СӨЮ ТАШЫ, НАЗ СҮРӘСЕ...
1955 елның 20 августында Башкортстанның Туймазы шәһәрендә туган.
Бу санда бер бәйләм шигырьләре тәкъдим ителә торган Наилә Миңнеханова—журналыбыз укучылары өчен яңа исем. Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Наилә ханым инде шактыйдан Уфада чыккан газета-журналларда куренеп килде. Алай гына да тугел, туксанынчы еллар ахырыннан Бәләбәй шәһәрендә уза торган "Илһам чишмәләре" исемле шигърият фестивалендә катнашып, шигырьләре хуплау табып, фестиваль лауреаты исеменә дә лаек булды ул. Фестивальдә катнашучылар иҗатын туплаган "Җәйгор " исемле күмәк җыентыкларда да күренде аның шәлкемнәре. 2003 елда исә Әхмәт Гадел кереш сүзе белән Яр Чаллыда "Сөю ташы " исемле мөстәкыйль китабы басылды. Аннары Туймазыда—"Күркә җиләк" исемле нәниләр өчен китабы дөнья курде. Татарстан Язучылар берлеге каршындагы шигърият остаханәсендә дә аның иҗаты турында җитди сөйләшү булып узды. Менә, ниһаять, бу үзенчәлекле, кызыклы шигъри дөньяга ия булган шагыйрә безнең журнал сәхифәләреннән дә укучылар күңеленә юл башлый. Хәерле сәгатьтә!—дибез.
"Казан утлары" журналы, 1995, №3, 2005
Бәйрәм иртәсе...
Мичтә чатыр-чотыр утын яна,
Коймак туглый әни иртәдә.
Күзләремне йомып ятам әле,
Кояш нурын учлап сипсә дә.
Коймак майлый әни, җиз самавыр
Өйнең эчен күмгән буына.
—Бүген бәйрәм, Корбан-бәйрәм, кызым,
Тор инде, тор, чәем суына...
Хәтеремнән сайлап алыр идем
Коймак пешкән шушы иртәне.
Ак яулыгын чөеп бәйләп куйган
Әни булгач, өйләр бик ямьле!
...Әни табагачы миңа күчте.
Коймак белән сыйлыйм улымны.
Үткәннәрдән татлы хатирәләр
Килеп-килеп бүлә уемны.
***
Юләрләнәм инде әллә, Ходай,
Яшь кызмыни? Сөюемне яздым.
Сер тотмас дип азак йөрәгемне
Юри генә телгәләп тә алдым.
Канатланып сөюемне яздым.
Канат чәчә тышта гомер язым.
Ак көрт сырган яшьлек тыкрыгын.
Көрткә тагын бата-чума яздым.
Гашыйкмы мин? Акылымнанмы яздым?
Сер йомгагым
Серле йомгак эчендә йомгак—сер.
Серле сандык эчендә сандык—сер.
Күңел охшаш матрешка курчакка,
Чишенеп төшә кайчак кыз чакка.
Бикле күңелеңә күз йөгерттем,
Тылсымчыдай кулларым йөреттем.
Кулда Ачкыч... сер йомгагың сүттем.
Ашыкмагыз әле...
Ашыкмагыз әле коелырга,
Яшьлегемнең шиңмәс гөлләре!
...һәр тарафтан көлә миннән алар,
Уттай янгач һәрчак үзләре.
Ашыкмагыз әле үзгәрергә
Хыялымның зәңгәр күкләре!
...Җем-җем итеп елмая йолдызлар
Уттай янгач һәрчак үзләре.
Ашыкмагыз әле яңарырга,
Сагышларым, сынмам, түзәрмен.
Яшь аралаш елмая күзләрем,
Бәхет көтеп талган үзләре.
***
Уңмас юлга чыккан юлчы кебек
Тарала да тора йөгем дә...
Авыш-тәвёш атлый яшәү атым,
Синең кулда уем-дилбегәм.
Син дигәнем—Зур Сер, бергенәм!
Ак ефәккә роза төшерәм...
Котлап синең туган көнеңне
Ак ефәккә роза төшерәм.
Яшьлегемнең татлы бер мизгелен
Бүген кабат искә төшерәм.
Язгы кичтә булган шул очрашу
Ташыта ла хисләр ташкының...
Назлы елмаюың күрер өчен
Яшьлегемә кайтам ашкынып!..
Хәтеремдә әле бүгенгедәй,
Синең белән вальс биегән...
Әйтерсең лә, бар дөньяның яме
Синең белән миңа бирелгән!..
Хисләр ташты... Күзләр күзгә бакты
Сөю уты капты йөрәккә!..
Пышылдады кайнар иреннәрең:
—Сандугач бул минем тирәктә!
Тиртгең синең мин булмадым...
Язмыш җиле илтте еракка—
Урау булды кайтыр юлларым...
...Котлап синең туган көнеңә
Ак ефәккә роза төшерәм.
Гүзәл кичнең татлы мизгелен
Кабат-кабат искә төшерәм...
Яңа гасыр каршылаганда...
Җил—тегермән,
Кояш—сәгать булган,
Үлчәү булган Адым-күләгә...
Яңа гасыр килә ядрә төшле,
Компьютерлы камил галәмгә.
Тузан бөртегеннән әвәләнгән
Адәм күзли йолдыз галәмдә.
Йолдызларда Мәңгелекнең гаме,
Адәм гаме—төшке күләгә.
...Җил-гарасат, куба давыллар,
Гасыр белән гасыр алышына...
Атылалар җанда ук уйлар.
***
"Аласым да, бирәсем дә бетте"! —
Тынычланып йомдым күземне.
Бурычларым, төне буе, кармап
Чыкты—нәзек билем, теземне...
Билдән аска ышанмаска өндәп,
Шайтан юатып йөрде үземне...
Наз сүрәсе
Сөюнең текә катында
Ай-таганда атынам,
һава ярып, Айга үрли —
Җил тагылган артымнан.
Йолдызлар җиргә атыла —
Хыяллары җирдәдер.
Учта сикерткән сабыйдай
Башым күккә тиядер.
Дөньям буялган ал төскә,
"Юк гамем һичбер эштә" —
Ашамыйм да, эчмим дә... —
Гүя мин бер фәрештә.
...Сөюем Наз сүрәседәй.
Мизгеле Вакыт кулында
Ак дисбе төймәседәй...