|
Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.
МӨХӘММӘТХАФИЗ ГАЯЗ БИНЕ
Дин галиме, шагыйрь Гаяз бине Мөхәммәтхафиз (Гаяз Мөхәммәтхафиз улы Гыймалиев) Татарстанның Чистай районы Югары Майна (?) авылында туып үсә. Озак кына вакыт Казахстанда яши. Шунда бер татар мулласыннан сабак ала, Коръән укырга өйрәнә, дин тарихына кагылышлы бик күп иске китаплар укый. Татарстанга кайткач, КАМАЗ зводларының берсендә кыручы (токарь) булып эшли. Уфага барып, Диния нәзарәтендә имтихан тапшыра һәм муллалыкка указ алып кайта. Аны Тукай районы Калмаш авылына имам-мөхтәсип итеп билгелиләр. 2000нче еллар тирәсендә вафат була. Гаяз хәзрәт КАМАЗның "Нур" гәзитендә (бу гәзит ябылды инде) бик күп язмалар бастырды, шигырьләр җыентыгы, догалар китаплары бастырып чыгарды. Ә бу язмасы "Аргамак" журналында (бу журнал да мәрхүм инде) чыккан иде.
ТАРИХИ ЯЗМАЛАРГА КАЙТЫП...
Бисмиллаһир-рахманир-рахим.
Вә коллә нәкоссо галәйкә мин әнбааи расули маа носәббито биһи фудәкә фии һазиһиль хакко вә мәгыйзәтөн вә зикри ли кауми йө'минун - "Әй, Мөхәммәд! Синең күңелеңне урнаштырыр кадәри, сиңа үткәндә булган пәйгамбәрләрнең кыйссаларын бәян кыйлырбыз. Шул турыда син чын иман китергән кемнәргә вәгазь вә тәзкирә кыйлырың кадәри" - дигән Аллаһы тәбарәкә вә тәгалә Коръән кәримдә.
Соңгы елларда халык әледән-әле борынгы тарихи әсәрләргә кайта. Торгынлык елларында иҗат ителүдән тыелып, тик телдән-телгә күчү сәбәпле генә сакланып калган риваятьләргә аеруча игътибар кыйла. Бигрәк тә мифологик әсәрләр белән кызыксынып, алармы үзенең теләгенә муафик камилләштерергә тырыша. Менә шундый искиткеч кызыксынучан, рухи байлыкка сусаган, тапкырлыгы белән дә куп милләтләр арасында танылган татар халкының күңелен борчыган дини мөнәсәбәтләргә кагылышлы күпкырлы сорауларга җавап нигезендә кыскача түбәндәге аңлатмаларны тәкъдим итәр идем.
Әлбәттә, мин матбугат басмаларында куп мәртәбәләр кабатланган пәйгамбәрләр тарихы турында әйтмим. Әмма ләкин шуны да әйтеп үтмичә булмый. 1914 нче елларда "Кыйссас эл әнбия" (Пәйгамбәрләр тарихы" китабын) туплаучы имам вә мөдәррис мулла Сабирҗан ибне мулла Габделбәдигъ хәзрәт. "Пәйгамбәрләрнең тарихын вә анарның үткәндә булган көнкүрешен белеп, хәзерге көндә тереклек кыйлуда барлык милләт вә җан ияләре өчен дүрт төрле хикмәт бар", - диеп аңлатып үтә.
Беренче хикмәт - Адәм баласы үзенең кем икәнлеген танып, тормышта урынын билгеләү өчен.
Икенче хикмәт - Тереклектә фикер кыйлып, дөньяда яшәвенә шөкеранә кыйлу өчен.
Өченче хикмәт - Борынгыларның начар холкыннан бизеп, изге холкына иярү өчен.
Дүртенче хикмәт - Үзеңдә булган изге сыйфатларның нәтиҗәсен киләчәк буынга бәян кыйлмак өчен.
"ГӘҺЗИБӘЛ ИГЪТИКАТ"
ИБЛИС
МУЗЫКА БЕЛӘН ИСЛАМ ДИНЕНЕҢ ҮЗАРА МӨНӘСӘБӘТЕ
"Аргамак" журналы № 2, 1995
|
|