|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
ӘдипләребезӘдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани. Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009. Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә. ЛИМОНОВА ИННАИнна Валерьевна Лимонова 1955 елның 3 сентябрендә Чиләбе шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. 1972 елда урта мәктәпне тәмамлауга, ул комсомол путевкасы белән КамАЗ төзелешенә килә һәм, профессиональ-техник училищеда плитәче-мозаикачы һөнәрен үзләштереп, шәһәр һәм завод корылмаларын салыша, күптиражлы газетада хәбәрче, төзелеш идарәсендә пресса үзәге корреспонденты, двигательләр заводында цех диспетчеры булып эшли. 1983 елның декабреннән ул Бөтенсоюз китап сөючеләр җәмгыятенең Яр Чаллы шәһәре Автозавод районы бүлегендә җаваплы секретарь хезмәтендә. Эшеннән аерылмыйча укып, 1982 елда И.Лимонова М.Горький исемендәге Әдәбият институтын (Мәскәү) тәмамлый. |
Иң күп укылган
|