поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МАННУР ШӘЙХИ

(1905–1980)

Шәйхи Маннур (Шәйхелислам Фәрхулла улы Маннуров) 1905 елның 15 гыйнварында элекке Казан губернасының Мамадыш өязе (Татарстанның хәзерге Мамадыш районы) Тулбай авылында крәстиян гаиләсендә туа.

Башлангыч белемне туган авылы мәктәбендә һәм күрше Шәмәк авылы мәдрәсәсендә ала. Октябрь инкыйлабыннан соң шул ук Шәмәк авылында ачылган «икенче баскыч эш мәктәбе»ндә һәм Мамадыш шәһәрендәге кыска мөддәтле педагогия курсларында укый. 1921 елның җәендә аның әтисе, ачлыктан качып, бөтен гаиләсе белән Кузбасска күчеп китә. Шунда уналты яшьлек яшүсмер Шәйхелисламның хезмәт юлы башлана: ул башта Анжеркадагы шахталарның берсендә хуҗалык бүлеге эшчесе, аннары Андреевка дигән рудник каршында ачылган татар мәктәбендә укытучы булып эшли. 1923 елда аны Свердловск (хәзерге Екатеринбург) шәһәрендәге Халык мәгарифе институтының әзерлек курсларына укырга җибәрәләр. Ике-өч айдан соң, институт ябылу сәбәпле, ул укуын шәһәрдәге берьеллык совет-партия мәктәбенең татар-башкорт бүлегендә дәвам иттерә.

1924 елда совет-партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, Ш.Маннур өч елга якын Себернең төрле төбәкләрендә: Тукыз исемле борынгы татар авылында – уку йорты мөдире, Тобол шәһәрендә – балалар йорты җитәкчесе һәм округ комсомол комитетының милли бүлек инструкторы, Уралдагы Карабаш колчедан шахталарында – забойщик, Новосибирск шәһәрендә нәшер ителгән «Азат Себер» газетасы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли. 1927 елда армиягә алынып, 1930 елгача Минск шәһәрендәге аерым элемтә эскадронында атлы кызылармеец булып хезмәт итә. Бер үк вакытта иҗат активлыгын да киметми, 1928 елда аның Казанда «Тайга төбеннән» исемле беренче шигъри җыентыгы басылып чыга.

Тиздән газета-журналларда Ш.Маннур шигырьләренә тәнкыйди мәкаләләр һәм рецензияләр, сатирик шигырьләр, эпиграммалар, карикатуралар басыла башлый. Аларда яшь шагыйрьнең мең төрле гаепләре «фаш ителә»; аңа «кулак сандугачы», «буржуа сыбызгысы», «есенинчы», «сыйнфый көрәштән качу җырчысы» дигән сәяси мөһерләр ябыштырыла. «Әтисенең йөзен яшергән» дип, шагыйрьне комсомолдан, 1929 елда ТАППтан чыгаралар. Язганнарын Казан матбугатында бастыру туктала.

Әдәбият дөньясындагы бу «тәнкыйди шаукым», шагыйрь шәхесен мораль яктан кимсетү, рәнҗетүдән тыш, аның иҗатындагы лирик-романтик башлангычларның иркен, табигый рәвештә алга таба үсүенә дә комачау итми калмагандыр дип уйларга урын бар. Гомумән, бу «мунчадан» соң Ш.Маннур, шактый заман кулына каләм алырга җөрьәт итмичә, үз эченә бикләнеп яшәргә мәҗбүр була.

1929 елның ахырларында гаскәри хезмәт мөддәтен тутырып, Казанга укырга керү максаты белән кайтса да, газета-журнал редакцияләрендә, язучылар даирәсендә үзенә карата мөнәсәбәтнең кире якка кискен үзгәрүен күреп, Ш.Маннур Донбасска китеп бара. Башта ул металлургия заводында прокатчы, татар шахтерларының ликбез мәктәбендә укытучы, аннары, атаклы Днепрогэс төзелешенә күчеп, анда бетон салучы һәм бетон салучыларның бригадиры булып эшли. Бетон эшләре тәмамлангач, 1931 елның ахырларында Мәскәүгә килә. Ул вакытларда Мәскәүдә яшәүче Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Мансур Крыймов, Мәхмүд Максуд, Мәхмүт Галәү, Хатип Госман, Габдулла Ильяслар, Казанда «кыйналган» шагыйрьгә бернинди кырын караш күрсәтмичә, аны үз күреп кабул итәләр. Тиздән аңа эш тә табыла: ул «Эшче» (1932 елдан – «Коммунист» исемендә) газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып урнаша. Ел ярым газетада эшләү дәверендә, ул редакция юлламасы белән татар эшчеләре яшәгән шәһәрләргә, төбәкләргә чыгып йөри, милләттәшләренең тормышы һәм көндәлек хезмәте турында газетада күп кенә мәкаләләрен, очерк язмаларын бастыра. Шушы ук елларда, шактый вакыт бүленеп торудан соң, янәдән «лирикага» кире кайтып, ул Мәскәүнең СССР халыклары үзәк нәшриятында, нигездә, эшчеләр темасын һәм авылдагы социаль үзгәрешләрне яктырткан, «бәхетле яңа тормыш» төзергә керешкән эшче-крәстиян кешесенең хезмәттәге энтузиазмын үзәккә алып тасвирлаган шигырь һәм поэмалары тупланган өч җыентыгын бастырып чыгара («Чиккән сөлге», «Елмаюлы кояш турында», «Чуен ташкыннары»).

