поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МӘХМҮДИ ЗАҺИД

Язучы, радиожурналист Заһид Мәхмүди (Заһид Борис улы Мәхмүдов) 1960 елның 4 июлендә Татарстанның Кукмара районы Кукмара бистәсендә эшче гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт мәдәният институтында белем ала. Студент елларында көндәлек матбугатта актив языша, «Чаян» журналында, «Идел» альманахында, «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») һәм «Татарстан яшьләре» газеталарында дистәләгән юмористик һәм фантастик хикәяләрен бастыра.

1984 елда гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып кайткач, З.Мәхмүди Кукмара район газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли, иҗади эзләнүләрен дәвам иттерә, каләмен драматургиядә дә сынап карый: «Көнче күбәләк» исемле комедиясен яза. Әсәр 1989 елда «Безнең сәхнә» дигән күмәк җыентыкта дөнья күрә.

1988 елда З.Мәхмүди Казанга күчеп килә, 1991 елга кадәр Республика китап сөючеләр җәмгыятендә инструктор, Татарстан радиосында балалар тапшырулары мөхәррире, «Шәһри Казан» газетасында әдәби хезмәткәр булып эшли. 1991 елда аның балалар өчен «Профессор Мияугөл» дигән фантастик хикәяләр җыентыгы басылып чыга.

1993–1998 елларда Заһид Мәхмүди «Татарстан» журналы, «Татар иле», «Мәдәни җомга» газеталары редакцияләрендә әдәби хезмәткәр, аннары, чыбыклы «Казан» радиосында мөстәкыйль, хосусый татар бүлеге оештырып, 2000 елда ябылганчыга кадәр бу бүлекнең җитәкчесе һәм дикторы булып эшли.

Бу елларда язучы-журналист матур әдәбият бабында да активлык күрсәтә. «Тәмуг чәчәге», «Җен тыкрыгы», «Соңгы очрашу», «Имтихан», «Эзләмә» кебек хыялый-фәлсәфи хикәяләрен яза («Тәмуг чәчәге» дип аталган күмәк җыентык. Казан, 1996). 1999 елда әдипнең маҗаралы кыйссалары һәм хикәяләре тупланган «Ак болыт» исемле күләмле китабы басыла. Китап Татарстанның матбугат, телерадиотапшырулар һәм гаммәви элемтә чаралары министрлыгы, Республика Милли китапханәсе оештырган «Ел китабы – 1999» бәйгесендә III дәрәҗә дипломга лаек була. Язучының 2003 елда нәшер ителгән повестьлары, шигырьләре тупланган «Әче балан» исемле китабы да укучылар һәм әдәби тәнкыйть тарафыннан җылы кабул ителә.

З.Мәхмүдинең әсәрләре, әдәби тәнкыйтьнең гомум фикеренчә, үзенчәлекле стиль-манерада һәм эзлекле милли рухта язылуы белән аерылып тора. «Заһид Мәхмүди каләменә ягылган иҗат алымнары искиткеч төрле: сатира, маҗара, көлке, фәлсәфә, лирика... – дип яза Галимҗан Гыйльманов, каләмдәшенең иҗат ысулын билгеләп. – Еш кына алар барысы бергә укмашып киләләр. Заһидта һәр әсәр өр-яңа тәҗрибә мәйданына әверелә. Язучы бертуктаусыз иҗади юнәлешләрнең яңа тәңгәллекләрен сыный, әмма бервакытта да кабатланмый...»

2001 елдан ул «Татарстан» радиосында иҗтимагый-сәяси тапшырулар мөхәррире булып эшли.

З.Мәхмүди проза өлкәсендә иҗади тәҗрибәләрен уңышлы дәвам иттерә: 2005 елда «Казан утлары» журналында (№ 3, 4) аның күләмле әсәре – «Һәркемнең үз юлы» дигән романы һәм 2006 елгы «Идел» журналында (№ 8) «Ахырзаман» шаукымы» исемле повесте дөнья күрә.

Соңгы елларда Заһид Мәхмүди «Шәһри Казан» газетасында эшли.

З.Мәхмүди – 1996 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Профессор Мияугөл: фантастик хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1991. – 88 б. – 15000 д.
Ак болыт: маҗаралы кыйссалар, хикәяләр / кереш сүз авт. Г.Гыйльманов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1999. – 239 б. – 3000 д.
Әче балан: повестьлар, шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Зәйдулла. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 180 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Юнысова А. Күктән төшкән егет // Ватаным Татарстан. – 1992. – 28 февр.
Сафина Н. Безгә ак болыт булырга язганмы? // Мәдәни җомга. – 2000. – 14 гыйнв.
Юзеев И. Чүл кешесе кыйссасы // Мәдәни җомга. – 2000. – 15 март.
Юзеев И. Кар кешесе кыйссасы // Мәдәни җомга. – 2002. – 8 февр.
Батулла Р. Кем ул әдип? // Шәһри Казан. – 2003. – 12 апр.

* * *
Якупова В. За пивной кружкой. Не сотвори себе кумира // В.Якупова. Сто историй о суверенитете. – Казань: Идел-Пресс, 2001. – С. 75, 85.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»