(1916 - 1965)
Зыя Мансур (Зыя Мансур улы Мансуров) 1916 елның 17 декабрендә хәзерге Башкортстан АССРның Дүртөйле районы Җитембәк авылында игенче гаиләсендә туа. 1937 елда урта мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын башлый: Дүртөйле район газетасында башта корректор, соңга таба әдәби сотрудник булып эшли. 1939 елда гаскәри хезмәткә алына һәм, Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк хәрби-пехота мәктәбенә җибәрелеп, 1941 елның ахырында аны тәмамлап чыга, аннары 1942 елның башыннан сугыш беткәнчегә хәтле хәрәкәттәге армиядә хезмәт итә, авыр сугышларда катнаша, яралана, фронтта күрсәткән батырлыклары өчен Икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм медальләр белән бүләкләнә. Сугышта чакта ул Коммунистлар партиясе сафына член итеп алына.
Армиядән демобилизацияләнгәч, 3. Мансур туган якларына кайта һәм 1946—-1949 еллар арасында Дүртөйле район үзәгендә радиотапшырулар дикторы, аннары Илеш районы Культура йортының директоры булып эшли. 1949 елның җәендә Казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге университетның филология факультетына укырга керә, ләкин ике елдан сәламәтлеге начараю аркасында укуын ташларга мәҗбүр була һәм Татарстан радиокоми-тетында әдәби тапшырулар редакторы булып эшли башлый. 1953—1955 елларда 3. Мансур «Чаян» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр вазифасында, ә 1956 елдан фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.
Зыя Мансур поэзиягә давыллы сугыш елларында килә. Аның Ватан азатлыгы өчен изге көрәшкә күтәрелгән совет солдатының патриот хисләрен, кичерешләрен чагылдырган беренче лирик шигырьләре утлы-ялкынлы фронт тормышы шартларында —окопларда һәм солдат землянкаларында язылалар. Инде сугыш афәте бетеп, тыныч тормышка кайткач, шагыйрьнең иҗат омтылышлары өчен киң мәйдан ачыла. Ул дәртләнеп-ялкынланып иҗат эшенә чума. 1950 елда, университетта укыган чагында, аның «Язгы ташкыннар» исемле беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә, аннары ул ел аралаш диярлек яңа китап бирә бара. Гомумән, үзе исән чагында Зыя Мансурның ун җыентыгы басылып чыга (1966 елда нәшер ителгән «Этаплар китабы»н да шагыйрь үзе төзеп калдыра).
Зыя Мансур иң беренче чиратта лирик шагыйрь. Иҗатына хас сыйфатлар — халыкчан гадилек, табигыйлек, оптимистик рух һәм кешелеклелек бигрәк тә аның лирик шигырьләрендә ачык гәүдәләнә. Шагыйрьнең тематикасы да киң. Яшьлек һәм мәхәббәт, туган ил, заман һәм буыннар язмышы, яшәүнең мәгънәсе, кешеләр арасындагы дуслык-иптәшлек һәм әхлак мөнәсәбәтләре— лирик шигырьләрендә шагыйрь әнә шулар турында уйлана, фикер йөртә.
Юмор-сатира — Зыя Мансур иҗатының шулай ук көчле якларыннан берсе. Тормышның ямен китәрүче аерым типлар: карьеристлар, бюрократлар, исерекләр, халыкара сугыш чукмарлары, буржуаз журналистлар һ. б. шагыйрьнең сатирик әсәрләренә төп материал хезмәтен үтиләр. Аларны тән« кыйтьләү өчен автор сатира жанрының төрле формаларына мөрәҗәгать итә (мәсәл, памфлет, пародия, эпиграмма һ. б.).
3. Мансур балалар өчен дә иҗат иткән шагыйрь. Аның мәктәп тормышы, табигать күренешләре турындагы шигырьләрен, «Омтылу» (1951), «Озын колак баласы Елак-Мылак» (1955) кебек поэма-әкиятләрен балалар яратып укыйлар.
Зыя Мансур 1965 елның 11 ноябрендә Казанда вафат булды. Ул 1955 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.
БИБЛИОГРАФИЯ
Сайланма әсәрләр: Поэмалар, шигырьләр, җырлар/Кереш сүз. авт. 3. Мәҗитов,—Казан: Таткитнәшр., 1972.—303 б. (Шигырь к-ханәсе). 5000.
Сайланма шигырьләр/Авторның биогр. белешмәсе белән.— Казан: Таткитнәшр., 1959.—284 б., портр. 4000.
Язгы ташкыннар: (Шигырьләр).— Казан: Татгосиздат, 1950.—80 б. 3065.
Омтылу: Әкият.—Казан: Татгосиздат, 1951.—36 б. 3065.
Казан җыры: (Шигырьләр җыентыгы).— Казан: Татгосиздат, 1953.—38 б. 3000.
Ләйсән: Шигырьләр.—Казан: Таткнигоиздат, 1954.—101 б. 3000.
Уйланулар: [Шигырьләр. Авт. биогр. белешмәсе белән].— Казан: Таткнигоиздат, 1957.—144 б. 2000.
Озын колак баласы Елак-Мылак: (Шигырь).— Казан: Таткитнәшр., 1958.— 16 б. 15000.
Май җыры: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1959.— 46 б. 7000.
Кырлар сулышы: Яңа шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1961.—52 б. 4 000.
Ак розалар: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1963.— 79 б. 7000. Рец.: Р а ф и к о в С. һәм Латыйп Г. Шагыйрьнең уңышы.— Соц. Татарстан, 1964, 22 март.
Этаплар китабы: Сайланма әсәрләр. [Г. Хуҗиев кереш сүзе белән].— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 192 б., рәс-ле, 1 б. портр. 6000.
Үрләргә күңелем гашыйк: (Шигырьләр, поэмалар).—Казан: Таткитнәшр., 1968.— 143 б. 4000. Рец.: Нурмөхәммәтов Т.— Соц. Татарстан, 1968, 25 май.
Озын колак баласы Елак-Мылак: Шигырьләр, әкиятләр, поэмалар.— Казан: Таткитнәшр., 1976.— 128 б. 8000.
В эту минуту: Стихи/Авториз. пер. с татар. Р. Сефа.— М.: Сов. писатель, 1960.— 100 с. 2000. Лейсан — весенний дождь: Стихи/Пер. с татар. А. Никифорова.— М.: Сов. Россия, 1972.—77 с., ил. 5000.
Аның турында
Мәҗитов 3. Шагыйрь ядкяре.— Соц. Татарстан, 1966, 18 дек. Таләпчән художник.— Казан утлары, 1966, № 12, 138 б. Хуҗиев Г. Үрләргә күзем текәлгән.—Казан утлары, 1966, № 3, 128— 130 б. Мәҗитов 3. Шагыйрь җаны.—Казан утлары, 1973, № 5, 85—88 б. Шакир С. Үзенчәлекле иҗат.— Соц. Татарстан, 1976, 17 дек. Мельников А. Ровесник Октября: Творч. портр. 3. Мансура.— Сов. Татария, 1964, 11 ноября.
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)