|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.МӘХМҮДОВ ӘМИРӘмир Гобәй улы Мәхмүдов 1947 елның 28 июнендә Башкортстан АССРның Әлшәй районы Габдрәшит авылында туган. Әлшәй районы үзәге Раевка поселогы урта мәктәбен тәмамлагач, 1965—1969 елларда Бөре (Бирск) дәүләт педагогия институтының рус филологиясе бүлегендә югары белем ала. 1969—1970 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1970—1973 елларда Мәскәүдә Н. К. Крупская исемендәге педагогия институтының эстетика кафедрасы каршындагы аспирантурада укый һәм, М. Җәлил иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләре турында фәнни хезмәт язып, диссертация яклый. |
Иң күп укылган
|