поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ӘМИНЕВА НӘҖИБӘ

Нәҗибә Әминева (Нәҗибә Зәкәрия кызы Гатауллина) 1945 елның 9 декабрендә Башкортстан Республикасының Кушнаренко районы Әхмәт авылында туа. Авылда — җидееллык, Кушнаренкода урта мәктәпне тәмамлагач, 1964 I елда Башкорт дәүләт университетының филология факультетына рус-татар бүлегенә укырга керә.

1969 елда аны тәмамлап, Башкортстанның Бүздәк районы Кәпәй-Кобау урта мәктәбендә рус, татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. 1972 елдан туган районында, башта Илек урта мәктәбендә, 1975 елдан туган авылы Әхмәттә үзе укыган, инде урта мәктәпкә әйләнгән мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укыта башлый. 1986 елны аңа Башкортстан Республикасының атказанган укытучысы исеме бирелә.

Нәҗибә мәктәптә укыган елларында ук шигърият дөньясына тартыла. Беренче шигырьләре район газетасы битләрендә басылып чыга. Ә инде 1964 елдан, Уфага укырга килгәч, иҗаты җанлана төшә. Шигырьләре республика матбугатында да күренә башлый. Соңрак, университетны тәмамлагач, «Кызыл таң», «Башкортостан», «Өмет» газеталарында, «Башкортостан кызы», «Шоңкар», «Тулпар», «Агыидел» журналларында даими басыла. Сирәгрәк булса да «Казан утлары», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») журналларында да шигырьләре дөнья күрә. 1996 елда ул Башкортстан Язучылар берлегенә кабул ителә.

Нәҗибә Әминева — лирик шагыйрә. Аның төп тематикасы замандашларыбызның эчке халәте, уй-кичерешләре, яшәеше турында. Шагыйрәнең иҗатында табигать хозурлыгы, кешенең эчке матурлыгы, серле күңеленең сихри мизгелләре чагыла. Авторның изгелеккә, гүзәллеккә ия булган лирикасына үзенчәлекле форма, тел, стиль хас, аның шигырьләре халыкчанлыгы, гади һәм табигыйлеге белән аерылып тора.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сөенеч бар: шигырьләр. — Уфа: Китап, 2001. — 144 б. — 2000 д.
Җаным илһамлы чакта: шигырьләр. — Уфа: Китап, 2005. — 224 б. — 1500 д.

* * *
Иртә: шигырьләр. — Өфө: Китап, 1981. — 48 б. —3000 д. (Башкорт телендә.)
Бәсле тәлгәшләр: шигырьләр. — Өфө: Китап, 1985. — 48 б. — 5000 д. (Башкорт телендә.)
Йөрәккә уйлар уела: шигырьләр. — Өфө: Китап, 1997. — 192 б. — 3000 д. (Башкорт телендә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Хәлим А. Иртә//Агыйдел.- 1981.-№11-90-91 б.
Карамышева Т. Салмак тәлгәшләр // Агыйдел. 1986. №3. 104 Шагыйрьҗан Л. Шагыйрь буласың килсә - бул!//Казан утлары.-1997.-№1 Азнагулов Р- Сөенеч бар// Кызыл таң. - 2003. -№185.


Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек.
Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009
 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»