поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МИНСКИЙ ГАБДРАХМАН

(1906–1983)

Язучы-прозаик һәм драматург Габдрахман Минский (Габдрахман Хаҗимөхәммәт улы Аллаһбирдиев) 1906 елның 29 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә эшче-һөнәрче гаиләсендә туа. Бер яше тулар-тулмас әтисез калып, үги атасы Мөхәммәт Аллаһбирдиев гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Әстерханның Тияк бистәсендәге мәдрәсәдә башлангыч белем ала, Октябрь инкыйлабыннан соң «Икенче баскыч» дип йөртелгән совет мәктәбендә укый. 1924 елда бу мәктәпне тәмамлагач, ике ел буе Әстерхан шәһәренең Нариман районында башта – уку йорты, аннан соң «Кызыл Шәрекъ» исемле татар яшьләре клубы мөдире булып эшли. Шунда эшләгәндә үзешчән сәнгать-әдәбият түгәрәкләре өчен беренче өйрәнчек пьесаларын яза. 1926 елда Казан театр техникумына укырга керә. 1927 елдан «Кызыл яшьләр» газетасы һәм «Авыл яшьләре» журналы битләрендә «Г.Минский» имзасы белән хикәяләре басыла башлый. 1928 елда берьюлы кечкенә-кечкенә өч китабы – «Заманасы шундый», «Миңсылу» исемле көлке хикәяләр җыентыклары һәм «Яңа яшьләр» дигән комедиясе дөнья күрә, ә аннан соң «Мансуровлар гаиләсе» драмасы Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйнала. 1928–1930 елларда гаскәри хезмәттә чагында иҗат иткән һәм кызылармиячеләрне тыныч тормыш сагындагы эш-гамәлләрен сурәтләгән «Шлем» исемле драма әсәре дә Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә куела.

Әмма утызынчы еллар башында мәдәният эшлеклеләренә карата сыйнфый күзлектән чыгып нахак бәйләнүләр көчәйгән шартларда бер төркем татар язучылары (Н.Исәнбәт, С.Агиш, Т.Ченәкәй, Г.Кутуй, С.Кудаш, Г.Минский), хакимиятнең репрессив даирәләре тарафыннан махсус уйлап чыгарылган ниндидер «Җидегән» дигән яшерен милләтчеләр оешмасында әгъза булып торуда гаепләнеп, җавапка тартылалар. Тикшерү нәтиҗәсендә җавапка тартылганнар гаепсез табылса да, «җидегәнче», «милләтче» дигән атамалар әле бик озак еллар алар өстеннән төшми тагылып йөри. Алар әдәбияттан, матбугаттан читләтеләләр.

Матбугатта «җидегәнчеләр» турында шау-шу күтәрелгәч тә, Г.Минский Казаннан тизрәк китеп югалу ягын карый. 1932–1935 елларда ул Чиләбе шәһәрендә яши, «Төзү ударнигы» дигән татар газетасы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли, журналист буларак, шул газета битләрендә мәгълүм Чиләбе трактор заводы эшчеләре тормышын һәм хезмәт уңышларын яктырткан күп кенә очерк һәм мәкаләләрен бастыра.

1935 елның көзеннән Г.Минский – Мәскәүдә Бөтенсоюз кинематография институты студенты. 1938 елда институтның сценарийлар факультетын тәмамлап, ул Баку шәһәренә барып урнаша һәм сугыш башланганга кадәр Баку киностудиясенең сценарийлар бүлегендә әдәби консультант булып эшли, бер үк вакытта үзе дә сценарийлар язу белән шөгыльләнә. Аның сценарийлары буенча Баку киностудиясендә «Артем атавы», «Яңа хәят үзәне» дигән документаль фильмнар һәм «Ватан улы» дигән нәфис фильм эшләнә.

1941 елның көзендә Г.Минский фронтка җибәрелә, Керчь ярымутравында барган тарихи сугыш хәрәкәтләрендә катнаша, контузия ала. Госпитальдә дәваланып чыккач, 1946 елның маена кадәр совет чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Сугыш беткәннән соң, ул – яңадан Бакуда: бер ел чамасы Баку киностудиясендә сценарийлар бүлеге башлыгы, 1947–1951 елларда ТАССның Әзәрбайҗандагы бүлегендә мөхәррир һәм мөхбир-әгъза вазифаларын башкара.

1952 елда Г.Минский яшьлек хыялының мәркәзе Казанга кайта һәм 1957 елга кадәр юмор-сатира журналы «Чаян» редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеген җитәкли, 1957–1959 елларда Татарстан китап нәшриятында баш мөхәррир урынбасары хезмәтендә була. 1960 елдан ул –профессионал язучы сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Г.Минский – әдәбиятның төрле жанрларында иҗат иткән әдип. Ләкин беренче чиратта ул үзенең проза әсәрләре, бигрәк тә мещанлык, аумакайлык, карьерачылыкның көнкүрештәге төрле чагылышларына каршы юнәлтелгән үткен сюжетлы сатирик, юмористик һәм гади хезмәт кешеләренең эчке рухи матурлыгын, олы җанлылыгын, кешелеклелеген тасвирлаган психологик рухтагы лирик хикәяләре, новеллалары белән мәгълүм. Узган гасырның алтмышынчы елларыннан башлап әдип проза жанрының зуррак формаларына да каләмен юнәлтә: «Язның беренче көне» (1963), «Яшенле яңгыр» (1966) исемле күләмле повестьларын яза. Болардан «Яшенле яңгыр» повесте аеруча игътибарга лаеклы. Автор анда укучыны яңа бер дөньяга алып керә, аны инкыйлабкача Әстерхан татарлары тормышының үзенчәлекле яклары белән таныштыра.

