|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ЛИТВИН АЛЕКСЕЙАлексей Литвин (Алтер Львович Литвин) 1931 елның 18 декабрендә Казан шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1950 елда Казан шәһәрендә эшче яшьләр мәктәбен тәмамлап, 1955 елда Казан дәүләт университеты тарих-филология факультетының тарих бүлеген тәмамлый. Бер үк вакытта автогараж җиһазлары заводында аккумуляторчы хезмәтендә була. Аннан соң Казан шәһәренең 75 һәм 99 нчы мәктәпләрендә тарих укыта һәм китапханәче вазифаларын үти, Татарстанның Дәүләт музеенда фәнни хезмәткәр булып эшли. 1962 елдан Казан шәһәре югары уку йортларында Россия тарихын укыта. |
Иң күп укылган
|