поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

МАННАПОВ ШАМИЛ

Шагыйрь һәм прозаик Шамил Мәгыйзь улы Маннапов 1938 елның 1 гыйнварында Татарстан Республикасының Әлки районы Татар Мулла авылында крәстиян гаиләсендә туа. 1957 елда Алпар урта мәктәбен тәмамлагач, берникадәр вакыт туган авылы совхозында комбайнчы ярдәмчесе булып эшли, аннары өч ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1960–1965 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. 1963–1964 уку елында, педпрактика узу тәртибендә, Әтнә районының Түбән Көек авылы мәктәбендә мөгаллимлек итә.

Университетны тәмамлаганнан соң, Ш.Маннаповның хезмәт юлы тулысынча татар матбугаты белән бәйле: 1965 елдан башлап ул әүвәл «Татарстан яшьләре» газетасында әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире, аннары, 1977 елда Горький (хәзерге Түбән Новгород) шәһәрендә икееллык Югары партия мәктәбенең журналистика бүлеген тәмамлап кайтканнан соң, «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлегенең өлкән хәбәрчесе, бүлек мөдире вазифаларын башкара. 1986–1989 елларда ул – Татарстан китап нәшриятында, 1989–2001 елларда «Казан утлары» журналы редакциясендә бүлек мөхәррире.

Ш.Маннаповның чын-чынлап зур шигъри мәйданга чыгуы узган гасырның алтмышынчы елларына туры килә. Шигърият дөньясына ул солдат хезмәтен, студентлар тормышын чагылдырган шигырь һәм поэмалары белән килеп керә. Аның оптимистик рухлы, лирик-публицистик яңгырашлы поэтик әсәрләре бу елларда республика матбугатында еш күренә, күмәк җыентыкларда басыла. 1967 елда яшь шагыйрьнең «Беренче карлыгачлар» сериясендә «Яшьтәшләрем» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә. 1970–1982 еллар арасында исә шагыйрь аеруча актив иҗат итә, матбугатта аның биш шигъри җыентыгы һәм кыска хикәяләре, нәсерләре, лирик парчалары тупланган «Әти урманы» исемле проза китабы басылып чыга.

Үз әсәрләрендә автор, тормышның һәм заманның характерлы сыйфатларын игътибар үзәгенә алып, поэтик чаралар ярдәмендә аларның кеше күңелендә үзенчәлекле чагылышын тасвирларга омтыла. Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан «Кайту» (1981), «Апрель авазы» (1987), «Җиргә сыенам» (1990), «Өндәге төшләр» (1997) исемле шигъри китаплары әдипнең бу юлда туктаусыз эзләнүен, заман чынбарлыгын, җир-табигать белән кешенең бербөтен бердәмлеген раслап, яшәеш мизгелләрен чагылдыруда каләменең чарлана, күңел хисләренең фикри-фәлсәфи тирәнлеккә ирешә баруы турында сөйлиләр.

Бу сыйфатлар Ш.Маннаповның прозасында да ачык сизелә. Аның чәчмә әсәрләренә халыкчан гадилек, самими юмор, фәлсәфи гомумиләштерүләр хас («Ачы какылар», «Мәңгелектән елмаю», «ШаМан мәзәкләре», «Тормыш сиратлары» җыентыклары).

Ш.Маннапов әдәби тәнкыйть һәм тәрҗемә өлкәсендә дә уңышлы иҗат итә. Ул шулай ук сәхнәләрдән, радио һәм телевидение аша еш башкарыла торган лирик җыр текстлары авторы буларак та билгеле («Керфегеңә тамармын мин», «Рәхмәт сиңа», «Кичермәсләр» һ.б.). Аңа 1992 елда «Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.

Ш.Маннапов – 1979 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Хәят көндәлеге: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1970. – 62 б. – 5000 д.
Тамырлар: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1972. – 64 б. – 4000 д.
Тугрылык алиһәсе: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1976. – 112 б. – 4500 д.
Әти урманы: нәсерләр, парчалар, хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1979. – 128 б. – 10000 д.
Кайту: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 128 б. – 5000 д.
Апрель авазы: шигырьләр, поэмалар / кереш сүз авт. Г.Рәхим. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1987. – 127 б. – 1600 д.
Җиргә сыенам: шигырьләр, поэма. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 159 б. – 3500 д.
Ачы какылар: хикәятләр, очерк-әңгәмәләр, хатирәләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. – 139 б. – 3000 д.
Өндәге төшләр: шигырьләр, риваять, әкият һәм җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 249 б. – 2000 д.
Мәңгелек елмаю: хикәяләр, хатирәләр. – Казан: Мәгариф, 2001. – 255 б. – 2000 д.
Шаян яктылык, яки ШаМан мәзәкләре: хикәятләр, мәзәкләр, юморескалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 192 б. – 2000 д.
Тормыш сиратлары: шигырьләр, поэмалар, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 239 б. – 2000 д.

* * *
Возвращение: стихи / пер. с татар. В.Байбакова, В.Евпатова . – М.: Современник, 1982. – 62 с. – 10000 экз.
Созвездие Сююмбеки: стихи татарских поэтов среднего поколения. – М.: Современник, 1988. – С. 246–273.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Акмал Н. Кешеләргә ышанырга // Татарстан яшьләре. – 1988. – 1 гыйнв.
Садә Г. Көзен дә матур алмагачлы күңел // Шәһри Казан. – 1997. – 26 дек.
Дунай Ф. Якташымның елмаюы // Ватаным Татарстан. – 1998. – 1 гыйнв.
Сибат Р. Һаман да яшь Шаман // Татарстан яшьләре. – 1998. – 6 гыйнв.
Баянов Ә. Даһилык дәгъваламыйча гына // Казан утлары. – 1997. – № 12. – 52–55 б.
Вәли М. Янган саен өмет яңара // Мирас. – 1998. – № 1. – 58–61 б.
Шәрәфиев Р. Безнең дә әниләр бар иде... // Казан утлары. – 2002. – № 3. – 171–175 б.
Баттал Ф. Көлке куа килә... // Мәдәни җомга. – 2003. – 17 окт. 
 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»