поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

МӨХӘММӘТШИН ГАРИФҖАН

Шагыйрь Гарифҗан Садыйк улы Мөхәммәтшин 1941 елның 12 октябрендә Татарстанның Балтач районы Арбор авылында туа. 1960 елда Чепья урта мәктәбен тәмамлап, Казан дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә. 1964 елда институтны тәмамлагач, дүрт елга якын (1964-1968) Мамадыш районының Үсәли (Өчиле), аннары 1975 елга кадәр Балтач районының Чепья урта мәктәпләрендә физика, математика укытучысы һәм директор урынбасары булып эшли. 1975-1977 елларда ул — Балтач районының Яңгул урта мәктәбе директоры, 1977 елдан — район хакимияте башлыгының социаль-көнкүреш мәсьәләләре буенча урынбасары хезмәтендә. Хәзерге вакытта лаеклы ялда.

Г.Мөхәммәтшинның беренче шигырьләре студент елларында институт газетасында басыла. Актив иҗат эшчәнлеге узган гасырның җитмешенче елларында Хәсән Туфан, Сибгат Хәким фатихасы белән башлана. Ул — лирик шигырьләр һәм фәлсәфи эчтәлекле кыска шигырьләр остасы. Аның шигырьләренә чын мәгънәсендә халыкчанлык хас. Алар туган халкыбыз, аның катлаулы, фаҗигале язмышы, гомумкешелек проблемалары турында тирән фәлсәфи уйланулар, моңсу-оптимистик, лирик кичерешләр белән сугарылган. Шагыйрь шулай ук заман проблемаларына багышланган юмористик шигырьләре, публицистик мәкаләләре белән дә укучыларга билгеле. Ул балалар өчен дә актив иҗат итә.

Шагыйрьнең алтмышлап лирик шигыренә композиторлар тарафыннан көйләр языла. Аның «Керим әле урманнарга» (Р.Яхин музыкасы), «Аулак өй» (Л.Батыр-Болгари музыкасы), «Ак җыр» (А.Хөсәенев музыкасы), «Унсигез яшем язы» (А.Хөсәенев музыкасы) кебек һ.б. бик күп җырлары, башкаручылар репертуарын баетып, халыкның яратып тыңлый торган әсәрләренә әверелә. 2001 елда сәхнә осталары башкаруында шагыйрьнең байтак җырларын үз эченә алган «Җырлар тәлгәше» исемле видеокассета язмасы да дөнья күрә.

Г.Мөхәммәтшин халык иҗаты үрнәкләрен (җырлар, такмаклар, мәзәкләр, әйтемнәр һ.б.) җыю-туплау һәм бастырып чыгару, төрек һәм немец шагыйрьләре, язучылары әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү юнәлешендә дә тырышлык күрсәтә. 2002 елда аның тәрҗемәсендә төрек язучысы Әхмәт Боенаганың Касыйм татарлары тарихына нисбәтле «Газаплы күченү» исемле романы басылып чыга. Г.Мөхәммәтшинның аерым шигырьләре рус, башкорт, төрек, украин, удмурт һ.б. халыклар телләренә тәрҗемә ителә. Ул — дистәгә якын шигъри җыентык һәм ике тәрҗемә китабы авторы. Г.Мөхәммәтшин Балтачта яшәп иҗат итә. Районның җаваплы җитәкчеләреннән берсе буларак, төбәктә милли әдәбиятны, сәнгатебезне пропагандалау, яшь буынны милли рухта тәрбияләү юнәлешендә зур оештыру һәм гамәли эшләр алып бара.

Ул — Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Россиянең халык мәгарифе отличнигы, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале иясе (1985), 2008 елда аңа С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия бирелә.

