Асия Миръякут кызы Минһаҗева 1952 нче елның 16 ноябрендә Татарстанның Мөслим районы Метрәй авылында туа. 1972 нче елда туган авылындагы урта мәктәпне тәмамлый һәм 1977 нче елга кадәр Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияте факультетында укый. Югары белем алганнан соң, туган районында мәктәптә укыта. Соңрак, Казан шәһәренә килеп, «Казан утлары» журналы редакциясендә һәм Татарстан Язучылар берлеге идарәсендә эшли. Хәзерге көндә Казанда яши.
Шагыйрәнең беренче шигыре 1971 нче еда «Азат хатын» (хәзер «Сөембикә») журналында басыла. «Биеклектә очрашу», «Якты сагыш» исемле китаплары дөнья күрде.
Унсигез яшьлек хисемне
Беләм инде, табалмам.
Эзләп йөрим аваз салып
Газапларны яңадан.
Соң булса да киләчәген,
Дөньяда барын беләм.
Ризамын, килсә дә кабат
Насыйпсыз яры белән.
Сызыла күңел, сызыла,
Өзелеп китәр кебек.
Кайда син, гармуның белән
Төшләргә кергән егет?..
Унсигездәге хис белән
Әллә бәлки яналмам.
Эзлим шулай да элекке
Газапларны яңадан.
Кызыклы, әйбәт шигырьләргә юлыккан саен, мин бер нәрсәгә ныграк ышана барам: кеше күңелен, андагы рухи тетрәнүләрне шагыйрьләр иҗаты аша гына тирәнтен өйрәнеп буладыр сыман. Кардиограмма тасмасындагы сызыкларга карап, без йөрәкнең тибешен, эшчәнлеген бәяли алабыз. Шигырьләр дә — шул ук кардиограмма лабаса, анда да күңел хәрәкәте, күңел тирбәнешләре акка кара белән уелган. Ул тирбәнешләр нихәтле куәтле һәм актив булса, аларның безгә тәэсир көче дә шулкадәр зуррак.
Яхшы шигырь безне ни өчен шундук үзенә суырып ала? Чөнки бу—бай рухлы, югары яшәешле күңел белән очрашу. Андый очрашулар укучыда һәрвакыт якты тойгы, шатлык хисе калдыра. «Казан утлары» журналының 1981 нче елгы 9 нчы санында шагыйрә Асия Минһаҗеваның шигырьләр циклы басылып чыккан иде. Күңелдә зур өметләр уятты бу исем. Ниһаять, журналның быелгы март санында шагыйрә белән яңадан очрашу. Анда да Асиянең бер бәйләм яңа шигырьләре. Әлеге шигырьләр белән танышып чыкканнан соң, кеше күңелен шагыйрьләр иҗаты аша гына ныклап өйрәнеп буладыр, дигән фикерем тагын да ныгыды минем.
Асия Минһаҗеваның шигырьләре кай ягы белән үзенә җәлеп итә соң? Бу сорауга мин; заманчалыгы, образлылыгы, көтелмәгән фикер-хисләре белән дип җавап бирер идем. «Биогамма» дигән шигырьдә бу сыйфатларның һәммәсе бергә кушылып китә алган:
Кем геннары тынгы бирми миңа,
Кем хисләре көйләп эндәшә!
Дулкын тота күңел локаторы,
Биотоклар нидер сөйләшә.
Менә нинди ул бүгенге шәхес күңеленең мөлдерәмә халәте! Әлеге юлларда бик күп нәрсәләрне — гасырлар багланышын да, җан һәм фикер тәңгәллеген дә, кеше рухының мәңгелеген дә төсмерләргә була.
Үткәннәр яисә киләчәк турында язамы, яшь шагыйрәнең шигырьләрендә—бүгенге көн кешесенең уйланулары, гамьнәре, борчулары. Юк, декларатив кычкыру, матур сүзләр сөйләү түгел, ә актив уйлану болар. Автор үзенең сөйлисе сүзен нык уйлап, җиренә җиткереп, образлы телдә әйтергә тырыша. Авторның каләме, археолог пәкеседәй, катлам-катлам яткан тарих төпкелләренә дә кереп китә:
Дөнья яралган көннәрдә
Тарих ак төстә булган.
Образлар әнә шулай кырыс матурлыгы белән сискәндереп куя. Автор озынга сузып, тәфсилләп тормый, ул укучының актив һәм ассоциатив фикерләвенә ышана.
Асия Минһаҗева күп кенә шигырьләрендә үзен иркен хис итә, вакыт һәм пространство барьерларын җиңел атлап чыга, масштаблылыкка омтыла. Аның фикерне маңгайга бәреп әйтмәве куандыра. Әйтик, сугыш һәм тынычлык турындагы уйларын ул табигатькә, болытлар агышына күчерә, шуңа күрә бу урында шигырьнең үз исеме белән «Кирәкми!» дип чаң кагып алу да бик җитә.
Вакыт агышы, еллар агышы да үзеннән-үзе аның шигырьләренә саркып керә:
Булса да безнең өчен тик
Егерме дүрт сәгатьле,
Вакыт-— талант. Әллә ниләр
Тудырырга сәләтле!
Вакытның талант булуы да сискәндерде мине. Ә бит уйлап карасаң, бу дөрес, чөнки вакыт — без ул. Таң калырлык пирамидаларны һәм шәһәрләрне дә без иҗат иттек. Иң гади ташбалтаны һәм... атом бомбасын да без — кешеләр — уйлап таптык. Менә бүген җир шарының киләчәге язмыш тәлинкәсенә салынган: кайсы як басар — аек акылмы, әллә акылсызлыкмы? Вакыт, «Хиросима күперендә катып калган күләгә» булып, кешелекне әнә шул хакта искәртергә, кисәтергә тели...
Шулай итеп, чынбарлыктагы гап-гади детальләр шагыйрә шигырьләрен укыганда зур политик яңгыраш ала, Ә бит поэзиядә публицистик яңгырашка ирешү ансат эш түгел, Асия моны яхшы аңлый булса кирәк. Публицистик агым аның иҗатына шаулап, актарылып түгелр ә бәлки салмак тонда һәм үтемле, мәгънәле штрихлар рәвешендә килеп керә.
Рашат Низамиев.