поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МИҢНЕХАНОВА НАИЛӘ

Наилә Наил кызы Миңнеханова 1955 елның 20 августында Башкортстанның Туймазы шәһәрендә туа. Төмәнәкнең сигезьеллык, Туймазының 1 нче урта татар-интернат мәктәбен тәмамлап, Әгертамак авылында клуб мөдире булып эшли башлый. 1974 елда Мәскәү халыкара сәнгать университеты курсларында белем ала. 1985 елда Уфа китапханәчеләр техникумын тәмамлый. Бүгенге көндә Туймазы медицина пыяласы заводында рәссам булып эшли. Рәссам-бизәүчеләр арасында оештырылган төбәкара бәйгеләрдә берничә мәртәбә призлы урыннар яулый, Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы белән бүләкләнә.

Наилә 1998 елда Бәләбәйдә ел саен уздырылган төбәкара шигърият фестивалендә лауреат була. Шигырьләре дүрт телдә нәшер ителә торган «Йәйгор – 1999», «Йәйгор – 2000», «Йәйгор – 2002», «Йәйгор – 2004», «Йәйгор – 2005» күмәк җыентыкларында, «Башкортостан туган җир генәм» дип аталган 1–2 сыйныфлар өчен сыйныфтан тыш уку өчен чыгарылган дәреслектә дөнья күрә. 2004 елда «Башкортостан укытучысы» журналында укучыларга Н.Миңнеханова иҗаты буенча төзелгән сыйныфтан тыш дәрес – Ф.Әхмәтованың «Колагымда һаман бишек җыры» исемле фәнни хезмәте тәкъдим ителә.

Н.Миңнеханова – 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгьзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Сөю ташы: шигырьләр. – Яр Чаллы, 2003. – 96 б. – 500 д.
Наз сүрәсе: шигырьләр. – Бәләбәй, 2003. – 79 б. – 100 д.
Күркә җиләк: балалар өчен шигырьләр. – Яр Чаллы, 2003. – 48 б. – 500 д.
Хезмәтче җил: балалар өчен шигырьләр. – Бәләбәй, 2003. – 48 б. – 100 д.
Фәһемле сүз – үтемле: әйтелмәгән әйтемнәр. – Бәләбәй, 2003. – 38 б. – 100 д.
Сүз җәүһәр дә, хәнҗәр дә: әйтелмәгән әйтемнәр. – Туймазы, 2004. –55 б. – 200 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мостафин Ш. Кояшка тартыла гөлләр // Казан. – 1997. – № 3–4. – 41 б.
Әхмәт Г. Яшерен хисләремне бүләк итәм // Татарстан хәбәрләре. – 2002. – 3 февр.
Низамов Р. Җитди уйланырга ирек куя // Кызыл таң (Өфө). – 2003. – № 17. – 3–5 б.
Салихова З. Агымга каршы йөзүче шагыйрә // Бәләбәй хәбәрләре (Өфө). – 2003. – № 3 (июль).
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»