Г.Мөхәммәтшин — 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ


Килегез, дусларым...: шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1985. — 72 б. — 2500 д.
Уеннан уймак: шигырьләр: кече яшьтәге мәктәп балаларына. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. — 24 б. — 20000 д.
Гомерлек язым: шигырьләр, җырлар. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1995. — 136 б. — 5000 д.
Серләвек: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. — 48 б. — 2000 д.
Югалган йомгак: балалар өчен шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. — 156. —2000 д.
Керим әле урманнарга...: җырлар, робагыйлар, кыска шигырьләр. — Казан: Матбугат йорты, 2001. — 137 б. — 1500 д.
Бәхет: шигырьләр, җырлар, тәрҗемәләр. — Казан: Идел-Пресс, 2001. — 289 б. — 3000 д.
Бер уйласаң...: робагыйлар. — Казан: Рухият, 2003. — 202 б. — 1000 д.
Робагыйлар бакчасы: — Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. — 191 б. — 2000 д.
Әгәр мин янмасам: публицистика. — Казан: Сүз, 2008. — 258 б. — 500 д.
Балтач энциклопедиясе. — 2 томда. — Казан: Идел-Пресс, 2006. — 3000 д.
1т. — 4106.
2 т. — 486 б.

* * *
Боенага Ә. Газаплы күченү: тарихи роман. — Казан: Иман, 2002. — 175 б. — 1000 д. (Төрекчәдән тәрҗемә.)
Т а у а с л ы И. Утыз рамазан вәгазе. — Казан: Иман, 2003. — 270 б.— 10000 д. (Төрекчәдән тәрҗемә.)

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Зәйнашева Г. Их, мин көйче булсам... // Ватаным Татарстан. —1997. — 7 март.
Садә Г. Шагыйрь җырга таяна // Мәгърифәт. — 2001. — 22 сент.
Г а т а ш Р. Туган җир гамен тоеп... // Казан утлары. — 2001. — № 10. — 81-82 б.
Рәхим Г. Шигъри чырагъ // Татарстан. — 2001. — № 9. — 68-69 б.
Фазылҗанов Ә. Мәйдан уртасы // Шәһри Казан. — 2001. — 12 окт.
Рәшит Ә. Инде күпме еллар үткәнбез // Мәдәни җомга. — 2001. — 12 окт.
Кыдашева 3. «Мин бәхетле бугай...» // Татарстан яшьләре. — 2001. — 13 окт.
Ю н ы с о в а А. Инде көзләр җитте дәмени? // Ватаным Татарстан.—2001. —12 окт.
Ю н ы с о в а А. Чәчәкләр арасында // Ватаным Татарстан. — 2002. — 28 июнь.

© Әдипләребез. Биобиблиографик белешмәлек. Казан, Татарстан китап нәшрияты, 2009

Бу дөньяда матурлык бар...


Кеше булып җиргә тудың – алга ымсын,
Яшәү ямен татып кара – ул бер тылсым,
Изге юлда шәһит булсаң илең өчен,
Халкың сине изге итеп дога кылсын.

* * *
Ромашкалар кинәнгәндә чәчәк атып,
Җир сулышын тыңлыйм кайчак җиргә ятып –
Сызлана ул, ыңгыраша, әйтә кебек:
Мин кичергәннәрне, Кешем, кара татып!

* * *
Ничек кеше гомер итсен тыныч кына –
Баш очында элеп куйган кылыч тора,
Шул кылычны тизрәк өзеп төшерү уе
Күпме җәлладның уч төбен кычыттыра...

* * *
Аңлый алмыйм гамьсез, тыныч яшәүчене,
Аңлый алмыйм тирләп кылыч ясаучыны,
Хәят әле шундыйларны тудырганда
Кем ышаныр тынмас диеп яшәү чыңы...

* * *
Яшьлегемдә нидер калган онытылып:
Изге эшләр – өлгермәгән мин кылып,
Нидер көткән күзләр калган – моң тулып,
Хыялларым – ирешмәгән омтылып...

* * *
Сабый күзләренең керсез карашы...
Әнкәйләрнең ачы йөрәк ярасы...
Бармы бүтән җаны сукыр булганнарның
Күңел күзләрен ачтыру чарасы?!

* * *
Кайбер дуслар әйтә, син дип беркатлы,
Беләм үзем, ул дусларым мең хаклы –
Бу дөньядан кара эзли белми җаным,
Үҗәтләнеп эзли аннан гел акны...

* * *
Ыгы-зыгы, борчулардан тәмам туйдым,
Барын җыеп бәгыремә бикләп куйдым,
Көнем үтте, атнам үтте – мин үземнең
Бу дөньяга кирәк түгеллегем тойдым.

