поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Adiplar.narod.ru онлайн энциклопедиясе

Әхмәт Дусайлы туплаган онлайн-энциклопедиядә әдипләр генә түгел, журналистлар, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре турында файдалы мәгълүмат, матбугатта чыккан язмалар урын алган.

ЛАТЫЙП КАВИ

(1927-2008)

Кави Латыйп (Кави Таһир улы Латыйпов) 1927 елның 1 маенда Чувашстан АССРның Батыр районы Кызыл Чишмә авылында крестьян гаиләсендә туган. 1943 елда урта мәктәпне тәмамлагач, берникадәр вакыт шул ук районның Татар Тимәше дигән авылда балалар укыта. 1944 елның көзендә Совет Армиясенә алына, Бөек Ватан сугышында катнаша, «Сугышчан хезмәтләре өчен» дигән һәм башка медальләр белән бүләкләнә. Сугыштан соң Хәрби-политик училище тәмамлап, 1955 елның октябренә кадәр офицер булып хезмәт итә. Армиядән демобилизацияләнеп кайткач, 1955—1959 еллар арасында башта ВЛКСМның Татарстан өлкә комитетында инструктор, аннары Татарстан Мәгариф министрлыгында инспектор булып эшли. 1959—1962 елларда К. Латыйп Казан телестудиясендә, ә аннаң соң 1978 елга кадәр күп тиражлы газетада редактор вазифаларың башкара. 1978—1982 елларда ул СССР Педагогика фәннәре академиясенең Казан профтехпедагогика фәнни-тикшеренү институтында өлкән гыйльми сотрудник булып эшли. 1982 елның көзеннән — профессионал-язучы хезмәтендә. К. Латыйп —1950 елдан КПСС члены.

К. Латыйпның «Солдат эзләре» исемле беренче шигырьләр китабы 1960 елда басылып чыга. Поэзиядән тыш, әдәбиятның башка жанрларында да актив эшли: балалар һәм яшүсмерләр өчен хикәяләр, повестьлар, очерк, документаль проза әсәрләре яза. Чуваш халкының батыр улы Андриан Николаев турындагы «Йолдыз тапкан егет» повесте, «Мизгел» исемле хикәяләр җыентыгы, гражданнар сугышы чорының легендар герое В. Чапаевның балалык елларына багышланган «Бәләкәй Чапай» повесте укучылар тарафыннан җылы каршы алынды. Поэзия өлкәсендә дә автор китаптан китапка үсә бара. Соңгы елларда язылган шигырьләре образлы теле, тормышчан төгәл детальләре, заманча яңгырашлы фәлсәфи фикерләре белән игътибарны җәлеп итә.

К. Латыйпның шигырьләре һәм аерым проза әсәрләре рус һәм чуваш телләренә дә тәрҗемә ителгән.

К. Латыйп— 1982 елдан СССР Язучылар союзы члены.

БИБЛИОГРАФИЯ

Солдат эзләре: Шигырьләр.—Казан: Таткитнәшр., 1960.-84 б. 8000. Йолдыз тапкан егет: Повесть.— Казан: Таткитнәшр., 1964.— 139 б. 9000.
Рең.: Минский Г.— Соц. Татарстан, 1965, 23 март. Умырзая: Шигырьләр.— Казан: Таткитнәшр., 1966.— 62 б. 7000. Ак карлар: Шигырьләр, җырлар һәм новелла.—Казан: Таткитнәшр.» 1970.—42 б. 4000. Рец.: Бәләкәй рецензия.—Казан утлары, 1971, № 9, 174 б.
Мизгел: Хикәяләр.— Казан: Таткитнәшр., 1972.— 127 б. 5000. Рец.: Вәлиев М.—Соц. Татарстан, 1972, 10 дек.
Бәхетле язмыш: Очерк.—Казан: Таткитнәшр., 1976.—64 б. 2000.
Бәләкәй Чапай: Повесть.—Казан: Таткитнәшр., 1982.—87 б. 15 000.
Вакыт канатында: Шигырьләр. [И. Юзеев кереш сүзе].—Казан: Таткитнәшр., 1983.—112 б. 3000.
Краски жизни: Стихи. Пер. с татар.— М.: Сов. писатель, 1973.— 150 с.г ил. 10 000. Рец.: Беляев Г. Впервые на русском языке.— Сов. Татария, 1974, 20 янв.
Он нашел звезду: Повесть/Пер. с татар. В. Ухли.—Чебоксары: Чуваш. книгоиздат, 1972.—112 с. 10 000.—На чуваш. яз. рец.: Юдин В. Яшь шагыйрьнең җыентыгы чуваш телендә.— Соц. Татарстан, 1965, 19 февр.

АНЫҢ ТУРЫНДА

Айдар Хәлим. «Күңел ташкынын мин буа алмыйм...» Яки Биш гасыр штрафбатта... (Кави Латыйп шигъриятенә бер караш)
Нури З. Каләм бизәкләре: Кави Латыйповның тууына 50 ел.—Соц. -Татарстан, 1977, 15 май. Юзеев И. Кави Латыйпов.—Казан утлары, 1983, № 1, 189 б. Нури 3. Краски пера: К 50-летию со дня рождения К. Латыпова.— Комсомолец Татарии, 1977, 15 мая.

©"Совет Татарстаны язучылары" китабыннан файдаланылды (Даутов Р.Н., Нуруллина Н.Б. Совет Татарстаны язучылары. – Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1986) 

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»