Драматург буларак, Г.Минскийның сугыштан соңгы иҗат мирасында әхлак-этика, мәхәббәт темаларына багышланган һәм нигездә халык театры сәхнәләрендә уйнау өчен язылган комедия һәм драмалары белән билгеле («Дуслык чишмәсе», «Бөдрә тал», «Синең җырың», «Иртәгә соң булыр», «Аналар», «Җинаять» һ.б.). Аларның кайберләре («Синең җырың», «Бөдрә тал») Казан һәм Уфаның төп театрлары сәхнәләрендә дә уйнала һәм уңыш казана. Драматургның сайланма сәхнә әсәрләре «Бөдрә тал» (1960), «Хәерле кич» (1965), «Синең җырың» (1981) исемле җыентыкларында урын ала.

Әдип мирасында публицистика, тәнкыйть, әдәби тәрҗемә әсәрләре дә шактый. Мәсәлән, ул тугандаш әзәрбайҗан әдәбиятыннан Мәһди Хөсәеннең «Апшерон» романын һәм Җабар Җабарлының Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә кую өчен «Айдын» драмасын татар теленә тәрҗемә итә.

Г.Минский үзенә замандаш күренекле әдипләр – Г.Ибраһимов, Һ.Такташ, Г.Кутуй турында истәлек язмалары авторы буларак та билгеле («Онытылмас очрашулар» җыентыгы, 1973). Язучының үзе исән чагында Казан, Уфа, Мәскәү нәшриятларында өч дистәгә якын китабы басылып чыга, шуларның алтысы рус теленә тәрҗемәдә, берсе – башкортча, берсе – кыргыз телендә. Әзәрбайҗан телендә дә бер тәрҗемә китабы басылып чыга. Вафатыннан соң, 1986 елда, Татарстан китап нәшрияты әдипнең иң яхшы проза әсәрләре тупланган «Повестьлар һәм хикәяләр» дигән күләмле җыентыгын укучыларга тәкъдим итә.

Г.Минский әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен «Почет Билгесе» ордены (1975) һәм «Аеруча хезмәт күрсәткән өчен» (1957) медале белән бүләкләнә.

Ул 1983 елның 26 мартында Казанда вафат була.

Г.Минский – 1955 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Заманасы шундый: хикәяләр. – Казан: Татиздат, 1928. – 52 б. – 3000 д.
Миңсылу: хикәяләр / кереш сүз. авт. Х.Вәли. – Казан: Татиздат, 1928. – 28 б. – 5000 д.
Хикәяләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 116 б. – 7000 д.
Батырлар сукмагы: хикәяләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1958. – 52 б. – 12000 д.
Мәхәббәт хикәяләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 207 б. – 7000 д.
Бөдрә тал: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1960. – 155 б. – 4000 д.
Язның беренче көне: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1963. – 235 б. – 15000 д.
Замандашларым: хикәяләр, истәлекләр, мәкаләләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1964. – 90 б. – 12000 д.
Хәерле кич: комедия, эстрада әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., – 1965. – 120 б. – 10000 д.
Яшенле яңгыр: повестьлар, хикәяләр / кереш сүз авт. Г.Иделле. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 350 б. – 2200 д.
Күңелле хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 119 б. – 9000 д.
Онытылмас очрашулар: чорыбыз һәм үзебез турында. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 110 б. – 6000 д.
Синең җырың: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 178 б. – 8000 д.
Повестьлар һәм хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 424 б. –15000 д.
Йолдызкай: повесть һәм хикәяләр. – Казан: Мәгариф, 1995. – 127 б. – 10000 д.

* * *
Свет и тени: рассказы / пер. с татар. – Казань: Таткнигоиздат, 1957. – 172 с. – 30000 экз.
Незабываемый рассвет: рассказы / пер. с татар. – М.: Сов. Россия, 1967. – 62 с. – 30000 экз.
Грозовой дождь: повесть / пер. с татар. Я. Винецкого. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1974. – 192 с. – 50000 экз.
Трудное счастье: повести, рассказы / пер. с татар. – М.: Сов. писатель, 1982. – 352 с. – 30000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәйри Х. Язучы һәм журналист // Х.Хәйри. Язучы һәм тормыш. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 262–266 б.
Хөсәен М. Әдип хәтердә һаман... // Соц. Татарстан. – 1986. – 28 сент.
Минская Г. Дәрьядай киң күңелле иде... // Шәһри Казан. – 1995. – 13 гыйнв.
Хәйретдинова Р. Яшенле яңгырлар шаһиты // Мәдәни җомга. – 1996. – 27 сент.
Кәли А. Күңелдән чыкса, күңелгә барып җитә... // Ватаным Татарстан. – 1996. – 1 окт.
Әгъзамов Ф. Истәлекле сәяхәт // Мәгърифәт. – 1997. – № 4 (гыйнв.).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»