|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. МИНҺАҖЕВА АСИЯШагыйрә Асия Миръякут кызы Минһаҗева 1952 елның 16 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында колхозчы гаиләсендә туа. Укуын Метрәй сигезьеллык мәктәбендә башлап, 1968 елда гаиләләре Мөслим эшчеләр бистәсенә күчкәч, урта белем алуын шунда тәмамлый. Урта мәктәптән соң ике ел (1970–1972) Мөслим районының Баек урта мәктәбендә татар теле һәм тарих укытучысы булып эшли. Шул елларда район газетасында, бераз соңрак «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә») һәм «Казан утлары» журналларында аның тәүге шигырьләре басылып чыга. |
Иң күп укылган
|