Үзем турында
Кайчан, ничек шигырь яза башлаганымны хәтерләмим.Мәктәп елларында иде бугай. Татар теле укытучысы Сәгәдәт апа шигырьләремне карады, әмма берни дә әйтмәде.Бәлки беренче тәнкыйть шул булгандыр?
Беренче класста укыганда Яңа ел кичәсендә Һ.Такташның ”Нәни разбойник”шигырен яттан сөйләгән идем. Дөрес,2 куплетны сөйләгәч, Кыш бабай: ”Җитте,җитте!” - дисә дә, мин 4-5 куплетын сөйләмичә сәхнәдән төшмәдем - юкка ятлаганмыни?...
Үзсүзлелек- канда! Шулай булмаса исемем дә Мөхәммәдгариф булмас иде. Г.Тукайнын әтисе һәм үземнең картәтинең дә исеме бит ул! Ярый, азрак үзем турында.
Илеш ягында, ак каенлы урман эчендә Ишкар авылы бар. Инеше дә бар, кечкенә - Сарьяз. Менә мин шул яктан. Әхсән Баянов - минем якташ. Хәсән Сарьян, Роберт Миннуллин, Ринат Хәйри кебек күрене кле шагыйрьләрнең туган ягы ул Илеш! Ә артистлар! Ә җырчылар! Ә баянчылар!Санап кына бетерерлек түгел!
Үзебезнең авылда 8 классны бетергәч, күрше авыл - Этәйдә 9-10 класссларны укыдык, 8 километр җәяү йөреп. Интернат булса да, шәт.... Класс җитәкчесе Клара апа (Мөхәммәт кызы!) иң якты, иң изге истәлекләр калдырган укытучы. Ул әле дә исән. Аңа ихтирамым зур.Ул үзе дә жырчы,баянчы, шигырь яратучы җан иясе....
Хәзер Баймак районында яшим. Ике ул үстерәбез җәмәгатем Линара белән. Улларым – Марат - өлкәне - менеджер һөнәрен сайлады, кечесе – Алмаз педуниверситетка кереп полиграфист һөнәрен үзләштерә. Авыл хуҗалыгы хезмәткәре буларак мин гел басуда.
Шигырьләрем Сөю, Табигать, Гаилә, Җәмгыять турында.
Ожмахка ашкына кеше
Гөнаһлар җыя-җыя.
Күпме гөнаһ кылганлыгын
Белмичә дөнья куя.
Алладан ярлыкау сорый
Гөнаһлар ясый-ясый.
Кайсы белеп, кем белмичә
Өенә байлык ташый.
Башына кайгылар төшсә
Я килсә төзәлмәс чир,
Әдәми зат кабаланып
Корбан чала, түгә тир.
Намазга баса, укына,
Диндарның да диндары!
Ә карасаң - бер буш куык,
Ялтыравык нибары!
Бу дөньяда - без тик кунак,
Килгәнбез азга гына!
Шушы кыска гомеркәйдә
Кеше бул, азма гына!
Эчмә, тартма, ришвәт алма,
Изгелеккә бар, алга!
Рәнҗетмә, урлашма, яшә
Саф хисләр җыеп җанга!
Гади генә фәлсәфә бит:
Кеше булып гомер ит!
Әмма Кеше булып калу
Кыен шул, их,кыен бит!
Җиңел, туры юл эзләнеп
Сазлыкка кереп батма!
Ихлас ышанып Аллага
Корьән Кәримне ятла!
Кемгә оҗмах, кемгә тәмуг -
Аллаһ Тәгалә кулында.
Мөэмин мөселман булырга
Бас син син Ислам юлына!
Әй, Ходаем, кичер безне-
Гөнаһлылар дөньясын!
Килер бер көн - синең алда
Бар бит җавап тотасым!