поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
Әдипләребез

Әдипләребез

Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.

Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.

Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.

Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

ҖӘЛӘЙ ЛАТЫЙФ

(1894–1966)

Күренекле тел галиме һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Латыйф Җәләй (Латыйф Җәләлетдин улы Җәләлетдинов) 1894 елның 17 ноябрендә Самара губернасының Мәләкәс өязе (хәзерге Ульяновск өлкәсенең Чардаклы районы) Иске Кызылсу (русча атамасы Татарское Урайкино) авылында игенче гаиләсендә туа. Тормыш шартлары авыр булганлыктан, тугыз яшеннән үк Латыйфка җәй айларында төрле җирләрдә ялланып эшләргә туры килә, ә кышларын ул авылдагы мәхәллә мәктәбендә укый. 1906 елда Мәләкәскә китә һәм, үз көнен үзе күреп, андагы мәдрәсәдә укуын дәвам иттерә. 1912 елда мәдрәсәне тәмамлаганнан соң, Самара губернасындагы Иске Җүрәй дигән авылда ике ел мөгаллим була, аннары, Урта Азия якларына «бәхет эзләргә» чыгып китеп, Ташкент шәһәрендә йөкче, ипи пешерүче һәм башка эшләрдә эшләп йөри. 1915 елда аны гаскәри хезмәткә алып, фронтка озаталар. 1917 елгы Февраль революциясен ул Румыния җирендә каршылый һәм Октябрь вакыйгалары алдыннан туган авылына кайта.

Туган авылындагы мәктәптә өч ел эшләгәч, 1921 елда аны Самара шәһәрендәге педагогия техникумына татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп күчерәләр. 1924–1925 елларда ул шул ук Самарада ятим балалар йортында мөдир булып эшли. 1925–1928 елларда әүвәл Бозаулык өязе, аннары Самара шәһәре мәгариф бүлегендә инспектор хезмәтен башкара. 1928 елдан алып 1932 елга кадәр Кузнецк, Мәләкәс һәм Самара шәһәрләрендәге партия мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбияты укыта. Шушы чорда Л.Җәләйнең әдәби һәм гыйльми иҗат эшчәнлеге башлана. 1929 елны Самарада аның беренче баскыч мәктәпләрдә атеистик тәрбия мәсьәләләренә багышланган беренче методик кулланма китабы басылып чыга, аннары зурлар мәктәбе өчен «Туган тел» (1930), «Уку китабы» (1933) кебек дәреслекләре дөнья күрә.

1932 елда Л.Җәләй Самара авыл хуҗалыгы институты (Сельхозкомвуз) каршындагы аспирантурага укырга керә. 1933 елда татар теле буенча аспирантура ябылгач, Казанга күчеп, укуын Казан дәүләт педагогия институты аспирантурасында дәвам иттерә. 1935 елда аспирантураны тәмамлаганнан соң, 1939 елга кадәр шул ук институтның татар теле һәм әдәбияты бүлегендә тел тарихы, тарихи грамматика һәм татар диалектологиясе фәннәрен укыта.

1939 елда Казанда Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты ачылгач, Л.Җәләйне анда тел секторы мөдире итеп билгелиләр. Монда эшләгәндә ул татар әдәби теле тарихы һәм тарихи грамматика буенча күпкырлы гыйльми тикшеренүләр алып бара һәм 1942 елда «Татар теле тарихына карата кайбер материаллар» дигән хезмәте нигезендә кандидатлык диссертациясе яклый.

1944 елда Л.Җәләй яңадан Казан педагогия институтына кайтып укыта башлый һәм шул ук елны Казан дәүләт университетында татар филологиясе бүлеге ачылгач, анда да кайбер курслар буенча студентларга лекцияләр укый. 1946 елда Татарстан Тел, әдәбият һәм тарих фәнни-тикшеренү институты СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы карамагына күчерелгәч, Л.Җәләй үзенең фәнни эшчәнлеген тулаем шушы филиал кысаларында дәвам иттерә. Бу елларда ул «Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар», «Татар теленең тарихи морфологиясе», «Татар диалектологиясе», «Татар теленең урта диалекты», «Татар теленең орфоэпия нигезләре» кебек монографик хезмәтләре белән татар тел белеменең берничә тармагына (әдәби тел тарихы, тарихи грамматика, диалектология) нигез салучы киң колачлы галим булып таныла. «Татар теленең урта диалекты» исемле фундаменталь хезмәте өчен аңа 1954 елда филология фәннәре докторы дигән гыйльми дәрәҗә бирелә, ә 1958 елда профессор исемен ала.

Л.Җәләй, күренекле тел галиме булудан тыш, матур әдәбиятта әдәби осталык мәсьәләләрен күтәреп чыккан принципиаль карашлы, нечкә зәвыклы әдәби тәнкыйтьче дә. Аның бу өлкәгә караган алты дистәдән артык мәкалә һәм рецензияләре арасында «Киң җәймәдәге таплар» (1934), «Тукай телендә фигыльләр» (1938), «Татар матур әдәбияты телен баетуда Ш.Камалның роле» (1940), «Совет чоры татар матур әдәбияты теленә бер күзәтү» (1951), «Тукай поэзиясенең кайбер синтаксик үзенчәлекләре» (1954), «Язучылар телен өйрәнү принциплары» (1960), «Әдәби тел һәм матур әдәбият теле» (1964) кебек матур әдәбиятның тел-стиль үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган теоретик характердагы мәкаләләрне дә һәм К.Нәҗми, М.Әмир, Н.Исәнбәт, А.Шамов, М.Максуд, Г.Бәширов, С.Хәким, Ш.Мөдәррис һәм башка язучыларның әдәби иҗатын яисә аерым әсәрләрен анализлаган «саф» әдәби тәнкыйть мәкаләләрен дә очратырга мөмкин. Ул шулай ук татар әдәбияты тарихы белән даими кызыксынып, бу турыда да фикерләрен язып чыга.

Л.Җәләй озак еллар буе уку йортларында, фәнни оешмаларда эшләү дәверендә йөзләрчә яшь кадрларны тәрбияләп үстерә. Аның турыдан-туры җитәкчелеге астында гына да ике дистәгә якын яшь белгеч фән кандидатлыгына диссертация яклый.

Ул 1966 елның 1 августында Казанда вафат була.

Л.Җәләй – 1939 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ

Татар диалектологиясе. – Казан: Татгосиздат, 1947. – 137 б. – 5165 д.
Татар теленең орфоэпик нигезләре. – Казан: Татгосиздат, 1953. – 72 б. – 3000 д.
Татар теленең тарихи фонетикасы буенча материаллар. – Казан: Таткнигоиздат, 1954. – 108 б. – 6000 д.
Татар теленең фразеологиясе: мәкаль һәм әйтемнәр / соавт. Н.Борһанова, Л.Мәхмүтова. – Казан: Таткнигоиздат, 1957. – 244 б. – 3000 д.

ИҖАТЫ ТУРЫНДА

Саттар-Мулилле Г. Остаз // Татарстан. – 1995. – № 11–12. – 43–46 б.
Саттаров Г. Остазым күңел түрендә // Фән һәм тел. – 2001. – № 2. – 29–31 б.
Сәгыйтов М., Шакирҗанова Р. Латыйф Җәләйнең иҗат юлы // Фән һәм тел. – 2001. – № 2. – 27–29 б.
Хаков В. Хезмәтләр килә еллар аша // Шәһри Казан. – 2004. – 19 нояб.

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»