1933 елда Ш.Маннур Казанга кайта һәм шул ук көзне Казан педагогия институтына укырга керә. Институтта уку еллары (1933–1937), шагыйрьнең белем даирәсен киңәйтү белән бергә, аның иҗаттагы эзләнүләренә дә зур этәргеч була. 1934 елда ул шигъри иҗатында иң күренекле әсәрләреннән берсе булган, заманында мәктәп дәреслекләренә кертелеп, укучылар арасында киң популярлык казанган «Гайҗан бабай» поэмасын яза. Поэманы сәнгатьчә тәэсирле иткән иң мөһим фактор ул – Гайҗан бабай образының гаять тә тормышчан табигыйлегендә гәүдәләнүендә, татар халкына хас бик күп гүзәл милли сыйфатларны үзендә чагылдырган үзенчәлекле бер характер итеп бирелүендә. Поэма шул ук елда, шагыйрьнең «Меңнән бер кичә» исемле, шулай ук күмәкләшкән авыл тормышына багышланган икенче бер поэмасы белән берлектә, Татарстан китап нәшриятында аерым китап булып басыла, аннан соңгы елларда да күп мәртәбә яңадан-яңа басмалары чыга.

Институтны тәмамлагач, Ш.Маннур бер ел «Совет әдәбияты» (хәзерге «Казан утлары») журналы редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли, 1938 елда журналистлык хезмәтеннән китеп, Ватан сугышы башланганчыга хәтле профессионал язучы сыйфатында әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Әдипнең бу чорда иҗат иткән күләмле эпик әсәрләреннән Ерак Көнчыгыштагы чик сакчылары тормышын яктырткан «Туганлык» (соңгырак басмаларда «Изге бурыч» исеме белән мәгълүм), Гражданнар сугышы вакыйгаларына багышланган «Олаучы малай» (1940) һәм совет-фин сугышы темасына язылган «Безнең авыл егете» (1941) исемле поэмаларын күрсәтергә мөмкин. Аларда төрле тарихи аралыкта, төрле конкрет шартларда совет кешеләренең сугыштагы каһарманлыклары, көрәш эпизодлары тасвирлана.

1941 елда фашизмга каршы сугыш башлану белән, Ш.Маннур үзе теләп фронтка китә һәм сугышның ахырына чаклы «Сугышчан чакыру» (61 нче армия, 1942), «Алга, дошман өстенә» (Калинин фронты, 1942–1943), «Ватан бәхете өчен» (3 нче Белоруссия фронты, 1944–1945) исемле татарча фронт газеталарының алгы сызыктагы хәрби корреспонденты булып хезмәт итә. Фронт газетасы өчен язылган күпсанлы хәрби язмаларыннан тыш, ул шушы кыен шартларда да патриотик шигырьләр иҗат итә һәм 1943 елда «Гайҗан бабай» поэмасының икенче кисәген язып тәмамлый.

Сугыштан соң, 1946–1948 елларда, Ш.Маннур Казанда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әдәби бүлек мөдире булып эшли. Аның бу еллардагы иҗаты, тематика һәм жанр ягыннан тагын да төрлеләнеп, яңа сыйфатлары белән ачыла бара. Әмма сугыш беткәннән соң илдә аеруча көчәеп киткән идеологик кысым Шәйхи Маннурны, үз сүзләре белән әйткәндә, «тагын бер мәртәбә үрле-кырлы сикертеп» ала әле. «Тартай арбасы» дигән бер шигыре өчен аны партиядән чыгаралар. Янәсе, ул бу шигыре белән «астыртын гына» колхозчыдан, аның «уфалла арбасы»ннан, социалистик күмәк хезмәттән көлә... Шагыйрь ун ай буе тагын «куылганнар» рәтендә йөри, кеше күзенә күренмәс була, язган әсәрләрен матбугатка чыгару мөмкинлеге янә киселә. Ниһаять, ул Үзәк Комитетка мөрәҗәгать итә. Анда аның бөтен «гөнаһлы» һәм «саваплы» гамәлләрен үлчәүгә салып тикшерәләр һәм 1948 елның 13 мартында аны партия сафына кире кайтарырга дигән карар кабул итәләр.

