Мәдинә Габделхак кызы Маликова 1935 елның 5 августында Татарстан АССРның Сарман районы Мортыш Тамагы авылында колхозчы гаиләсендә туган. Үз авылларындагы җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 1949—1959 елларда башта Минзәлә педагогия училищесында, аннары Казан дәүләт педагогия институтында укый. Институтның тарих-филология факультетын уңышлы тәмамлап чыкканнан бирле ул берөзлексез журналистлык хезмәтендә: 1959—1964 елларда «Чаян» журналында корректор, ә 1964 елдан башлап «Азат хатын» журналы редакциясендә әдәби хезмәткәр булып эшли. 1978 елдан ул «Азат хатын» журналының җаваплы секретаре вазифаларын башкара. Ул— 1970 елдан КПСС члены.
Мәдинә Маликованың әдәби иҗат юлындагы беренче адымнары да журналистлык язмаларыннан — көндәлек матбугат өчен хәбәрләр, документаль очерклар, репортажлар, мәкаләләр язудан башлана. Журналист буларак, ул күп йөри, төрле профессия кешеләре белән очраша, тормыш материалын тырышып өйрәнә. Аны бигрәк тә яшьләр арасындагы мөнәсәбәтләр, гаилә һәм тәрбия проблемалары, кешенең җәмгыятьтәге урыны, бурычы, хезмәткә карашы мәсьәләләре кызыксындыра. Бу темалар, күп санлы очеркларында, мәкаләләрендә конкрет яктыртылудан тыш, язучының әдәби әсәрләре — хикәя һәм повестьларының да төп эчтәлеген һәм идея юнәлешен тәшкил итә. 1967 елда басылып чыккан «Юлдашлар» исемле беренче хикәяләр җыентыгында ук автор укучы алдына тирән әхлакый мәсьәләләрне җитди итеп куярга омтылуы белән игътибарны җәлеп итә. Интеллигенция вәкилләре — инженерлар, архитекторлар, художниклар һәм башка иҗат профессиясе кешеләре тормышыннан алып язылган «Кояш күпере» (1973), «Казан каласы — таш кала» (1967), «Янартаулар яктысында» (Г977), балачакта ятим калса да, югалмыйча, комсомол ярдәмендә тормышта үз юлын тапкан, колхозлар төзешкән, соңыннан авыр сугыш елларында көчен кызганмый халыкка хезмәт иткән көчле рухлы гади татар хатыны турындагы «Язгы такыялар» (1974) исемле повестьлар язучы каләменең бүгенге чынбарлыкны сәнгатьчә гәүдәләндерү юлында әсәрдән әсәргә үсә, камилләшә баруы хакында сөйли. Гомумән, язучы, заман тормышының төрле өлкәләренә мөрәҗәгать итеп, кешедәге рухи дөньяның серләрен, нечкәлекләрен ачарга, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең катлаулылыгын анализлап, яшәешнең төп мәгънәсе һәм максаты үз идеалыңа, димәк, җәмгыятькә дә хезмәт итү икәнлеген расларга омтыла.
М. Маликова детектив жанрында да уңышлы гына эшли. Аның «Хөкем> (1969), «Адашканга юл кайда?» (1971) исемле маҗаралы повестьлары, жанр хасияте таләп иткәнчә, мавыктыргыч, киеренке вакыйга-сюжетка корылган һәм укучылар тарафыннан яратып укыла. Бу әсәрләрдә бала тәрбиясе мәсьә-лосе, яшьләр арасында очрый торган кайбер бозыклык, җинаять күренешләренә каршы көрәш проблемасы үзәккә алына һәм аларның социаль сәбәпләре анализлана.
М. Маликова «Кар сулары», «Сары тюльпаннар», «Көндәшләр», «Ай сүрелгән чак иде» кебек лирик хикәяләр авторы буларак та укучыларга таныш Тема һәм жанр өлкәсендәге иҗади эзләнүләрен язучы дәвам иттерә. 1983 елда әдибәнең медицина хезмәткәрләре тормышына багышланган зур күләмле, киң планлы яңа әсәре — «Ак давылда тал бөресе» («Шәфкать») исемле беренче романы басылып чыкты («Казан утлары», 4, 5 саннар). М. Маликова 1974 елдан бирле Татарстан Язучылар союзы идарәсе члены һәм, идарә каршындагы Матур әдәбият тарату комиссиясе җитәкчесе буларак, актив җәмәгать эше алып бара. Матбугат һәм әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен аңа 1976 елда Татарстан АССРның атказанган культура работнигы дигән мактаулы исем бирелде, ә очерклары һәм мәкаләләре өчен 1980 елда Татарстан АССРның Хөсәен Ямашев исемендәге республика премиясе белән бүләкләнде.
Ул—1972 елдан СССР Язучылар союзы члены.
БИБЛИОГРАФИЯ
КИТАП ЯЗМЫШЫ – МИЛЛӘТ ЯЗМЫШЫ
Юлдашлар: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1967.—52 б. 12000. Рец.: Газизова И. Уйчан тыйнаклык.—Казан утлары, 1968, № 9, 113 б.
Казан каласы — таш кала: Повесть, хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр.» 1971 — 175 б., ил. 8 000. Рец.: Миңнуллин Ф. Үсеш баскычлары.— Кит.: Миңнуллин Ф. Якты юллар: Әдәби тәнкыйть мәкаләләре. Казан, 1975, 65—74 б.
Кар сулары: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1975.— 143 б. 14 000.
Егетлеккә бер адым: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1978.—208 б. 000. Рец.: Яруллин Ф.— Соц. Татарстан, 1978, 10 сент. Туган илем — каһарманнар йорты: Очерклар.— Казан: , Таткитнәшр., 1979.— 112 б. 3000.
Янар таулар яктысында: Повестьлар.— Казан: Таткитнәшр., 1980.—2166. 15 000. Рец.: Вәлиев М. Кешеләргә якынаю.— Соц. Татарстан, 1980, 29 авг.
Узма, гомер: Хикәяләр, повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1982.—224 б. 15000. Рец.: Хөснетдинов 3.— Татарстан яшьләре, 1983, 3 март.
Шәфкать: Роман.—Казан: Таткитнәшр., 1984.—232 б. 15000.
Бер күрүдә туган мәхәббәт: Хикәяләр, повестьлар.— Казан: Таткитнәшр. 1985.— 450 б. 15000.
Весенние венки: Повести/Пер. с татар. Г. Петелиной.— М.: Г.омрсмгнинм. 1979.—352 с. 50 000. (Новинки «Совреиенника»). Р е ц.; С и д я к и н а Н. Судьбы женские.— Сов. Татария, 1980. 23 нояб.; Хантимирова Г.—Лит. обозрение, 1981, № 9, с, 72-73.
Аның турында
Фоат ГАЛИМУЛЛИН. «Кайда сез, Кадембикәләр?»
Зиннур ХӨСНЕТДИНОВ. «Узма, гомер»
Азат ӘХМӘДУЛЛИН. «Оҗмах балалары»ның бәхетсез тормышы
Мәхмүт ӘХМӘТҖАНОВ. Басып сайрар талы бар
Хантимерова Г. Төсләр балкышы: Мәдинә Маликованың иҗат портретына штрихлар.— Казан утлары, 1981, № 8, 133—138 б.
Галимуллин Ф. Халатың ак, күңелең пакь булса.— Казан утлары, 1983, № 9, 156—158 б. Язучының «Ак давылда тал бөресе» романы турында .
©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986)