(1903-1988)
Тәрҗемәче һәм оригиналь әсәрләр авторы Гөлсем Мөхәммәдева (Өммегөлсем Даут кызы Мөхәммәдева) 1903 елның 19 сентябрендә Әстерхан шәһәрендә мастер-подрядчик гаиләсендә туып үсә. Татар һәм рус мәктәпләрендә укып, шул заманның урта белемен ала. Хезмәт эшчәнлеген 1919 елда Әстерханның беренче баскыч татар мәктәпләрендә балалар укытудан башлый. 1922 елда Әстерхан медицина институтыннан Казан университетының медицина факультетына укырга күчә һәм бер үк вакытта Татарстан Халык Комиссарлары Советының юридик бүлегендә тәрҗемәче булып эшли. Шул чорда ул татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов белән танышып, озакламый (1923 елның җәендә) аңа кияүгә чыга һәм 1927 елда, Татарстан хөкүмәте Г. Ибраһимовны Кырымга дәваланырга җибәрү сәбәпле, аның белән бергә Ялта шәһәренә китә. Кырымда яшәгән елларында (1927—1932; 1934—1941) Г. Мөхәммәдева Тәмәке техникумында укытучы, Ялта Сәнгать музеенда, Симферополь Архив идарәсендә, Тел, әдәбият һәм тарих тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр, Кырым Язучылар союзында техник секретарь һәм «Кызыл Кырым» газетасы редакциясендә тәрҗемәче булып эшли. Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның августында, Г. Мөхәммәдева эвакуация тәртибендә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәренә күчерелә. 1944 елда Сәмәрканд медицина институтын тәмамлый, аннан 1958 елга кадәр, пенсиягә чыкканчы, больницада врач, авыл хуҗалыгы институтында өлкән укытучы, Бөтенсоюз каракүл сарыклар үрчетү фәнни-тикшеренү институтының физиология лабораториясендә башта — кече, соңыннан өлкән гыйльми хезмәткәр вазифаларын үти. 1956 елда диссертация яклап, биология фәннәре кандидаты дигән гыйльми дәрәҗә ала.
Г. Мөхәммәдева, тәрҗемәче буларак, үзенең иҗат эшчәнлеген 1924 елда политик брошюралар һәм марксизм-ленинизм классикларының кечкенә күләмле аерым әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итүдән башлый. Бер үк вакытта ул русчага да тәрҗемә итә. 1925 елда Татарстан партия Өлкә комитетының Партия тарихы бүлеге аңа Галимҗан Ибраһимовның «Татарлар арасында революция хәрәкәтләре. 1 нче бүлек (1905)» исемле зур тарихи хезмәтен русчага тәрҗемә итү эшен тапшыра. Оригинал һәм тәрҗемә, икесе ике китап булып, Беренче рус революциясенең егерме еллык юбилей көннәрендә Казанда басылып чыгалар («Татары в революции 1905 года», 1926).
Утызынчы һәм сугыштан соңгы елларда Г. Мөхәммәдева Кырым татар язучылары һәм халык иҗаты әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итеп бастыра. Оригиналь әсәрләреннән авторның бигрәк тә Г. Ибраһимов тормышы һәм иҗатына бәйле «Зур тормыш» исемле истәлек китабы һәм «Яшьлек көннәре», «Эзләнүләр» дигән документаль повестьлары игътибарга лаеклы.
1977 елдан Г. Мөхәммәдева Казанда яшәп иҗат итә. Ул—1940 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
Яшьлек көннәре: Повесть. [Урта һәм олы яшьтәге мәктәп балаларына. Худож. Р. Төхфәтуллин].— Казан: Татар. кит. нәшр., 1975.—187 б. 8000. Большая жизнь: (Воспоминания жены татар, писателя Г. Ибрагимова).— Казань: Таткнигоиздат, 1968.—100 с. 8000.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)