1949 елдан Ш.Маннур яңадан профессионал язучылык хезмәтенә күчә. Әдип, бик дәртләнеп, Баулы – Әлмәт якларын йөреп чыга, нефтьчеләр арасында яши, аларның тормышы, уй-хыяллары һәм хезмәте белән якыннан таныша, алган тәэсирләре турында «Мактаулы кешеләр» исемле очерклар (1953) китабын яза һәм 1953–1956 еллар арасында, Татарстанда нефть табу тарихына нигезләнеп, «Җир-әнкәнең сылу кызы» дигән күләмле шигъри повестен эшли. Әсәр 1956 елда тәмамланып, аерым китап булып басылып чыга һәм шул заман әдәби тәнкыйтендә әдипнең иҗади эзләнүләрендәге уңышлы яңа бер адым итеп бәяләнә.

Шәйхи Маннурның алтмышынчы-җитмешенче еллардагы иҗади уңышлары бигрәк тә проза жанры белән бәйле. 1959 елда ул Муса Җәлил турында роман язарга керешә. Фактик материал туплау өчен, ул М.Җәлил эзләреннән Оренбург, Минзәлә якларында, шагыйрьнең туган авылында булып кайта, Волхов фронтында Муса сугышкан җирләрдә йөри, туристлар путевкасы белән Германиягә барып, Җәлилне төрмәдә күреп белгән кешеләр белән очрашып сөйләшә. Шушы җитди өйрәнү-тикшеренүләрнең һәм иҗат газапларының нәтиҗәсе буларак, 1964 елда «Муса» романы язылып бетә. Композицион төзелешендә, характерлар бирелешендә аерым бәхәсле урыннар булуга карамастан, роман әдәби җәмәгатьчелек һәм укучылар тарафыннан яратып, авторның зур уңышы итеп каршы алына. Бу әсәре һәм аннан соң язылган «Агымсуларга карап» (1970–1973) автобиографик китабы, «Чын сөю бармы?» исемле лирик повесте (1974–1976) белән Ш.Маннур үзен талантлы прозаик, үзенчәлекле, халыкчан тел бизәкләренә бай хикәяләү стиленә ия булган каләм остасы итеп таныта. «Агымсуларга карап» китабы, Гомәр Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек», Фатих Хөснинең «Минем тәрәзәләрем», Салих Батталның «Баштан үткәннәр», Әмирхан Еникинең «Соңгы китап», Атилла Расихның «Ишан оныгы» әсәрләре белән беррәттән, татар прозасында сәнгатьле биография төренең классик үрнәге булып саналырга хаклы.

Үзе исән чагында Ш.Маннурның дүрт дистәгә якын китабы дөнья күрә. Алар арасында махсус балаларга атап язылганнары да байтак («Шаян дусларыма», «Миләүшә китабы», «Каз көтүче малай», «Яңа җыр килде», «Малайларга, кызларга» һ.б.). Ул шулай ук әдәби тәнкыйть, публицистика, очерк, әдәби тәрҗемә жанрларында да нәтиҗәле эшли. Аерым алганда, А.Пушкинның «Евгений Онегин» (өчтән бер өлеше, 1949) шигъри романы белән «Сказка о царе Салтане» («Солтан патша турында әкият»,1964) поэмасы, М.Бубенновның «Белая береза» («Ак каен», 1949) романы татар теленә Ш.Маннур тарафыннан тәрҗемә ителгәннәр.

Ш. Маннур – үзенең бай шигъри һәм чәчмә әдәби иҗат мирасы белән XX йөз совет чоры татар әдәбиятының, бигрәк тә поэзиясенең заманча формалашуына һәм идея-эчтәлек ягыннан тематик офыклары киңәюенә тирән йогынты ясаган күренекле әдипләрнең берсе. Аның заман рухы, хезмәт пафосы белән сугарылган лирик һәм иҗтимагый-сәяси яңгырашлы публицистик шигырьләре, сюжетлы поэмалары, мәсәл, эпиграмма, сонет һ.б. төр шигъри вә проза жанрындагы әсәрләре, тәрҗемәләре, очерк китаплары татар мәдәни мирасының үзенчәлекле, кыйммәтле бер өлеше буларак тәкъдир ителә.

Әдәби хезмәтләре һәм Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Шәйхи Маннур Хезмәт Кызыл Байрагы (1939), Кызыл Йолдыз (1945), «Почет Билгесе» (1957), Халыклар Дуслыгы (1975) орденнары һәм берничә медаль белән бүләкләнә.