* * *
Шыбырдашып җиргә яфрак коела –
"Тәфтиләү"не көйләгәндәй тоела,
Гомерләрнең фанилыгын тоеп шулчак
Әрнеп-сулкылдап бәгырьләр кыела...

* * *
Бу тормышның була шундый мизгеле –
Ычкына кулдан хәятнең тезгене,
Кабат аны тезгенләргә көнең түгел,
Гомер көннәреңнең җитми йөз-меңе.

* * *
Таңнар үткән, көннәр үткән, кичебез,
Сәфәр чыгып, юлда калган ише без,
Төнгә калмый шул юлларның ахырына
Ирешергә җитсә икән көчебез...

* * *
Язмышларны һич кенә дә аңлап булмый,
Язмышларны һич кенә дә алдап булмый,
Яшәешнең Аллаһ биргән төп кануны –
Ялган белән хакыйкатьне ялгап булмый.

* * *
Мәнсезләргә яшәү җиңел анысы –
Нидер уйлап көясе юк, янасы,
Ник тудырдым бу баланы дөньяга, дип
Ут йота тик табып баккан анасы...

* * *
Мәхәббәтне сыный гомер агышы –
Аерылулар-сагынулар сагышы,
Сагынуларның ачылыгын сөйли кебек
Иелә-бөгелә кипкән елга камышы...

* * *
Каян килеп адашкан бу ак болыт –
Әллә бәхет күккә ашкан ак булып,
Кочаклыйсы килә үзен очып менеп,
Әкияттәге бер канатлы ат булып!

* * *
Минем күңелем шундый инде – "особый",
Я саташкан бер мәҗнүн ул, я сабый,
Иртә дими, кичен дими, эзләнә,
Аңлый алмыйм, нигә шулай гасаби!..

* * *
Искә алса ихлас белән Әгъләсен
Оныта кеше нәфсенең дәгъвасын,
Тирәнрәк аңлый башлый Кеше булып
Яшәвенең җирдә асыл мәгънәсен.

* * *
Аптырыйм мин кайчагында байларга –
Хыялланалар очарга айларга,
Илдә май юк гади тормыш арбасының
Шыгырдаган тәгәрмәчен майларга.

* * *
Башкаларның фикеренә түзмисең,
Уңнан-сулдан һаман кара эзлисең,
Үз-үзеңә тик бер карап баксаң иде –
Һәркемдә дә юк шул күңел көзгесе.

* * *
Таң ата да, күзләреңә кояш бага:
– Ни кылырга ният бүген, Фәлән ага?
Зая үткән һәр көн саен кайтарасы
Бурычыбыз арта бара бу дөньяга.

* * *
Үз язмышын бәхет итеп үргән кеше,
Бәхет көтеп коры калган сүрән кеше,
Шундыйлардан гыйбрәт алыр бу дөньяга
Кеше булып яшим диеп килгән кеше.

* * *
Җаным яралы, дип кемгә зарланасың –
Бу дөньяда җан ярасыз кемнәр бар соң?
Үз яраңа түзеп була, дусларыңның
Дәваларга тырыш күбрәк җан ярасын...

* * *
Балачакта иярләгән атлар...
Үсмер чакта без бирешкән антлар...
Бәгырьләрнең иң түреннән суырып алып
Кем соң сезне җиргә салып таптар?!

* * *
Юраганнар кайчагында юш килә,
Теләгәннәр кайчагында хуш килә...
Тик алдана күрмә берүк өндә, диеп,
Андый хәлләр бары якты төш кенә.

* * *
Кеше күңеле сәгадәтле чишмә кебек,
Моңнар ага аннан саркып-тибеп,
Шул моңнарын аңлый белсәк, бер-беребезнең
Хәят чишмәләре бетмәс кибеп.

* * *
Табигатьтә нинди мизгел, күр син ә,
Ике чәчәк ашкына бер-берсенә –
Гашыйкларны кавыштыра алмаганга
Җирдә аунап чарасыз җил көрсенә.

* * *
Көн-төн ага җырлый-җырлый чишмәләр,
Серләре күп шул аларның чишмәгән,
Бәхетлеме учка алып чишмәләрнең
Сер-сихәтле салкын суын эчмәгән?!

