поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МАНСУР ЗЫЯ

(1916–1965)

Шагыйрь Зыя Мансур (Зыя Мансур улы Мансуров) 1916 елның 17 декабрендә хәзерге Башкортстан Республикасының Дүртөйле районы Җитембәк авылында игенче гаиләсендә туа. 1937 елда урта мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: Дүртөйле район газетасында башта – корректор, соңга таба әдәби хезмәткәр булып эшли. 1939 елда гаскәри хезмәткә алына һәм, Ватан сугышының беренче көннәрендә үк хәрби-пехота мәктәбенә җибәрелеп, 1941 елның ахырында аны тәмамлап чыга, аннары 1942 елның башыннан сугыш беткәнчегә кадәр хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә, авыр сугышларда катнаша, яралана, фронтта күрсәткән батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә.

Армиядән кайткач, З.Мансур 1946–1949 еллар арасында Дүртөйле район үзәгендә радиотапшырулар дикторы, аннары Илеш районы Мәдәният йортының директоры булып эшли. 1949 елның җәендә Казанга килеп, университетның филология факультетына укырга керә, ләкин ике елдан сәламәтлеге начараю аркасында укуын ташларга мәҗбүр була һәм Татарстан радиокомитетында әдәби тапшырулар редакторы булып эшли башлый. 1953–1955 елларда З.Мансур «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасында, ә 1956 елдан фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Зыя Мансурның давыллы сугыш елларында Ватан азатлыгы өчен изге көрәшкә күтәрелгән совет солдатының патриот хисләрен, кичерешләрен чагылдырган лирик шигырьләре утлы-ялкынлы фронт тормышы шартларында – окопларда һәм солдат землянкаларында язылалар. Инде сугыш афәте бетеп, тыныч тормышка кайткач, шагыйрь дәртләнеп-ялкынланып иҗат эшенә чума. 1951 елда, университетта укыган чагында, аның «Язгы ташкыннар» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, аннары ул ел аралаш диярлек яңа китап бирә бара. Гомумән, үзе исән чагында (1950–1965) З.Мансурның ун җыентыгы басылып чыга (1966 елда нәшер ителгән «Этаплар китабы»н да шагыйрь үзе төзеп калдыра). Бу китаплар укучылар тарафыннан җылы каршы алыналар һәм әдәби тәнкыйтьтә дә, нигездә, уңай бәягә очрыйлар.

Зыя Мансур – иң беренче чиратта лирик шагыйрь. Иҗатына хас сыйфатлар – халыкчан гадилек, табигыйлек, оптимистик рух һәм кешелеклелек бигрәк тә аның лирик шигырьләрендә ачык гәүдәләнә. Шагыйрьнең тематикасы да киң. Яшьлек һәм мәхәббәт, туган ил, заман һәм буыннар язмышы, яшәүнең мәгънәсе, кешеләр арасындагы дуслык-иптәшлек һәм әхлак мөнәсәбәтләре – лирик шигырьләрендә шагыйрь әнә шулар турында уйлана, фикер йөртә.

Юмор-сатира – Зыя Мансур иҗатының шулай ук көчле якларыннан берсе. Тормышның ямен җибәрүче аерым типлар-карьеристлар, бюрократлар, исерекләр, халыкара сугыш чукмарлары һ.б. шагыйрьнең сатирик әсәрләренә төп материал хезмәтен үтиләр. Аларны тәнкыйтьләү өчен автор сатира жанрының төрле формаларына мөрәҗәгать итә (мәсәл, памфлет, пародия, эпиграмма һ.б.).

З.Мансур – балалар өчен дә иҗат итә. Аның мәктәп тормышы, табигать күренешләре турындагы шигырьләрен, «Омтылу» (1955), «Озын колак баласы Елак-Мылак» кебек поэма-әкиятләрен (1955) балалар әле дә булса яратып укыйлар.

Ул 1965 елның 11 ноябрендә Казанда вафат була.

З.Мансур – 1955 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Язгы ташкыннар: шигырьләр. – Казан: Татгосиздат, 1950. – 80 б. – 3065 д.
Ләйсән: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 101 б. – 3000 д.
Уйланулар: шигырьләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 144 б. – 2000 д.
Озынколак баласы Елак-Мылак. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1958. – 16 б. – 15000 д.
Сайланма шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1959. – 284 б. – 4000 д.
Этаплар китабы: сайланма әсәрләр / кереш сүз авт. Г.Хуҗин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1966. – 192 б. – 6000 д.
Үрләргә күңелем гашыйк: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 143 б. – 4000 д.
Сайланма әсәрләр: поэмалар, шигырьләр, җырлар / кереш сүз авт. З.Мәҗитов. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 303 б. – 5000 д.
Озынколак баласы Елак-Мылак: шигырьләр, әкиятләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 128 б. – 8000 д.
Озынколак баласы Елак-Мылак: шигырьләр, әкиятләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 48 б. – 14000 д.

* * *
В эту минуту: стихи / пер. с татар. Р.Сефа. – М.: Сов. писатель, 1960. – 100 с. – 2000 экз.
Лейсан – весенний дождь: стихи / пер. с татар. А.Никифорова. – М.: Сов. Россия, 1972. – 77 с. – 5000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Мәҗитов З. Шагыйрь җаны // Казан утлары. – 1973. – № 5. – 85–88 б.
Мәҗитов З. Бөтнек чәчәге // Шәһри Казан. – 1996. – 27 дек.
Шабаев М. Зыя Мансур // Казан утлары. – 1996. – № 12. – 165–166 б.
Рәхимов М. Шагыйрь-солдат // Ватаным Татарстан. – 1999. – 1 окт.
Рәхимов М. Шагыйрь-солдат // Шәһри Казан. – 1999. – 1 окт.
Хуҗин М. Онытылалар... // Мәйдан. – 2004. – № 6. – 112–123 б.
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»