поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ӘМИНЕВ ЮНЫС

(1921–1982)

Драматург Юныс Шәрип улы Әминев 1921 елның 1 декабрендә Татарстан Республикасының хәзерге Әгерҗе районы Салагыш авылында урта хәлле крәстиян гаиләсендә туа. 1936–1939 елларда Минзәлә педагогия училищесында укый, аны тәмамлагач, бер ел Актаныш районында мәктәптә балалар укыта. 1940 елның ноябрендә гаскәри хезмәткә алынып, 1942 елның мартына кадәр хәрби мәктәптә укый, аннары взвод командиры сыйфатында Дон фронтына җибәрелә. 1943 елның 6 мартында Ю.Әминев яралы һәм контузияле хәлендә немецлар кулына әсир төшә һәм 1944 елның августында совет гаскәрләре азат иткәнгә кадәр Румыниядәге хәрби әсирләр лагеренда тоткынлыкта яши. Сталино (хәзерге Донецк) шәһәрендәге 240 нчы совет лагеренда әсир төшү сәбәпләрен ачыклау буенча махсус хәрби тикшерүне үткәннән соң, 1945 елның гыйнварыннан Ю.Әминев янәдән фронтка җибәрелә, сугыш беткәнче алгы сызыкта була, Будапештны штурмлауда, Братиславаны азат итү сугышларында катнаша, икенче тапкыр яралана. Сугышны ул Прага шәһәрендә тәмамлый.

1945 елның августында гвардия кече лейтенанты дәрәҗәсендә фронттан кайткач, Ю.Әминев туган төбәгендә үзенең төп һөнәри хезмәтен – укытучылык эшен башлап җибәрә, ләкин бер елдан аны, әсирлектә булып кайткан кеше буларак, мәктәптә укыту эшеннән читләштерәләр. Ул башка эшкә күчәргә мәҗбүр була: берникадәр вакыт Краснобор урман хуҗалыгында десятник, аннан соң Молотов (хәзерге Пермь) өлкәсендәге нефть разведкасы оешмасында балта остасы булып хезмәт итә. 1947 елның гыйнварында ул, ниһаять, укытучы булып эшләргә рөхсәт ала, һәм шуннан соң аның Әгерҗе районының Барҗы авылы җидееллык мәктәбендә озак елларга сузылган укытучылык хезмәте башлана. 1953 елда, эшеннән аерылмыйча укып, ул Алабуга укытучылар институтының рус теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

Бала чагыннан ук әдәбият белән кызыксынып үскән һәм үзе дә каләм көчен сынап караган Ю.Әминев узган гасырның илленче еллары башында чын-чынлап торып әдәби иҗат эшенә керешә. 1950 елда языла башлап, 1955 елда тәмамланган һәм шул ук елны Минзәлә драма театры коллективы тарафыннан сәхнәгә куелган «Язылмаган законнар» исемле беренче күләмле пьесасы ук Ю.Әминевне сәләтле драматург итеп таныта. Бу спектакль 1957 елда, татар әдәбияты һәм сәнгате декадасы вакытында, Мәскәү тамашачыларына да күрсәтелә.

Драматургның шуннан соң иҗат ителгән «Гөлчәчәк» (1956), «Тамырлар» (1961), «Өти балак» (1964), «Гөлҗәннәтнең җәннәте» (1966), «Уҗым бозавы» (1966), «Минем җинаятем» (1968), гражданнар сугышы чорында авылдагы сыйнфый каршылыкларны үзәккә алып язылган «Умырзая чәчәкләре» (1959), сәүдә хезмәткәрләренең тормышын яктырткан «Сатучылар» (1961) исемле комедия һәм драмалары Татарстанның Минзәлә, Әлмәт, Республика Күчмә театрлары һәм Башкортстанның Салават, Сибай театрлары сәхнәләрендә зур уңыш белән бара. «Умырзая чәчәкләре» белән «Гөлҗәннәтнең җәннәте» Татар дәүләт академия театрында да куела, ә «Умырзая чәчәкләре», рус теленә тәрҗемә ителеп, Казанның Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) репертуарына кертелә. Әдипнең «Язылмаган законнар», «Тамырлар» драмалары буенча Минзәлә драма театры сәхнәсендә куелган спектакльләр өчен режиссер С.Өметбаев 1960 елда Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ни хикмәт, пьесаларның авторы бу бүләктән читтә калдырыла.

