|
Әдипләребез: биобиблиографик белешмәлек. 2 томда.
Төзүчеләре Р.Н.Даутов һәм Р.Ф.Рахмани.
Казан: Татарстан китап нәшрияте, 2009.
Биобиблиографик белешмәлектә татар әдипләренең һәм соңгы елларда Татарстанда яшәп иҗат иткән рус телле язучыларның кыскача биографияләре, төп басма китапларының исемлеге, иҗатлары хакында кыскача мәгълүмат бирелә. Китап-белешмәлек татар әдәбияты белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.
ЛЕРОН ЛӘБИБ
Ләбиб Лерон (Лемон Лерон улы Леронов) 1961 елның 11 ноябрендә Татарстан Республикасының Мөслим районы Түреш авылында дөньяга килә. Балачагы Актаныш районының Олы Имән авылында уза. Ул 1969–1979 елларда Олы Имәннең башлангыч, Югары Яхшыйның сигезьеллык, Киров авылының урта мәктәбендә белем ала. 1979 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә. Аның журналистика бүлеген 1984 елда тәмамлый. Университетта укыган елларында ук «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасы редакциясендә эшли башлый. 1986–1988 елларда Татарстан Язучылар берлегендә СССР Әдәби фондының Татарстан бүлеге директоры вазифасын башкара. Берара янә «Яшь ленинчы» газетасы редакциясендә әдәбият-сәнгать бүлеге мөдире, Татарстан телевидениесенең балалар өчен тапшырулар редакциясендә мөхәррир булып эшләп ала. 1989 елдан ул балалар өчен яңа чыга башлаган «Салават күпере» журналында әдәбият-сәнгать бүлеге мөхәррире хезмәтендә.
Ләбиб Лерон әдәбиятның төрле жанрларында һәм балалар өчен дә, өлкәннәр өчен дә актив яза. Ул – балалар өчен «Яңгырның ял көне» дигән шигырьләр җыентыгы (1988), «Транзистор үч ала» дигән шаян хикәяләр (1989), «Тәгәрмәчле чана» дигән әкиятләр (1993), «Таһир маҗаралары» (2000) дигән комикс китаплары, җырлар, пьесалар авторы. Аның «Чәпәләй белән Тәпәләй», «Аңгыра сарык җүләре» дигән пьесалары Әлмәт театры сәхнәсендә куела, ә «Урмандагы тамаша», «Без барабыз бәйрәмгә» пьесалары Татарстан телевидениесеннән күрсәтелә. Өлкән укучылар аны шулай ук каләмдәшләренең иҗатларын «чеметкәләп» алган сатирик һәм юмористик эпиграммалары, пародияләре («Күрше тавыгы»), лирик-публицистик шигырьләр («Сине генә сөям»), «Шайтан шаяруы», «Бәллүр төн» кебек каһкаһәле вә көлкеле повесть-хикәяләр авторы буларак та беләләр.
Аның «Күрше тавыгы» җыентыгы «Ел китабы – 1990» бәйгесендә икенче урынга лаек була, ә 1995 елда беренче урынны яулаган «Тәгәрмәчле чана» җыентыгы өчен I дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнә.
Ләбиб Леронның әсәрләре рус теленә дә тәрҗемә ителә. Аерым алганда, 1987 елда Мәскәүнең «Современник» нәшрияты бастырып чыгарган «Середина земли родной» дигән күмәк җыентыкта Л.Леронның да бер бәйләм шигырьләре урнаштырыла. 2004 елда «Мәгариф» һәм Татарстан китап нәшриятларында әдипнең сайланма тезмә һәм чәчмә әсәрләре тупланган «Кояшны кочкан малай» һәм «Чыктым аркылы күпер» исемле күләмле җыентыклары басылып чыга. «Чыктым аркылы күпер» китабы өчен ул 2006 елда – Язучылар берлегенең Ф.Хөсни исемендәге, «Кояшны кочкан малай» җыентыгы өчен 2007 елда Республика яшьләр оешмасының М.Җәлил исемендәге премиясенә лаек була. Ул шулай ук Ш.Маннур исемендәге (1994) һәм Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге (2000) әдәби премияләр лауреаты.
Татар әдәбиятын һәм сәнгатен үстерү юлында күрсәткән иҗади хезмәтләре өчен 2002 елда Ләбиб Леронга «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә.
Л.Лерон – 1990 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.
ТӨП БАСМА КИТАПЛАРЫ
Яңгырның ял көне: шигырьләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1988. – 20 б. – 25000 д.
Транзистор үч ала: шаян хикәяләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. – 64 б. – 27000 д.
Күрше тавыгы: эпиграммалар, пародияләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 120 б. – 15000 д.
Тәгәрмәчле чана: әкиятләр, мәзәкләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. – 95 б. – 50000 д.
Сине генә сөям...: лирик һәм публицистик шигырьләр / кереш сүз авт. Р.Мингалим. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 176 б. – 3000 д.
Таһир маҗаралары: комикслар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2000. – 20 б. – 5000 д.
Кояшны кочкан малай: шигырьләр, әкиятләр, мәзәкләр, әкият-пьесалар. – Казан: Мәгариф, 2004. – 303 б. – 3000 д.
Чыктым аркылы күпер: юмористик хикәяләр, пьесалар, парчалар, мәзәкләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2004. – 351 б. – 3000 д.
Борчак шыттырам: шалтмылтфильмнар, әкиятләр. – 3 китапта. – Казан: Мәгариф, 2006. – 6000 д.
1 китап. – 39 б.
2 китап. – 35 б.
3 китап. – 23 б.
Сөяксез тел: пародияләр, эпиграммалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 206 б. – 5000 д.
ИҖАТЫ ТУРЫНДА
Рәхим Г. Яшь әдип – яшь Ләбиб турында // Казан утлары – 1988. – № 7. – 171 б.
Әгъләмов М. Шагыйрьнең Яңа ел күчтәнәче // Яшь ленинчы. – 1989. – 18 гыйнв.
Мингалим Р. Энем әйтсә – әйтә ул! // Казан утлары. – 1989. – № 9. – 178 б.
Кыямов И. «Акылга утыртучы» китап // Яшь ленинчы. – 1989. – 18 окт.
Кәрим К. Кем тавыгы? // Татарстан яшьләре. – 1990. – 27 нояб.
Гыйззәтуллин Р. Күңелләрнең биш тәлгәше // Мәдәни җомга. – 1999. – 28 май.
Солтан И. Тәмләп хыялланыгыз... // Сабантуй. – 2000. – 4 авг.
Нуриев В. Коткар безне, Татур! // Таһир-Зөһрә. – 2001. – № 5.
Яһудин Э. Әдәбиятның гүзәл үрнәге // Шәһри Казан. – 2004. – 27 апр.
Зәйдулла Р. Каерылып ава пакуслар... // Мәдәни җомга. – 2007. – 2 февр.
Акмал Н. «Борчак»лы дәреслек // Мәгърифәт. – 2007. – 24 февр.
Газыймова Л. Өч борчактан бер ботка // Сабантуй. – 2007. – 3 март.
Шәех Л. Бер борчак... ике борчак... // Салават күпере. – 2007. – № 3. – 16 б.
|
|