Р. Канатлы дөнья.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—184 б. 2500. Р. Миңнуллин турында 169—182 б. Юзеев И. Өметле омтылыш.— Татарстан яшьләре, 1973, 17 ноябрь. Мөхәммәдиев Р. Шигъри тәлгәшләр.— Соц. Татарстан, 1977, 6 март. Юзеев И. Роберт Миңнуллин.—Казан утлары, 1978, № 3, 186 б. М о с т а ф и н Р. «Җирне без дә яратабыз...»: Роберт Миңнуллин поэзиясе Турында уйланулар.—Соц. Татарстан, 1980, 30 окт. Хөсни Ф. Кызык шагыйрь бу Миңнуллин!—Татарстан яшьләре, 1981, 40 окт. Бәдретдинов И. Шифалы тәлгәшләр.—Татарстан яшьләре, 1982, окт. Г а л и е в Ш. Шагыйрьнең дөнья балаларына әйтер сүзе.— Татарстан «Шьләре, 1982, 7 окт. Гатауллин Р., Садә Г. Тәлгәш-тәлгәш сөенеч.— Яшь ленинчы, 1982, сент. Гайнетдинов X. Шигъри тәлгәшләр.—Ялкын, 1982, № 7, 20—21 б. Госман X. Үсә барган иҗат.—Татарстан яшьләре, 1982, 29 июль. Хәким С. Без теләгән шагыйрь.—Соц. Татарстан; 1982, 17 окт. Маннапов С, Возвращайтесь чаще в детство.— Советская Татария, Е Хаким С. Певец детства.—Вечерняя Казань, 1982, 15 окт. Юзиев Н. Гроздья поэзии.— Комсомолец Татарии, 1982, 3 окт.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»