* * *
Бер сорауга җавап тапмый йөрим күптән:
Ник атыла бу йолдызлар Җиргә күктән?
Йолдыз булып куенына атылырдай
Планеталар бу галәмдә юктыр бүтән!

* * *
Шушы җирдә без яшисе, белмибезме,
Әллә белеп колакка да элмибезме?
Яралыйбыз, пычратабыз, агулыйбыз –
Нигә болай мыскыллыйбыз җиребезне?!

* * *
Бу дөньяда сихри-серле көчләр бар –
Җанны җанга бәйли торган хисләр бар,
Шул хисләрне бәхет итеп үрер өчен
Яшьлектәге тиңсез айлы кичләр бар...

* * *
Сөйдек тә без, сөелдек тә – мең шөкер,
Күңелләргә шифа-бәлзәм шул фикер –
Сөю кадерен белгәннәргә гомер буе
Дога итеп кабатлыйсы бер зикер.

* * *
Ярый әле бу дөньяда гүзәллек бар –
Бер күрүдә үзәгеңне өзәрлекләр,
Гүзәллекне күрә белсәк, җанны назлап
Гомер буе безне сөю "эзәрлекләр".

* * *
Мәктәпләрдә юк мәхәббәт дәресе,
Ә бит юкса без мәхәббәт варисы,
Үзебезчә сөеп, үзебезчә, димәк,
Сөйгәннәрнең күзләренә карыйсы!

* * *
Таң беленде ерак офык читеннән,
Таң җилләре үбеп алды битемнән,
Синсез үткән тәүге төнем хатирәсе –
Тулган айның бер почмагы кителгән...

* * *
Сорарлар бит килгәч Тәңрең янына:
– Нинди өлеш керттең сөю фәненә?
Көнләшерлек түгел лә һич, әй Гарифҗан,
Сөйми-сөелми киткәннең хәленә!

* * *
Яши идем тыныч кына, битараф,
Бар дөньямны тетрәндерде шул караш,
Чәчләрем күк матур итеп хисләремне
Тара инде, сихри гүзәл чәчтараш!

* * *
Кеше җиргә елап туа, күрәсең,
Сизенәдер бер көн килгәч үләсен,
Аңлап ала җиргә юкка килмәгәнен,
Ятлап алгач бары сөю сүрәсен.

* * *
Кояш баткан керфекләрең арасына,
Ничек түзим ул күзләрнең карашына,
Уйламадым шул күзләрнең карашыннан
Йөрәгемә сулмас ялкын кабасына...

* * *
Гаеп итмә әле мине сүрән, диеп,
Хисләреңне яшерәсең тирән, диеп,
Хисләремне йөртәлмим шул уч төбемдә,
Һәр очраган җилбәзәккә бирәм, диеп.

* * *
Арып китсә җаным тормыш гаменнән,
Тәм тапмый башласам яшәү яменнән,
Искә алып синең назлы кочагыңны
Авыз итәм саф сөю бәлзәменнән...

* * *
Сөйгән ярың куенында бер гөл булсаң,
Узышларда ярсып торган дөлдөл булсаң,
Бу дөньяда яшәдем дип егет булып
Намусыңа әйтәләсең гадел булсаң.

* * *
Миңа синең очкын тулы күзең кирәк,
Оялып әйткән сөям дигән сүзең кирәк,
Алмагачтан әле генә өзеп алган
Татлы алмадан да татлы үзең кирәк.

* * *
Баласы күк иртә килгән сыерчыкның
Нигә, язмыш, мине болай кыерсыттың –
Иртә сөю, иртә көю – сәбәпләре
Йөземдәге һәрбер тирән җыерчыкның...

* * *
Шау хисләрен тота алмый йөгәндә,
Тәү сөюдән башын җуеп йөргәндә,
Тәүге коймак гел төерле була, диеп
Башына да китерми шул бу бәндә...

* * *
Карап тора, көлеп тора кендегең,
Кендегең үк әйтеп тора кемлегең,
Кендегеңә ялгыш күзем төшкән саен
Үз хокукын даулый башлый ирлегем... 

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»