Тулбай авылында 1957 елдан бирле бинасын шагыйрь үз исәбенә салдырган һәм үзе бүләк иткән китап тупланмасы нигезендә оештырылган Шәйхи Маннур исемендәге китапханә эшли. 1995 елда китапханә Татарстан берләштерелгән дәүләт музееның филиалы статусын алып, Шәйхи Маннур исемендәге музей-китапханә дип атала башлады.

Ул 1980 елның 10 июнендә Казанда вафат була һәм үзенең язма васыяте буенча туган авылы Тулбай зиратында җирләнә.

Ш.Маннур – 1934 елдан СССР Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Тайга төбеннән. – Казан: Тат. дәүл. нәшр., 1928. – 80 б. – 3000 д.
Йөрәк җырлары: шигырьләр. – Казан: Тат. дәүл. нәшр., 1934. – 115 б. – 5000 д.
Шигырьләр. – Казан: Тат. дәүл. нәшр., 1939. – 200 б. – 6000 д.
Кайнар йөрәкләр: шигырьләр һәм поэмалар. – Казан: Тат. дәүл. нәшр., 1948. – 155 б. – 5165 д.
Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар, балладалар. – Казан: Тат. дәүл. нәшр., 1951. – 484 б. – 3000 д.
Җир-әнкәнең сылу кызы: шигъри повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1956. – 155 б. – 6000 д.
Нәниләргә, дәүләргә: хикәя һәм шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1965. – 263 б. – 8000 д.
Күңел йомгагы: шигырьләр, поэмалар. – 1 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 410 б. – 8000 д.
Күңел йомгагы: шигырьләр, поэмалар. – 2 китап. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1971 . – 355 б. – 2500 д.
Муса: роман. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1968. – 756 б. – 15000 д.
Агымсуларга карап: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 494 б. – 27000 д.
Муса: роман. – 2 басма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1975. – 702 б. – 15000 д.
Күңел бакчасы: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 208 б. – 5000 д.
Чын сөю бармы?: повесть. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980. – 272 б. – 30000 д.
Малайларга, кызларга: шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1984. – 152 б. – 10000 д.
Уткүз: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1986. – 78 б. – 1400 д.
Агымсуларга карап: повесть (кыскартылган вариант). – Казан: Мәгариф, 2003. – 127 б. – 10000 д.
Кояш, чык, чык!: балалар өчен шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. – 24 б. – 5000 д.

* * *
Песня новая пришла: повесть / пер. с татар. С.Гильмутдиновой. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1962. – 40 с. – 9000 экз.
Муса: роман / пер. с татар. В.Шульжика и Р.Ахунова. – М., Современник, 1983. – 319 с. – 50000 экз.
Глядя на текучие воды: повесть / пер. с татар. – Казань: Татар. кн. изд-во, 1991. – 352 с. – 30000 экз.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Ахунов Г. Тауга күтәрелү // Г.Ахунов. Әдәби язмышлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 22–40 б.
Юзиев Н. Әдип һәрвакыт юлда // Н.Юзиев. Шигърият дөньясы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 199–206 б.
Бәширов Г. Бар ул чын мәхәббәт, бар! // Соц. Татарстан. – 1982. – 15 авг.
Хамматов Ш., Тәхау К. Дуслык һәм нәфрәт авазы // Соц. Татарстан. – 1982. – 4 сент.
Нуруллин И. Беренче диссидент // Шәһри Казан. – 1995. – 14 гыйнв.
Юзеев И. Тулбай ае хәтерләтә Сине... // Татарстан яшьләре. – 1997. – 2 февр.
Юзеев И. Шәйхи Маннур васыяте // Мәгариф. – 1998. – № 6. – 22–24 б.
Мөхибуллин Н. Дустым, киңәшчем иде // Ватаным Татарстан. – 2000. – 28 гыйнв.
Мамадышларны Шәйхи Маннур берләштерә // Мәдәни җомга. – 2000. – 4 февр.
Фаршатова Л. Дәвам итә, Шәйхи ага, синең җыр // Ватаным Татарстан. – 2001. – 26 гыйнв.
Гарипова Г. Гайҗан бабай хатирәсе // Мәгърифәт. – 2001. – 23 авг.
Фаршатова Л. Тын авылда шигырь бәйрәме // Ватаным Татарстан. – 2003. – 24 гыйнв.
Закир М. Туган як һәм әдип кадере // Казан утлары. – 2005. – № 1. – 179–181 б.
Һадиуллин В. Шәйхи Маннур белән очрашулар // Мәйдан. – 2006. – № 6. – 56–58 б.

* * *
Маннап Ш. Победила выдержка // Чаян. – 1997. – № 4. – С. 9. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»