|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясеӘхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.ҖӘЛӘЛОВ ХӘЛИМЯзучы, тәрҗемәче, Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләй (Хәлим Бәдретдин улы Җәләлов) 1940 елның 27 апрелендә Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында колхозчы гаиләсендә җиденче бала булып дөньяга килә. Әтисе 1942 елда Ватан сугышында һәлак булганлыктан, әнисе Мәгъфура тәрбиясендә, бала чактан ук йорт һәм колхоз эшләрендә эшләп үсә. 1957 елда Олы Солтан урта мәктәбен көмеш медальгә тәмамлап, Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга килә. Икенче курстан читтән торып уку бүлегенә күчеп, 1958-1961 елларда Казан киез итек фабрикасында слесарь-ремонтчы булып эшли. Мәктәп елларыннан ук әдәбият-сәнгать белән кызыксынган, үзешчән сәхнәләрдә төрле тамашаларда актив катнашкан Хәлим Җәләй, 1961 елда Казанда театр училищесы ачылгач, бернинди икеләнүсез фабрикадагы эшен һәм институтта укуын ташлый да, имтихан тотып, театр училищесына укырга керә. Аны 1965 елда тәмамлый. Шул елны ук талантлы егетне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына актер итеп эшкә алалар. Инде менә кырык елдан артык ул шунда, спектакльләрдә төп рольләрне башкаручы сыйфатында, оста уены белән тамашачы мәхәббәтен яулаган татар актерларының алгы сафында фидакарь хезмәтен дәвам иттерә. 1976 елда аңа Татарстанның атказанган һәм 1992 елда Татарстан Республикасының халык артисты дигән мактаулы исемнәр бирелә.
|
Иң күп укылган
|