1959–1961 елларда Ю.Әминев Мәскәүдә М.Горький исемендәге Әдәбият институтының икееллык Югары әдәби курсларында укый. 1969 елда исә гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчеп, гомеренең соңгы көннәренәчә шунда яшәп иҗат итә.

Драматургның Әлмәт чорындагы әдәби иҗаты тематик яктан үзгәреш кичерә: аның әсәрләренә шәһәр тормышы, нефтьчеләр, завод-фабрика эшчеләре образлары, производство-хезмәт темалары килеп керә. «Кан кардәшләр» (1972), «Сафура бураннары» (1975), «Сөймим дисәң дә...» (1975), «Очрашырбыз, Гөлсылу!» (1980) кебек комедия һәм драмалар әнә шул тематик киңәюгә мисал булып торалар. Язучы бу елларда бигрәк тә Әлмәт татар драма театры белән иҗади дуслыкта эшли: аның һәрбер яңа пьесасы диярлек тамашачы хөкеменә беренче булып шушы театр сәхнәсе аша җиткерелә.

Ю.Әминев утыз еллык иҗат гомерендә ике дистәдән артык сәхнә әсәре яза. Аның әдәби иҗат мирасында «Тикшерү», «Каракның бүреге яна», «Аерылышу», «Латыйфә» кебек бер пәрдәле пьесалар да бар. Аларда да әдипнең үзенә генә хас язу стиле, сюжет кору осталыгы, халыкчан образларга бай шигъриятле теле сизелеп тора. Гомумән, Ю.Әминевнең пьесалары сугыштан соңгы татар драматургиясенең үзенчәлекле бер өлешен тәшкил итә. Пьесалары аша әдип кеше шәхесенең рухи матурлыгына дан җырлый һәм уңай геройлары үрнәгендә тамашачы һәм укучы күңеленә югары әхлак һәм гражданлык сыйфатларын иңдерергә тырыша. Ю.Әминевнең үзе исән чагында аерым басма яки пьесалар тупланмасы рәвешендә ун китабы дөнья күрә.

Драматургия һәм театр сәнгате өлкәсендәге казанышлары өчен Ю.Әминевкә 1981 елда «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Юныс Әминев озакка сузылган каты авырудан соң 1982 елның 3 декабрендә Әлмәт шәһәрендә вафат була.

Ю.Әминев – 1958 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Бер пәрдәле пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 80 б. – 10000 д.
Дүрт пьеса / кереш сүз авт. Р.Ишморат. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 256 б. – 6000 д.
Гөлҗәннәтнең җәннәте: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1973. – 262 б. – 9000 д.
Рәшидә чебешләре: хикәя. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 31 б. – 13000 д.
Сафура бураннары: пьесалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 224 б. – 8000 д.
Драмалар, комедияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 384 б. – 7000 д.
Очрашырбыз, Гөлсылу!: сәхнә әсәрләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 168 б. – 15000 д.
Кичеккән тәүбә: пьесалар. – Казан: Рухият, 2000. – 346 б. – 400 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Гыймранова Д. Сәхнәдә – кешеләр язмышы // Соц. Татарстан. – 1969. – 6 июль.
Гыйләҗев А. Ак нур белән // Казан утлары. – 1971. – № 12. – 130–134 б.
Илялова И. «Кан кардәшләр» // Соц. Татарстан. – 1975. – 19 гыйнв.
Әхмәдуллин А. Кешелекле иҗат // Казан утлары. – 1981. – № 12. – 159–162 б.
Мәхмүтов Һ. Тормыш дөреслегенә омтылып // Соц. Татарстан. – 1981. – 1 дек.
Вәлиев М. Авыл кешесенең матурлыгы // Казан утлары. – 1982. – № 12. – 154–156 б.
Мортазина Л. Драматург Ю.Әминевнең тууына 75 ел // Маяк. – 1997. – 4 гыйнв.
Вәли-Барҗылы М. Бергәлек бәхете // Казан утлары. – 2001. – № 11. – 172–175 б.
Вәлиуллин Р. Якты шәхес // Әлмәт таңнары. – 2001. – 29 нояб.
Кәшфиева Л. Язучы рухына бер дога // Мәдәни җомга. – 2005. – 22 июль.
Шәрипова А. Гадел драматург // Мирас. – 2006. – № 6. – 54–64 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»